Фәрит Мифтахов: "Традицион исламны үстерү – уртак эшебез"

Татарстанда ислам үсеше нинди юл белән китәчәк – бу мине шәхсән бик борчый...

БӘЙЛЕ
2012 Авг 07
Татарстанда ислам үсеше нинди юл белән китәчәк – бу мине шәхсән бик борчый, шуңа күрә Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе, Дәүләт Шурасы депутаты, гомумән, гади татар-мөселман буларак, үз фикерләремне уртаклашырга булдым.
[Биредәге фикерләр өлешчә парламентның чираттан тыш утырышында да яңгырады.]

Вәлиулла хәзрәт Ягъкупны үтерүгә бер көн кала, без аның белән Татар конгрессының Казан бүлеге оештырган түгәрәк өстәлдә ике сәгатьләп "Ислам һәм татар дөньясы” дип аталган концепцияне тикшердек. Вәлиулла хәзрәтне күп еллар белгәнгә, аның олуг кеше булуын, һәрвакыт татар-мөселман милләте, республика турында уйлавын әйтә алам. Без аның белән бергә хаҗга бардык, бер чатырда яшәдек һәм һәрвакыт татар киләчәге, милләт үсешендә исламның роле турында сөйләшә идек.

Соңгы 20 елда Татарстанда меңләп мәчет ачылды, дистәләгән укыту үзәкләре төзелде, хәләл индустрия һәм бизнес үсеш алды. Болар барыбызны да шатландырып торды, ләкин үсеш белән проблемнар да килеп чыкты. Бүгенге вазгыятьне аңлау өчен кыска гына итеп узган елларны анализлап китик.

Татар халкының дин өлкәсендә һәрвакыт каршылыклар булган. Мисал өчен, җәдитчеләр белән кадимчеләр каршылыгы барыбызга да билгеле. Әмма бу фикер каршылыкларының хәнәфи мәзһәбе кысаларында булуын билгеләп узарга кирәк. Алар укыту ысуллары турында бәхәсләшкән, ләкин беркайчан да Аллаһка ничек инану мәсьәләсен күтәрмәгән. Ягъни, алар нәрсә укыту түгел, ә ничек укыту турында бәхәсләшкән, шуңа җәдитчеләр белән кадимчеләр арасында кан кою булмаган. Татар-мөселманнар беркайчан да дини каршылык аркасында бер-берсен үтермәгән. Моңа халкыбызның тәрбиясе, холкы һәм югары әхлагы, көчле дини традицияләр, дини түземлек этәргеч булган.

1917 елгы революциядән соң өч буын динсез үсте һәм каты ассимиляциягә дучар ителде. Мәчетләр җимерелде, татарларга намаз уку рөхсәт ителмәде, ислам әдәбияты яндырылды, дини мәгариф системы тулысынча диярлек юк ителде, Русия мөселманнарының дөнья мөселманнары белән багланышлары минимумга җиткерелде. Шул еллар эчендә татар милләте дини традицияләрен һәм юнәлешен югалтты. Шуңа да 1990 елларда тимер пәрдә бетерелеп, Русиягә күпләп килгән чит ил миссионерларына без әзер түгел идек. Шуңа да татарлар арасында традицион ислам белән параллель традицион булмаган ислам тарала башлады.

Туксанынчы еллар татарлар өчен таркау дини яңарыш чоры булды. Республикада берничә дини идарә эшләп килде. Элекке президент Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә 1998 елда Татарстан мөселманнарын берләштерү корылтае узды. Бу вакыйга таркалган мөселманнарны берләштерүдә зур роль уйнады.

Бүген радикализмга җавап бирә алырлык дини юнәлешнең югалуы һәм көчле дини мәктәп булмау Татарстанда дини-милли вазгыятьне какшатуда үз эшен эшли. Татарстанны Кавказга әйләндерергә юл куймаячакбыз. Беренчедән, бездә бары 3-5% мөселман чынлыкта мәчеткә йөри. Ә Кавказда бу сан 90%ка җитә. Икенчедән, татарларда кан үче, кеше үтерү гадәте юк. Шул ук вакытта Татарстанда булган соңгы вакыйгалар ислам радикализмы һәм исламны начар максатларда кулланучылар белән көрәшергә кирәклекне күрсәтте. Мөселманнар арасында мөфтият сәясәте белән риза булмаучылар барлыкка килде. Әмма диния нәзарәте барлык мөселманнарның ихтыяҗларын карарга тиеш, чөнки алар да Татарстанда яши. Мөфтияткә исламның төрле юнәлеш вәкилләре белән диалог кора белергә кирәк.

Ләкин бу эшкә республикадагы тотрыклыкны какшатырга теләүче экстремистларны, агрессорларны, радикалларны якын җибәрергә ярамый. Бу очракта гына Татарстан Русия мөселман өммәте өчен авторитетка әвереләчәк.

Татарстан Конституциясенең 14нче маддәсе нигезендә, "Татарстаннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерү, гореф-гадәтләрне саклауда республика ярдәм күрсәтә". Әмма, халыкның телен һәм гореф-гадәтләрен диннән аерып булмый. Дини һәм милли эшләрне бергә алып бармау татарлар арасында традицион булмаган ислам юнәлешләренә җәелергә мөмкинлек бирә. Әгәр дин һәм милләт бергә барса, безнең исламга куркыныч янамас та иде.

Бу елның июнь аенда Татарстан республикасы хакимияте җитәкчелегендә III Бөтен Русия татар имамнары форумы узды. Шул җыенда "Ислам һәм татар дөньясы” концепциясе тәкъдим ителде.

18 июльдә – Рамазан ае алдыннан Татар конгрессының мин җитәкләгән Казан бүлеге әлеге концепцияне бүгенге татар-мөселман тормышына кертү юллары, аның механизмнары турында түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырды. Анда төрле фикерләр әйтелде, карашлар белдерелде. Гомумән алганда, түгәрәк өстәлдә катнашучылар әлеге концепциядәге фикерләрне якладылар.

Шуңа алга таба традиция һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм пропагандалау – ул бөтен Русия буйлап Сабантуйлар уздырып, татар эстрадасы концертлары үткәреп йөрү генә түгеллеген аңлый башларга кирәк. Әхлакны тәрбияләгәндә, мәдәниятне үстергәндә, ислам кануннарын файдаланмыйча булмый. Шуңа төбәкләрдәге милли һәм дини оешмаларның эшчәнлеге максималь якынайту максаты куелырга тиеш. Традицион исламны үстерү белән татар конгрессы да ныклап шөгыльләнергә тиеш.

Без һәрбер районда дини оешма вәкилләре, зыялылар, дәүләт структуралары, җәмәгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәлләр оештырып, "Ислам һәм татар дөньясы” концепциясенә фикерләр җыеп, аны Бөтендөнья татар конгрессына җиткерергә тиешбез. Шулай ук концепцияне кабул итү өчен Татарстан имамнарының чираттан тыш Корылтаен җыярга кирәк. Бу традицион исламга аңлатма бирер иде. Шуннан соң беркемдә традиционалист битлеге киеп, хәнәфи мәзһәбенә туры килмәгән эшчәнлек алып бару мөмкинлеге бетерелер иде.

Татар имамнарын әзерләүгә игътибарны бермә-бер арттырырга кирәк. Революциягә кадәр булган дини мираска нигезләнгән бер кадими мәдрәсә ачарга тиешбез. Бу очракта гына исламның ят агымнарына каршы торырлык белемле татар имамнарын тәрбияли алачакбыз.

Алга таба барлык көчебезне Татарстанның дин һәм милләтара дуслык үрнәге итеп калдыруга бирик. Мәчетләр, уку йортлары традицион хәнәфи мәзһәбе нигезендә эшчәнлек алып барырга тиеш. Бары тик белем, мөфтият җитәкчеләренең, мөхтәсибәт башлыкларының, мәчет имамнарының акыллы сәясәте, халыкның дини лидерларга ышанычы булганда гына Татарстан традицион исламны киң җәелдерүдә барлык Русия регионнарына үрнәк була алачак.

Шулай ук Дәүләт Шурасы депутатлары һәм башка дәүләт оешмаларының халык белән элемтәләрен ныгытырга, халык фикерен белеп торырга, дини конфликтларны җайга салганда барлык дини оешмалар белән тыгыз элемтәдә торырга кирәк.

Без депутатларга да бу көннәрдә еш кына сораулар бирәләр: "Ник безне депутатларыбыз якламый, алда тагы ничек булыр, дәүләт тарафыннан нинди чаралар кабул ителә?”-диләр.

Әлбәттә, бу мәсьәлә җиңелләрдән түгел. Ләкин барыбер шуны әйтеп үтәсе килә: Президент Рөстәм Миңнеханов үзе үрнәк күрсәтеп гаетләргә килә, имамнар форумнарын үткәрә, татар мөселман проблемнарын белеп торып, аларны хәл итергә торыша.

Күреп торабыз, Миңтимер Шәймиев тырышлыгы белән башта Казанда Кол Шәриф мәчете, ә быел Болгар җирендә Ак мәчетебез ачылды. Шуңа күрә, бүгенге көндә бер-беребезнең кадерен белеп, милләтебезгә, динебезгә, халкыбызга бергә эшләргә Аллаһы тәгалә насыйп итсен. Шул вакытта гына киләчәктә илебездә татулык, тынычлык һәм милләтебезгә бәхетле тормыш булыр.

Фәрит Мифтахов,
Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе,
Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе