Истанбулда төрки дәүләтләргә багышланган чарада Татарстан да искә алынды

Истанбул шәһәрендә «Төрки җөмһүриятләр һәм аларның Төркия белән элемтәләре» дип аталган халыкара симпозиум узды.

БӘЙЛЕ
2012 Май 14
Төркия Президенты идарәсе каршында оештырылган халыкара фәнни форум Русия, Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстаннан килгән төрле галимнәрне бергә җыйды. Белгечләр төрки халыкларның бәйсезлеккә ирешүләреннән соң төбәктәге үзгәрешләр турында чыгышлар ясады, фикер алышты.

Төркия, Русия һәм Урта Азия илләреннән 38 танылган галимне бергә туплаган фәнни чара төрки дәүләтләрнең бәйсезлек игълан итүләренә 20 ел тулуга багышланган. Симпозиумны Төркия президенты аппараты каршында Мәрмәрә университетының фән һәм әдәбият факультеты оештырды.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның сәлам хаты укылганнан соң чараны үзенең чыгышы белән Мәрмәрә университетының фән һәм әдәбият факультеты деканы профессор, доктор Ниһат Өзтопрак ачып җибәрде. Өзтопрак билгеләп узганча, Советлар берлегенең таркалуыннан соң төрки дәүләтләрнең бәйсезлеккә ирешүе Төркиянең 1923 елда бәйсезлек игълан итүе белән тиң һәм шундый ук зур әһәмияткә ия. Мөстәкыйльлеккә ирешү төркиләргә дәүләтчелекне торгызуга, совет режимы билгеләгән икътисади чикләүләрдән арынуга юл ачты, диде декан.

Төркиләрнең "миләре юдырылган”

Истанбулның Умрания районы башлыгы Хәсән Җан исә симпозиумның төрек телендә узуы аерым әһәмияткә лаек, дип белдерде. (Төрки дәүләт вәкилләре катнашкан чаралар гадәттә рус телендә уза). Җан үзенең чыгышында төркиләрнең халыкара элемтәләре темасына кагылып узды. "Кардәшләребез Совет берлегендә Төркия белән элемтәгә керә алмый иде, бәйсезлек игълан итүдән соң андый мөмкинлек барлыкка килде”, - диде ул.

Хакимият вәкиле белән галим Харун Кая да килеште. Ул совет елларында төркиләр Төркияне дошман итеп күрсен өчен аларның "миләре юдырылганын” да искә алды.

Мәрмәрә университеты ректоры Зафәр Гүл сүзләренчә, бәйсезлеккә ирешү төрки дәүләтләргә милли мәнфәгатьләрен, икътисад, мәдәниятне үстерүгә ярдәм итте. "Мөстәкыйльлеккә ирешкән кардәшләребез белән без янәдән кавыштык, шуңа күрә Советлар берлегенең таркалуына Төркиядән дә ныграк шатланган дәүләт юк”, - дип ассызыклады ректор.

​​Симпозиумда TURKSOY мәдәни оешмасы вәкиле доктор Фырат Пурташ та чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, төрки дәүләтләрнең бәйсезлеккә ирешүе Төркия мәдәниятенә дә тәэсир итте. Мисал өчен, Төркиядә Нәүрүз бәйрәме онытылып килә иде, Урта Азия илләре ярдәмендә ул бәйрәм бездә дә популярлашты, диде Пурташ. Галим үз чыгышында Русиядәге төрки халыкларга да кагылып узды. "Безнең Русия федерациясе белән элемтәләребез яхшы булырга тиеш. Чөнки анда төрки телләрдә сөйләшүче 20 миллионга якын кеше яши”, - диде TURKSOY вәкиле.

Миңнеханов сәфәре төрек һәм татарларны дуслаштырачак

Пурташ шулай ук Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның тиздән Төркиягә рәсми сәфәр ясаячагын да искә алып узды. Галим белдергәнчә, Татарстан җитәкчесенең әлеге сәфәре Төркия белән Русия арасындагы элемтәләрнең үсешенә зур өлеш кертәчәк, төрек һәм татар халыклары дуслыгын тагын да ныгытачак. Шулай да, Миңнехановның Төркиягә сәфәре турында тәфсилле мәгълүмат бирелмәде.

Урта Азиядәге табигый байлыклар темасына чыгыш ясаган Әхмәт Ташагыл, төрки республикаларның кыйммәтле җир асты байлыклары булуын искә алып узды. Галим фикеренчә, тышкы көчләр бу байлыкларга зарыга һәм кул сузуын дәвам итә. Төркиянең һәм төрекләрнең бурычы – бу байлыкларны саклау, диде галим.

Симпозиумда катнашучы галимнәр арасында Русия вәкилләре дә бар иде. Апполинария Аврутина үзенең чыгышын совет чорыннан соң Урта Азия һәм Кавказ әдәбиятындагы үзгәрешләргә багышлады.

Төркиядә яшәүче галим Ильяс Камалов исә Советлар берлеге таркалуыннан соң бүгенгә кадәр Русиянең Урта Азиягә карата алып барган сәясәте турында чыгыш ясады дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе