
Камил хәзрәт бүген иртәнге якта башта Серов һәм Коләхмәтев урамнары кисешкән чатта күзләре күрмәүчеләр өчен төзелеп килүче тернәкләндерү үзәген карады. «Сөләйман» мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов аңа 3 каттан торган бинаның ирләр һәм хатын-кызлар өчен салынучы фарыз заллары, ашханәсе, чит төбәкләрдән килүчеләр өчен дигән яшәү урыннары, китапханәсе белән таныштырды. Яңа үзәктә күзләре зәгыйфь мөселманнар өчен спортзал, Брайльчә китап бастыру максатыннан эшләнәчәк нәшрияты булачак. Яңа үзәк 2500 квадрат метр мәйданны били, ягъни ул «Сөләйман”га караганда 10 тапкырга зуррак. Мәчете исә 300 кешене сыйдырышлы була. Анда күзләре дөнья яктылыгын күрүдән мәхрүм 100дән артык инсан белем алачак. Шулай ук биредә күзләре бераз күрүчеләр, саңгыраулар (колагы ишетмәүчеләр) дә гыйлем үзләштерер дип көтелә.
Яңа Тернәкләндерү үзәгендә хәзерге вакытта эчке эшләр бара, ул җәй көннәрендә ачылыр дип уйланыла.
Бүгенге иң дулкынландыргыч мизгелләр мөфти вазифаларын башкаручы Камил хәзрәт "Сөләйман” мәчетенә килгәч башлангандыр, мөгаен. Биредә кайчандыр әлеге гыйбадәтханәгә килеп, Брайльчә Коръән укырга өйрәнгән һәм бүгенге көндә дә гыйлем үзләштерүне дәвам итүчеләргә сүз бирелде. Беренче булып сүз бирелгән Венера апа Хәлиуллина моннан 6 ел элек үзенең оныкларын балалар лагерена алып килгәч, сукырларга да курслар ачып булмасмы дигән фикерен әйткән булган. Мәчеттә аның бу сүзләрен күтәреп алганнар һәм озакка сузмыйча, тормышка ашырырга да керешкәннәр. Аеруча бу мәсьәләне һөнәре буенча мөгаллимә булган Мәликә ханым Гыйльметдинова үзенең күңеленә якын алган һәм кирәкле әсбапларны Согуд Гарәбстаныннан алып кайтып, сукырларны укыта да башлаган. 2007 елдан бирле биредә 800гә якын зәгыйфь кеше Брайльчә Коръәнне өйрәнү буенча белем алган.
Бүген "Сөләйман”ның фарыз залында чыгыш ясаучылар күп булды. Аларның нотыгы мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдиновага, "Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка һәм башка хезмәткәрләргә рәхмәт әйтү хисләре белән сугарылган иде. Шулай да Ингушетиядән әлеге гыйбадәтханәгә килеп белем алучы Хәвәш Оздуевның әйткән сүзләрен язмыйча калып булмастыр. Ул: "Мин сезгә, татарларга, ак көнләшү белән кызыгып карыйм, чөнки күзләре күрмәүчеләргә мөндый мөһим үзәкне нәкъ менә сез беренче булып ачтыгыз. "Сөләйман”га килүгә мин канәгатьләнү хисләре кичергән хәлдә "Происхождение пророка Мухаммада» дигән китапны тын да алмыйча укый да башладым. Мин Брайльчәне укый алам, чөнки сездә укып кайткан кешеләр өйрәтте. Әмма бездә мондый китаплар юк. Безне хөрмәт итеп чакырганыгыз өчен Аллаһының рәхмәтләре булсын барыгызга да”,-диде.
Бүген көндезге 12 сәгатьтә каләм ияләре өчен матбугат конференциясе үткәрелде. Башта анда Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларны үзенең мөфтилеккә кандидат буларак, 5 пункттан торган сайлау алды программасы белән таныштырды.

Иң мөһиме шул дип саныйм: үзенең эшен "Сөләйман” мәчетенә килеп, күзләре күрмәүчеләрнең моң-зарларын тыңлаган мөфтине мәхәллә халкы хуплап каршы алды һәм бергәләп Әхмәт Халиков әзерләгән пылауны татыганнан соң, үзләрен борчыган мәсьәләләрне аның исенә төшереп, ихтирам билгеләре күрсәтеп озатып калды.
Хатыйп ГӘРӘЙ
Автор фотолары