Чиркәүләрне яндырган дип фаразланучылар тоткарланды

Татарстан җирлегендә кимендә ике православие чиркәвен яндыруда шикләнелгән Чистай кешеләре тоткарланды.

БӘЙЛЕ
2013 Дек 12
Татарстан җирлегендә кимендә ике православие чиркәвен яндыруда шикләнелгән Чистай кешеләре тоткарланды. Аларны кулга алуны Татарстан ЭЭМ һәм ТР буенча РФнең УФСБ хезмәткәрләре башкарды.

Тоткарланган кешеләр – 22 яшьтән 35 кә кадәргеләр. Аларның сүзләренчә, яндыру фикере быелның сентябрендә үк алар башына килә. Ә аны тормышка ашыру уе ноябрь урталарында карар кылына.

16 ноябрьдән 17сенә каршы төндә, җинаять кылу төнендә, 22 яшьлек шикләнелгән кешегә үзенең "ВАЗ-2112” машинасында 30 яшьлек әшнәсе килә. Һәм ул чиркәүләрне яндыру эшен Чистайның Вишневск урамында төзелә торган храмнан башларга тәкъдим кыла. Ул шулай ук бензин салынган шешәсе булуы турында хәбәр итә.

Дин дошманнары төннең бер белән ике арасындагы вакыт эчендә яндыру эшенә керешә. Алар вазифаларны бүлешә: берсе чиркәүнең бүрәнә диварларына бензин сибә, икенчесе фитиль яндырды. Аннары ул яндыргыч сыеклыгы булган шешәне бина почмагына бәрде. Моннан соң, вәхши бәндәләр бик тиз генә җинаять кылган урыннан киттеләр. Бәхеткә, каравылчы үз вакытында янгынны сүндерде.

Икенче янгынны җинятьчеләр иртәнге биштә Яңа Чишмә районының Ленино авылында кылдылар. Анда яна торган сыеклык салынган ике шешә кулландылар. Нәтиҗәдә, гыйбадәт кылу йорты тулысынча янып бетте.

Яндыручыларның шәхесләре һәм аларның иптәшләре бик тиз арада ачыкланды. Алар сак астына алынды. Алар Татарстанда башка православие биналарын яндыруда да шикләнеләләр. Бу хакта Татарстан буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә, дип хәбәр итте "Татар-информ”.

28 ноябрьдән 29ына каршы төндә Мамадыш районының Албай һәм Балык Бистәсенең Керәшен Каз Иле авылларында да чиркәүләр яндырылды. Дога кылу урыннарын яндыру факты буенча җинаять эше ачылды. Алар РФ УКнең 205 нче маддәсе ("Террорлык акты”) буенча бер җинаять эше итеп тупланды һәм тикшерелә. Яндырылган храмнар 2014 елның беренче яртыеллыгында төзекләндерелергә тиешләр.

Татарстан мөселманнары руханилары янгыннарны хөкем кылып, чыгыш ясады. Татарстан мөфтие республика митрополиты белән берлектә "без Идел буенда яшәүче мөселманнар һәм христианнар, башка дин вәкилләре арасында күп гасырлар буена барлыкка килгән конфессияара тату мөнәсәбәтләрне алай гына туздырырга маташуларга һич тә бирешмибез” дигән мөрәҗәгать кабул иттеләр.

Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов үзенең "Татарстандагы чиркәүләрне нигә яндырдылар?” дигән ачык хатында "православие динендәгеләргә яклау сүзләре әйтәсе килә, чөнки кемдер аларга мөһим һәм якын булган нәрсәләрне юкка чыгарырга маташа бит. Без, мөселманнар, бу чирне аңлыйбыз һәм аны уртаклашабыз. Бу авыртуны йөрәге, акылы һәм гаделлек хисләре булган һәркем аңларга һәм сизәргә тиеш” дип яза.

Түбән Кама мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин үзенең мөрәҗәгатендә "чиркәүләрне яндыру, рухи әйдәманнарга һөҗүм һәм гасырлар буена тату яшәгән халыклар арасында дошманлык таратуның максаты бер – безнең җиребездә тынычлыкны һәм уңышка ирешүне бозу. Без тынычлыгыбыз дошманнары тарафыннан барлыкка китерелүче төрле коткыларга бирелеп, бер-беребезне гаепләргә ашыкмыйк”, диелә анда.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе