Рәшит Әхмәтов: "Барсны Болгарда түгел, Свияжскида урнаштырырга кирәк"

Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев әлегә Болгар шәһәрендә Барс сынын кую турында рәсми белдерү ясамаса да, матбугат чаралары 12 метрлы “Саклаучы” статуяны Болгарга алып килүләрен хәбәр итә.

БӘЙЛЕ
2012 Май 11
Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев әлегә Болгар шәһәрендә Барс сынын кую турында рәсми белдерү ясамаса да, матбугат чаралары 12 метрлы “Саклаучы” статуяны Болгарга алып килүләрен хәбәр итә.

Минтимер Шәймиев март аенда Болгарга Барс сынын кую турында белдергәч, җәмәгатьчелек моңа кискен каршы чыкты: имза җыю, мәкаләләр язу, мөрәҗәгатьләр кабул итү башланды. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сынның ямьсезлеген, депутат Разил Вәлиев депутатларның сынны Болгарга куюга каршы булуларын әйтте. Ләкин Шәймиев халык фикеренә колак салмаска булды. Хәзер матбугат чаралары 12 метрлы “Саклаучы” статуяны Болгарга алып килүләрен хәбәр итә. Әлегә Барсны кайсы көнне урнаштырачаклары билгеле түгел. Сын кую хәбәре дөрес булса, татар-мөселманнар нишләргә тиеш? Шул уңайдан Татар-ислам сайты билгеле шәхесләрдән фикерләр алды.

“Барсның урыны Свияжскида”
Рәшит Әхмәтов, “Звезда Поволжья” газеты редакторы: Мөселманнар Барска каршы булсалар, Ирек мәйданында 10 мең кешелек митинг оештырырга кирәк. Хакимият кеше күп җыелган җыеннарга игътибар итә. Миңа калса, Барсны Свияжскида урнаштырырга кирәк. Әлеге Барс Иван Грозныйның җанын хәтерләтә. Әмма моңа урыслар каршы булыр инде.

Ә менә Ирек мәйданына Чыңгыз хан һәйкәлен куярга кирәк. Ләкин бу Барс Татарстанга туры килми. Будда дине буенча, сын никадәр куркыныч булган саен ул җаннарны куркыта санала. Бу исламга каршы сын көчләп чукындыруга тиң. Шәймиевнең атеист кеше буларак бу әйберләргә игътибар итми. Миңа калса, Минтимер Шәймиев Путин заказын үти. Чөнки Барсны ясаган Даши Намдаков президент Путинның иң яраткан сынчысы. Шуңа Шәймиев халык фикерен тыңламыйча, Болгарда Барс урнаштырырга тели.

“Барсны сакларга көн-төн полиция тотарга туры киләчәк”

Дамир Исхаков, галим: Барс сыны куелса да, аны халык кабул итмәячәк. Мисал өчен, Уфада Салават Юлай атын ел саен буйыйлар. Монда да шул хәл булырга мөмкин. Бу очракта Барсны сакларга көн-төн полиция тотарга туры киләчәк. Болгар – ул халыкны ислам нигезендә консалидацияләү урыны. Барска каршы беренче ризасызлыкны алар белдерде. Алар төбәкләре белән ныклап күтәрелделәр. Гомумән, мишәрләрнең мөселман холкында бу җанварга урын юк. Мишәрләргә каршы чыгучы сәясәтче куркыныч адым ясый. Гомумән, күпчелекне алып торган мөселман факторын исәпкә алмау начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

“Болгарны диснейлендка әйләндерергә кирәкми”


Тәбриз Яруллин, Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, Барска каршы имза җыюны оештыручыларның берсе: Дөресен әйткәндә, Шәймиевнең тулы җавабын ишеткән юк. Башта һәйкәлнең урынын алыштырдылар, аннан исемен үзгәртергә теләделәр. Хәзер аның мәгънәсе дә калмады. Нәрсә соң ул? Башта татар дәүләтчелеге символы, аннан төрки милләтләрнең мифологик символы дип әйтелде. Моңа Шәймиевнең төгәл җавабы юктыр.

Без әле Барс турында киң җәмәгатьчелек фикерен әйтеп бетермәдек. Кая гына бармыйк, кемне генә очратмыйк – барысы да Барс сынын Болгарда куюга каршы. Минем уйлавымча, Барс иң яхшы урын – Казанның тимер юл вокзалы. Ә Болгарны ниндидер диснейлендка әйләндерергә кирәкми, аны саклап калырга кирәк. Журналистлар съездында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Барсны – Албастыны Болгарга куймыйлар дир белдергән иде. Ләкин хәзер сын Болгарга алып барылган. Димәк, аны урнаштырырга җыеналар. Без тагын бер тапкыр халык фикерен Минтимер Шәймиевкә җиткерергә тиеш.

Александр Долгов

avatar
5 Динэ • 13:59, 2012 Май 12
биредэ нэрсэ эйтмэкче идем: чын месельман кешесе анда бармаячак,ИншэАЛЛАХ!туктарга вахыт,ширек кылып: каберлэргэ табынып,ташлар сыйпап,эйлэнеп,тавык корбаннары чалып,чишмэ суларына табынып,Астэгфируллах! Шул гамэллэр -ХЭРЭМ ! Шуны анларга вахыт житкэн,ИншэАЛЛАХ!
avatar
4 Илшат • 10:48, 2012 Май 12
Әгәр дә бу куркыныч Хәшәрәт Болгарга куелса, hәрбер анда барган мөселман үзе белән яшерен генә тоз алып барсын, аны шул шайтанның төбенә сипсен. Яңгыр явачак, тоз эрер, металлда коррозия башланачак, бу сын тагы да ямьсезләнер, ин шәә Аллаh. Яисә краска алып килеп, буяп китсен. Гомумән, моны болай калдырырга ярамый. Шәйми карт акылдан язып бара бугай инде...
avatar
3 Брат • 23:05, 2012 Май 11
иншаАллах найдутся братья которые взорвут её. Не будут же её днем и ночью охранять. Испокон веков МЫ рушили идолов, и этот не устоит иншаАллах
avatar
2 Dilya • 21:06, 2012 Май 11
каршы
avatar
1 Сомбел • 15:21, 2012 Май 11
Исенмесез. Мин каршы. Бу минем тавышым.
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе