Күренекле сәясәтче Рафаил Хәкимов: "Ярдәм" мәчете - традицион ислам үрнәге

Бүген Казандагы "Ярдәм" мәчетенә Рафаил Сибгат улы Хәкимов – язучы, сәясәтче, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры...

БӘЙЛЕ
2013 Ноя 27
Бүген Казандагы "Ярдәм" мәчетенә Рафаил Сибгат улы Хәкимов – язучы, сәясәтче, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры килде һәм биредә дини белем алучы күрмәүчеләрнең эшләре белән танышты. Аны мәчетнең имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов озатып йөрде.

Ә кем соң ул Рафаил Хәкимов дигән сорауга болай дип җавап бирергә булыр иде: ул 1947 елның 12 февралендә Казанда күренекле татар шагыйре Сибгат Хәким гаиләсендә туа. Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлаганнан соң, ул 1971-1973 елларда Татарстан транспорт идарәсенең проектлау бюросында өлкән инженер булып эшли.

1973-1981 елларда Р.С.Хәкимов Казан дәүләт университетында хезмәт куя: башта ассистент, аннары кафедра мөдиренең урынбасары була, кандидатлык диссертациясен яклый. 1981 елда ул Казан дәүләт мәдәният институтына күчә: философия кафедрасы мөдире, фәнни эшләр буенча проректор була.

1989-1991 елларда Р.С.Хәкимов КПССның Татарстан өлкә комитетында идеология бүлеге мөдиренең урынбасары, аннары КПССның Татарстан Республика комитетында идеология комиссиясе рәисенең урынбасары була. 1991 елдан ул - Татарстан Республикасы Президентының фән, халык мәгарифе, мәдәният һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләр буенча киңәшчесе. Шул ук вакытта 1996 елда Татарстан Президенты Указы нигезендә, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры итеп билгеләнә.

Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация, Татарстан Конституциясе, Татарстан һәм Россия арасындагы Шартнамә кебек тарихи документларының барлыкка килүендә Р.С. Хәкимовның тырышлыгы, катнашы һәм йогынтысы зур була. 1995-1997 елларда ул ТР Президенты М.Ш.Шәймиев инициативасы белән барлыкка килгән, советлар хакимиятеннән соңгы низагларны җайга салу буенча «Гаага башлангычы» халыкара программасын оештыручы була. Казанда аның җитәкчелегендә «Россиядә һәм АКШта федерализмның сәяси-хокукый нигезләре» дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция булып уза. Р.С.Хәкимовны Россиядә дә, чит илләрдә дә сәясәтче буларак таныйлар, зур-зур киңәшмәләргә чакыралар.

Рафаил Сибгат улы – танылган сәясәтче генә түгел, ә күренекле галим дә. Ул җитәкчелек итә торган Тарих институты дөньякүләм сибелеп яшәгән татар халкының бербөтен тарихын иң борынгы төрки катламнардан алып бүгенге дәүләтчелегебезгә кадәр үз эченә алган 7 томлы китап рәвешендә әзерләп, бастырып чыгарырга әзерли. Бу эштә Тарих институты координацияләү үзәге булып тора. Татар тарихын язуда, Казан галимнәреннән тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Махачкала, АКШ, Германия, Украина, Казахстан һ.б. шәһәр, ил тарихчылары да катнаша.

Р.С.Хәкимов – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, федерализм мәсәләләренә, этник мөнәсәбәтләргә багышланган монографияләр, күпсанлы мәкаләләр авторы.

Рафаил Сибгат улы "Ярдәм" мәчетендә күргәннәре белән бик канәгать калуы, күрмәүчеләр белән мондый эшчәнлекне дәвам итәргә кирәклеге хакында әйтте.

"Ярдәм" мәчете - традицион ислам үрнәге. Татарстанда менә мондый мәчетләр күбрәк булсын иде. Шулчагында бездә хакыйкый ислам чәчәк атыр, халкыбыз да динебезгә күбрәк тартылыр",-диде танылган сәясәтче мәчет әһелләре белән саубуллашкан вакытта.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе