Дини китапларны тыю ягыннан, Оренбург суды рекорд куярга җыенадыр, мөгаен

Соңгы вакытларда Оренбург өлкәсе мөселманнар өммәтен, йомшак кына итеп әйткәндә, гаҗәпкә калдырудан туктамый.

БӘЙЛЕ
2012 Июл 11
Соңгы вакытларда Оренбург өлкәсе мөселманнар өммәтен, йомшак кына итеп әйткәндә, гаҗәпкә калдырудан туктамый. Быелның 10 июнендә "Российская Газета”га Оренбург өлкәсе прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, бу төбәкнең Соль-Илецк районы суды карары нигезендә, дини эчтәлекле 8 китап экстремистик рухта дип табылган. Күрәсең, Оренбург өлкәсе мәхкәмәләре мөселманнар китабын тыю буенча рекорд куярга җыеналардыр. Бу мәсьәләдә әлегә кадәр бары тик башкорт судлары гына тырышлык күрсәтә иделәр.
Бу юлы "читлек” эченә Госман Нури Топбашның рус телендә басылып чыккан "Пророк Мухаммед Мустафа-1”, "Пророк Мухаммед Мустафа-2”, "История пророков 2”, Әбү Хәмид әл-Газалинең - "Наставление правителям”, "Учебное пособие, обеспечивающее необходимыми занятиями по Исламу”, Шәех Хәсән Хильми Әфәнде китабы, "Хуласат-Уль-адаб Лиман арада фатх-аль», «Сущность этики для желающих открыть врата познания Аллаха», Мостафа әл-Буга, Мөхетдин Мистуның китабы, "40 хадисов ан-Навави” һәм Абдул-Азиз әл Абдул ли Лятыфның «Правильное поведение и очищение души» дигән китаплар эләкте.
-Дини әдәбият Соль-Илецк районында Россиядә тыелган "Таблиги Джамаат» дигән халыкара дини экстремистик берләшмәнең 2009 елның маенда ячейкасын төзегән җирле кешегә карата җинаять эше ачылганнан соң, тикшерү эшләре барышында алынды,-дип белдергән Оренбург өлкәсе прокурорының өлкән ярдәмчесе Ольга Аникеева.
Хәзер сектантлардан алынган барлык китаплар да, авторлары кем булуына карамастан, РФдә тыелачак. Моны тыелган әдәбият арасында мөселманнар дөньясының классик әсәрләре дә булу раслый.
Прокуратурада билгеләп узуларынча, суд утырышының кайчан һәм кайда буласы турында хәбәр бирелүгә карамастан, нәшрият вәкилләре анда катнашмаганнар һәм ризасызлыкларын белдермәгәннәр. Март аенда Оренбургның Ленин районы суды тарафыннан үткәрелгән утырышка да нәшрият вәкилләре килмәгән булган, нәтиҗәдә, 65 китап һәм брошюра экстремистик дип танылган. Хәзерге вакытта Оренбургның Ленин районы суды карарына апелляцион шикаять бирелгән һәм ул эш яңадан каралуга әзерләнә.
Шул ук вакытта Соль-Илецк районында «Таблиги Джамаат» дини экстремистик оешманы төзүчегә һәм тагын радикаль ислам тарафдарлары булган 3 мөселманга карата җинаять эше ачылып, ул судта карала башлаган.

"Российская Газета”да чыккан материаллардан Солтан ӘХМӘТОВ әзерләде

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе