
Европа Берлегенең Россиягә карата икътисади санкцияләрне 2016 елның 31 гыйнварына кадәр озайту турындагы карары бүген Европа Берлегенең Рәсми журналында басылганнан соң, үз көченә керә, дип хәбәр итә "Новости" РМА Европа Берлегенең матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Сектораль санкцияләр Россиягә каршы күрелгән чараларның соңгысы булды һәм киң яңгыраш тапты, шулай ук тискәре икътисади нәтиҗәләргә китерде. Әмма аларны озайту карары дүшәмбе көнне фикер алышуларсыз кабул ителде - Европа Берлеге илләренең тышуы эшләр министрлары документка илчеләр хуплаган төзәтмәләрне килештерде.
Әлеге процедураны шәрехләп, Европа Берлегенең дипломатия башлыгы Федерика Могерини тарафыннан кабул ителгән "карарның табигый нәтиҗәсе" турында сүз баруын билгеләп үтте. Сүз булган чараларны техник озайту турында бара, аларга бернинди дә үзгәрешләр кертелми.
"Бу безнең яктан Россия белән мөнәсәбәтләрне яхшырту, диалог һәм аңлашу дәрәҗәсен арттыру өчен омтылыш юк дигән сүз түгел. Төбәктә, безнең көньяк чикләрдә һәм глобаль мәсьәләләр күп, алар буенча без Россия белән бергә эшлибез", - дип белдерде Могерини чикләү чараларын озайтуның сәяси нәтиҗәләренйомшартып.
Дүшәмбе көнне РФ Тышкы эшләр министрлыгы Мәскәүнең Европа Берлеге карарыннан канәгатьсез булуын белдерде. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, Брюссельдә, РФга карата чикләү чараларын озайту йөзләгән мең, хәтта миллионлаган европалының эш урыннарын югалтуга китерәчәген белә торып, әйтмиләр дип хәбәр итте "Татар-информ".