Казанда Г.Тукай исемендәге II Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Казанда Г.Тукай исемендәге II Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесе гала-концерт белән тәмамланды, бәйге 16 апрельдән 21енә кадәр М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узды.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 24
Казанда Г.Тукай исемендәге II Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесе гала-концерт белән тәмамланды, бәйге М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узды.
Россия күләмендә 19 мәктәп укучысы һәм югары уку йортлары студентлары бәйгенең җиңүчеләре булды. Гала-концертта җиңүчеләрдән тыш ТР халык артисты, Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов, Казан яшь тамашачы театры актрисасы Елена Калаганова, "Казан” бию ансамбле һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР театр хезмәткәрләре берләшмәсе матбугат хезмәте.

Беренче урынны кече төркемдә (1-4 сыйныфлар) Диләрә Булатова (№5 гимназия, Арча шәһәре) яулады; урта төркемдә (5-8 сыйныфлар) – Инсаф Салаватуллин (№93 гимназия, Казан шәһәре); өлкән төркемдә (9-11 сыйныфлар) – Артур Соловьев (№177 мәктәп, Казан шәһәре). Профессиональ төркемдә беренче урын Идел Киямовка (Казан театр училищесы) бирелде.

"Россия Федерациясе регионнарында татар телен үстергән һәм саклаган өчен” номинациясендә җиңүчеләр һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясеннән махсус бүләкләргә лаек булучылар: Әдилә Ауишева (10 яшь, Саратов өлкәсе, "Милли татар гимназиясе”); Алинә Камалетдинова (16 яшь, Удмуртия Республикасы, Ижевск шәһәре, "№6 гимназия”); Динә Касыймова (17 яшь, Удмуртия Республикасы, Белезин районы, "Кистем урта мәктәбе”).
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе