Бөтен төбәк безгә дус икән

Аллаһы Тәгалә юлында мәхәббәт итешкәннәр гарше күләгәсендә булырлар.
Хәдис

БӘЙЛЕ
2015 Сен 22

Аллаһы Тәгалә юлында мәхәббәт итешкәннәр гарше күләгәсендә булырлар.
Хәдис


Казан-Сембер арасын якынайтып, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка “Татарстан Президенты таныклыгы” бирелгән көнне мин юлга кузгалдым.

Ул көнне әле үзебезнең “Ярдәм” мәчете чатырында хәләл ярминкә дә эшләде. Якын дусларга Сембер (Ульяновск) каласына китүемне белдергәч, безнең бик якын дус кардәшебез Фәрит Заһидуллин: “Ханым, бу чүпрәсез пешерелгән ипиләрне күчтәнәч итеп алып барыгыз әле”,-дип икмәкләр бирде. Башкалар да хәләл ризык хакындагы белдерү кәгазьләрен суздылар. Аларын да алып барып бүләк иттем.

Җиңел ак төстәге машинага утыруыма, ни хикмәттер, урыным мин барасы калада дин дәресләрен алып баручы мөгаллимә Айсылу Садыйкова белән рәттән туры килде. Ул үзе Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган икән. Юлдашым җан азыгыма бик якын кеше булып чыкты.

Машинабыз Татарстан юлларыннан элдертә генә. Йөртүчесе дә үзебезнең милләт егете.
Сембер каласында дини укулар башлануга 10 ел үтеп киткән икән. Шул уңайдан, яңа уку елы башланыр алдыннан очрашуга бу укуларны оештыручы, динебез гыйлемен таратуда җан атып йөргән Мөхлисә Буби варисы Асия абыстай Мөлекова чакырган иде. 19 сентябрь иртәсендә Үзәк мәчетнең мәдрәсәсенә бик ыспай киенгән төрле һөнәр ияләре булган хатын-кызлар җыелган иде. Аларга карау – олы шатлык инде. Дөрес итеп Коръән укырга, гарәп телен өйрәнергә, кыскасы, гыйлем алу нияте белән бик күпләр килгән иде. Әлеге җыелышка II-III сыйныфта белем алучылар да чакырылган булып чыкты. Тәҗвид кагыйдәләренә таянып Коръән уку, намазга басу, ислам дине нигезләрен, шәригать кануннарын, пәйгамбәрләр тарихын өйрәнү – болар барысы да бәхетле яшәүгә ихластан чакыру булып тора. 3 еллык укуны тәмамлаганнан соң, шәкертләргә таныклык бирелә. Аннан алар үзләре укыта башлый. Әйе, инде әлеге укуларны күпләр тәмамлап, үз төбәкләрендә дин дәресен биргән мөгаллим-мөгаллимәләр дә бар. Шәһәрбану Вәлиева олы яшьтә булуына карамастан, биредәге укуын яхшы билгеләренә тәмамлап, хәзер үзе мөгаллимә булуга ирешкән. Әлеге җыелышка бик гүзәл киенеп, ул да килгән иде. Гомумән, ун еллыкка бирегә күпләр җыелган иде. Аны мөгаллимә Асия хаҗия Мөлекова ачып җибәрде. Тантанага татарстанлылар белән бик дустанә мөнәсәбәттә булган Ульянның хикмәтле имамы Сәүбән хәзрәт Сөләйманов, Ульяновск Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы рәисе Марат хәзрәт Хәбибуллин һәм милләтнең асыл улы Рамис Сафин килгән иде. Алар үзләренең үтә дә кирәкле, файдалы киңәшләрен шәкертләргә җиткерделәр, залдагы халык сулыш та алмыйча диярлек, әлеге хәзрәтләрне тыңлады. Үзем дә Казандагы “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам хәзрәт Исмәгыйлев һәм башка хәзрәтләрнең, мәчетебезгә укырга килгән күрмәүчеләрнең сәламнәрен тапшырдым.

Асия Мөлекова шәкертләреннән унлаган кеше бүгенге көндә Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала икән. Асия Мөлекова җитәкчелегендәге Ульяновск өлкәсенең Мөселман хатын-кызлары берлеге активистлары Казаныбызга сәяхәт кылдылар, тарихи урыннарда булдылар, үзләренә мирас хәзинәләре туплап кайттылар. Моның өчен алар Нурия Зиннур кызы Татлыевага олы рәхмәтләрен белдерделәр. Асия абыстай шәкерте Хәния Аббязова үзе укуын тәмамлагач, хәләл җефетен дә белем алырга үгетләгән. Ире Ринат укып чыгып, хәзер белемле хәзрәткә әйләнгән. Сания Хәкимова, Нурия Нуретдинова, Рузалия Таирова, Зәйтүнә Әхмәтова – болар Сембернең рухи яктырткычлары.

Җыелышта мөнәҗәтләр дә яңгырады. Шагыйрә Наҗия Шагаева үзенең шигырьләрен укыды.

Җыелыштан соң, һәр төркем үз кешеләре белән чәйләп алды. Өстәл тулы – хәләл нигъмәтләр. 

Аннары барыбыз да Җәмигъ мәчетенә кереп, өйлә намазын укыдык. Биредә бу гыйбадәтханәнең имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Сафин белән күрешеп чыктык, сәламнәребезне ирештердек.

Әй, дусларым, Исхак Хәлимов җитәкчелегендәге “Өмет” газетасы турында әйтмәсәм, язмам тулы булмас иде. Аларның бу газетасы милләттәшләребезгә, дин кардәшләребезгә бик кадерле икән. Анда эшләүче каләмдәшебез Рузия Хәлимова да биредә дини гыйлемен арттыра, Аллага шөкер.

Дин кардәшләребез кайда да бердәм һәм бергәлектә. Тагын бер дустыбыз турында кабат әйтәсем килә. Нурия ханым Татлыева без килүгә төрледән-төрле бәлешләр пешереп куйган иде инде. Остазбикә Асия хаҗиянең икенче бер шәкерте Нурия Нуретдинова гаиләсе яңа өйләренә Коръән укытты. Аның ире Ирек Харис улы Нуретдинов – Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы.

Коръән уку мәҗлесенә барсак, ни күзебез белән күрик, түр башында Сәүбән хәзрәт утыра иде инде. Ул Коръән сүрәләрен укыды, аннары бергәләп дога кылдык. Яшь остазбикәләр чиратлап, “Әр-Рахман” сүрәсен укыды.

Инде Рамис Фарук улы Сафин турында аерым әйтмәсәм, гөнаһлы булырмын. Бу бөтен галәмгә милләттәшләребез, диндәшләребез, мирасыбыз, гореф-гадәтләребез, телебез, дип җан атып йөрүче батыр йөрәкле милләтпәрвәр ораторга саулык-сәламәтлек, уңышлар телибез.
Сембергә барганда мөгаллимә Айсылу Садыйкованың юлы җиңел булды. Күпләр белән үзем дә дуслашып кайттым. Хәдистә дә: “Аллаһ Тәгалә бәндәләренең ихлас күңелле булуларын сөяр”,-диелгән бит. Күңелемдә ихласый шатлык: бөтен төбәк безгә дус икән!

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе