
"Илдар хәзрәт Баязитов турында мин фәкать яхшы сүзләр генә әйтә алам. Аның ни рәвешле Левченко бистәсендәге "Сөләйман” мәчетенә имам-хатип итеп билгеләнүен әле бүгенгедәй хәтерлим. Илдар хәзрәтне танылган Кабан аръягы мәчете имамы Исхак хәзрәт Лотфуллин уңай яктан бәяләде һәм шул гыйбадәтханәгә имам итеп раславымны сорады. Илдар хәзрәткә кадәр бу мәчет бик начар хәлдә иде. Мин бу хакта Исхак хәзрәткә үз фикеремне болай дип белдердем: "Анда мәхәллә халкы белән эшләү тиешле дәрәҗәгә куелмаган. Бәлки аны башка мәчеткә тәкъдим итәрбез?”-дидем. Тик Исхак хәзрәт үз фикерендә нык торды. Шул рәвешле, Илдар хәзрәтне "Сөләйман” мәчетенә имам итеп билгеләргә туры килде.
Бу мәчеттә аңа хәтле эшләгән кешеләр миңа хәтта мәчеттә каравылчыны тоту өчен дә акча сорап киләләр иде. Әлеге гыйбадәтханәнең бөтенләй дә акчасы юк иде. Менә шундый мәчеттә ул үзенең рухи эшчәнлеген башлады. Илдар хәзрәт имам итеп билгеләнгәннән соң, мине бигрәк тә аннан финанс ярдәме сорап килмәүләре, ә Илдар хәзрәтнең хәйрия эшләре белән шөгыльләнә башлавы гаҗәпкә калдырды. Шулай итеп, 10 ел эчендә "Сөләйман” мәчете үсте һәм күтәрелде. Балаларның җәйге лагерьлары вакытында биредә хәтта озын чиратлар барлыкка килә. Аларга Россиянең төрле төбәкләреннән балаларны алып килгәннәрен беләм. Сүз уңаеннан, мин үземнең улымны да шушы мәчеттәге лагерьга бирдем. Аңа бу мәчеттә бик ошады.
Имам вазифасын үтәү барышында Илдар хәзрәт даими рәвештә киңәш сорап, Казан мөхтәсибәте хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Моның өчен мин аңа бик рәхмәтле. Ул киңәшләр һәм рөхсәтләр сорый-сорый, алга баруын дәвам итте. Аның актив эшчәнлек алып баруы өчен мөхтәсибәтнең барлык җыелышларында мин аны башка имамнарга үрнәк итеп күрсәттем. Еш кына мактадым, хәзер дә фикеремне үзгәрткәнем юк. Тик кайберәүләр бу хәлгә көнләшеп карыйлар. Илдар хәзрәт Баязитовны мактасаң да урынында. Ул моннан 10 ел элек буш мәчеткә килде һәм шул вакыт эчендә аны Татарстанның иң абруйлы мәчете дәрәҗәсенә күтәрде. Әлеге гыйбадәтханәне һәркем белә. Хәйрия гамәлләреннән тыш, Илдар хәзрәт бөтен Россиядәге күзләре күрмәүчеләрне укыту белән дә шөгыльләнә. Мәчеттә Брайльчә дини китаплар һәм газеталар нәшер ителә. Аның мәгълүмати ресурслары мөселманнар арасында зу абруйга ия. Шәһәрнең башка мәчетләре белән чагыштырганда, ул бөтенләй күпкә алга китте. Бу эшләрне алар да башкара ала иде бит. Илдар хәзрәт халык белән аралашырга да вакыт таба. Ул Татарстандагы районнарга һәм авылларга да барып чыга. Районнарда аз керемле гаиләләргә булышырга тырыша. Кыскасы, бу кеше үз урынында утыра!
Рәхмәттән тыш, мин аны ихлас күңелдән "Сөләйман” мәчетендә 10 ел имамлык кылуы белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңыш телим” диелә әлеге котлауда.