Баязитовның яңа мәчете

2013 елда Казанда узачак Универсиадага кадәр Серов-Колахмәт урамында яңа һәм бик үзенчәлекле мәчет эшли башлаячак.

БӘЙЛЕ
2012 Окт 15
2013 елда Казанда узачак Универсиадага кадәр Серов-Колахмәт урамында яңа һәм бик үзенчәлекле мәчет эшли башлаячак. Әлеге исеме булмаган яңа мәчетнең имам-хатыйбы, "Ярдәм" фонды президенты Илдар хәзрәт Баязитов белдергәнчә, мәчеттә сукырлар Коръән укырга өйрәнәчәк, гомумән, иман йорты Казанның үзенчәлекле мөселман үзәгенә әйләнәчәк.

2008 елда Казан мэры Илсур Метшин "Сөләйман" мәчетендәге сукырларны тернәкләндерү үзәге белән танышкач, махсус яңа мәчет салу өчен ике гектар җир бүлеп бирү турында карар кабул итә. Луи Брайл системасы буенча укырга, язарга өйрәнгән сукырларның бик кечкенә мәчеттә урнашуларын күрә Казан башлыгы. Шулай итеп 2008 елның декабрендә яңа мәчетнең беренче ташы салына. Соңгы бер елда мәчетне төзү эше активлашып китте һәм 2013 елга аны ачу планлаштырыла. Моны, бигрәк тә, "Сөләйман" мәчетендә белем алучы сукырлар зарыгып китә. Чөнки яңа мәчеттә алар өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылачак. Шулай ук "Сөләйман" мәчетендә укырга теләүче сукырлар бик күп. Инде бөтен Русия төбәкләре буенча санаганда, "Сөләйман"да 240 инвалид белем алып киткән.

Яңа мәчетнең инде өч каты да төзелеп беткән. Бик зур подвалы да бар. Мәчеттә 300 кешелек гыйбадәт залы, 90 кеше өчен тору урыны, тавыш яздыру студиясе, спорт залы, компьютер классы, библиотека, типография каралган. Беренче катта мәхәллә халкы өчен уку бүлмәләре дә булачак. Ә икенче һәм өченче кат тулысынча сукырлар өчен каралган. - Серов, Колахмәт урамнарында сукырлар бик күп яши. Алар да мәчет ачылуны көтә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә шатлык китерү өчен мәчетне җәйгә төзеп бетерәсе иде. Аллага шөкер, безгә Аллаһы Тәгалә күз биргән, ләкин арабызда күрмәүчеләр дә бар. Аларга хәзер иң зур ярдәм - мәчетне салуга ярдәм итү булыр-, ди Илдар хәзрәт Баязитов.

Мәчет янында шулай ук кибет, кафе, автостоянка эшләячәк. Спорт мәйданы да булачак. Барлык керем сукырларны тәрбияләүгә китәчәк.

Реквизиты мечети:

ММРО Приход «Сулейман» Казанского Мухтасибата Духовного Управления Мусульман Республики Татарстан.
420006 РТ Казань ул. Ютазинская 8
ИНН 1658049060 КПП 165801001 р/с 40703810500020000104 в АКБ «Ак Барс»
банк к/с 30101810000000000805 БИК 049205805

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе