Бүген “Ярдәм” мәчетендә - “Мөслимә” оешмасының 20 еллык юбилее

Бүген, ягъни 27 октябрьдә Казандагы “Ярдәм” мәчетенең Тантаналар залында Татарстан мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы төзелүгә 20 ел тулуга багышланган мәҗлес үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 27

Бүген, ягъни 27 октябрьдә Казандагы “Ярдәм” мәчетенең Тантаналар залында Татарстан мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы төзелүгә 20 ел тулуга багышланган мәҗлес үткәрелде. Әлеге җыенда күп дини китаплар авторы Рәшидә абыстай Исхакый, Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова, мэрия хезмәткәре Айдар Әхмәтҗанов, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

«Ярдәм” мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов Коръән укып башланган кичәне бу гыйбадәтханә мөгаллимәсе Роза ханым Мортазина алып барды. Роза ханым мондый мәҗлесләрнең районнарда да узачагы, ә йомгаклау кичәсенең 2 декабрьдә “Казан” милли мәдәният үзәгендә үтәчәге хакында белдерде. Аннары ул “Мөслимә”нең алыштыргысыз җитәкчесе Әлмира апа Әдиатуллинага сүз бирде.

- Җан кисәкләрем, әйбәт кенә килеп җиттегезме?-дип башлады сүзен Әлмира апа бик нәзакәтле итеп. Аннары ул: “Без, җәмәгать, яңа өйгә кергән шикелле, яңадан матурайтылган Тантаналар бүлмәсенә кереп утырдык. Менә шушындый хәлгә безнең өчен аны “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов китерде. Аллаһының рәхмәтләре булсын Илдар хәзрәткә һәм башка хәзрәтләргә, хезмәткәрләргә. Җәмәгать, дөньяда башка мондый мәчет юк. Биредә күрмәүчеләрне динебезгә, намаз укырга өйрәтәләр”,-диде. Аннары Әлмира апа бүгенге җыелышка кагылышлы чыгыш ясады.

«Әллә чәчләребезгә укалар сарылганмы, әллә еллар берсеннән-берсе ярыша-ярыша узышкангамы, әллә нишләтә күңелне. Уйлар. Уйлар. Уйламыйча да ярамый. Уйланырлык та шул: гомер хакында уйланып, анализ ясау көчәя бара икән. Яшәү рәвеше тыңгылык бирми. Безгә кадәрле элгәреләр ничек яшәгән соң? Фикерли башласак, уелыплар китәрлек. Һәр авылда мәчете, хәзрәте, остазбикәсе булган, алар халык мәгърифәтле булсын, белем алсын өчен тырышкан.

Газизә Сәмитова, Гыйффәт туташ, Зөһрә Акчурина, Фатиха Аитова, Фатыйма Фәридә, Маһруй Мозаффария, казыя Мөхлисә Буби... Мондый затлыяләр аз булмаган. Халкыбызның, хатын-кызларның, балаларның рухиятле, әдәп-әхлаклы булуы өчен күпме көч куйган алар. Аларның асыл тәҗрибәсен өйрәнергә дә, өйрәнергә кирәк әле безгә. Галимә Тәэминә Биктимерованың алар хакындагы китапларын уку да күзләребезне ачар.

Дөрес, бу олуг затлар турында “Азат хатын” журналында байтак язылды. Мине эшкә алган беренче мөхәррирем Асия Фәрит кызы Хәсәнова редакция каршында «Хатын-кызлар Советы” да оештырган иде. Анда совет власте өчен көрәшүчеләр, мәгърифәтчеләр, укытучылар җыела иде. Революция шаукымын ишетүче һәм күрүчеләр дә бар иде. Аларның тормышы журналда бәйнә-бәйнә яктыртылды. Мәктәпләр, мәдрәсәләр булдыру фидакарьләре белән дә укучылар таныштырылды. Инде журналның “Сөембикә” исеме кайтарылгач, Сөембикә хакында хакыйкать ачылды.

Безнең яшьлек чорында Рәшидә Исхакый, Разия Закирова, Нуркамал Миңлебаева, Асия, Фәридә абыстайлар белән танышып күрештек.
Кешеләргә динебезне укыту мәсьәләсе үтә дә якын иде. Кайбер мәчетләрдә хатын-кыз мөгаллимәләр пәйда булды. Шулчак Рәшидә абыстай Исхакый безне “Нурулла” мәчетендә белем алырга чакырды. “Намаз укымасагыз, ашарга хакыгыз юк”,-дип чигенүсез һәм катгый итеп безләрне ышандырып куйды.

Берзаман алдыбызга “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тергезү мәсьәләсе килеп басты. Анда да трамвайлар туктатып, үз сүзебезне исбатларга туры килде. Беренче курста укырга кабул итү уңай хәл ителде. Парламент сайлаулары булды, Декларация кабул ителде. Һәр тарафта – җанлану. Без дә Рәшидә абыстайда укый башладык. Уйланырга керештек. Алай дигәннән, рәссамнәр, композиторлар, язучылар берлекләрен төзү дә бик хәтәр иде. Хатын-кызлар журналында эшләп, дини тормышта гүзәл затларның мөһимлеген аңлаган кеше буларак, без Мөселман хатын-кызлары берлеген төзүне хуп күрдек. Ул чагында күпләр әле бу мәсьәләнең мөһимлеген аңламый да иде. Без Конгресстан “Ак калфак” җитәкчесе Роза Туфитуллованы чакырдык.

Җыелышыбызга галимә Тәэминә Биктимерова да килде. Алар бергә эшли иде. Җыелышыбыз “Апанай” мәчетенең ул чагындагы сайгаклары купкан бер залында узды. Бу хәл 1995 елның 23 ноябрендә барлыкка килде. Дөрес, без аңа кадәр дә уйланып йөрдек. “Аклык”, “Ак әбиләр шурасы”, “Асылбикә”, “Нурсолтан” исемнәре дә зиһенебездән узды. Ш. Мәрҗанинең оныгының оныклары Суфия апа, Наҗия апа, галим Рашат, Әмирхан, Яхья ага Абдулла, Габделхак хәзрәт Саматов, Вәлиулла хәзрәт Якупов, Марсель Әхмәтҗанов, Мөршидә абыстай, Тәэминә Биктимерова, Флера Газизова һәм башка бик күп фидакарьләр безнең белән булды. Мөмкин булганча, менә шулай оештырдык.

Киләчәгебезне әзерләү, балаларны әдәп-әхлаклы итеп тәрбияләү хакында ныклап уйландык һәм бу эшне башлап та җибәрдек. Беренче бәйге “Нурулла” мәчетендә узды. Анда 17 бала катнашты. Без быел “Ярдәм” мәчетендә 19 нчысын үткәрергә әзерләнәбез, Аллага шөкер!

Менә шулай итеп, заманабызның галимә-абыстайлары белән бергәләп төзелде бу оешмабыз. Һәм ул бүгенге Татарстаныбызның имани йөзен агартты, дип авыз тутырып әйтергә җөрьәт итәм. Ул шулай булырга тиеш тә.

Кыскача гына итеп исегезгә төшерик әле. Бервакыт Казанны әхлаксыз, хәтта оятсыз элмә такталар басты. Интимлыкка чакыручы телефон “марафоны” пәйда булды. Хәтта зәңгәрләр клубын барлыкка китерергә маташучылар бар иде. “Широкоформатная печать» дигәндә дә, кабихлык иде ул. Безнең чаң сугуыбызны депутатлар ишетте. Депутатлар Фәндәс Сафиуллин җитәкчелегендә шәһәрне айкап чыкты, безгә рәхәт булып китте.

Укытучылар да безнең сүзгә мохтаҗ иде. Хатын-кыз укытучылар кара тактага үрелеп нәрсәдер язганда, кыска итәкләре күтәрелә. Нәтиҗәдә, 10-11 нче классның ир балалары апаларының теге “утыргычын” күрә түгелме соң?! Укытучыларга озын итәкләр кидердек, Аллага шөкер!

Гыйракта сугыш куркынычы башланганчы, Дж. Бушка хат яздык. Ул татарча да, русча да газеталарда басылды.

2007 елда Мөселман хатын-кызлары корылтаеның 90 еллыгын билгеләп уздык. Уен автоматларын, казиноларны алдыру да безнең эш нәтиҗәсе булды.
Яулык мәсьәләсен чишү озакка сузылды. Түбән Кама активистлары белән бергәләп Казанда 6 мәртәбә мәхкәмә утырышында булдык. Ике хәлиткеч суд Мәскәүдә булды. Аңлыйсыздыр, мәхкәмә хәлләрен язып тормыйм, әмма яулык белән паспортка фотосурәткә төшү хокукын яуладык. Эшебез барып чыкмаса, Страсбургка мөрәҗәгатебез дә әзер иде. Яулык мәсьәләсе ни өчен хәл ителде, дип уйлыйсызмы? Бу хәрәкәт башлангач, өемә күп илләрнең радио һәм телевидение хезмәткәрләре килде. Чәй әзерли идем, тик берсе дә чәй эчмәде. Мәсьәлә Җир шары тирәли очты. “Вашингтон Пост” газетасыннан — Сюзан Глассер, “Агара” газетасыннан — Томаш Белицкий (Варшава), «Трибуна»дан Свентицкий Юрий Сергеевич, Орхан Җамал (Мәскәү), “Крисчен Сайенс Монитор”дан — Ольга Подольская, Мисте Хотопп Рике М. А., тюрколог Берлин, Петр Косенко (1 нче канал), Россия ВВС Невс-Тереза Червис, Крисчен Сайенс Монитор Фред Виер, «Интерфакс»тан — Диана Бичургина, «Экономика»дан — Андрей Миллер, Элла Панфилова, «Столица Казань», «Современная мысль»дән — Ринат Низаметдин, “Нью-Йорк Таймс»тан — Бэл Келлер, «Агентство Рейтер»дан — Клара Маркис, «Русия әл-яум”нән Дауи Уафаа (гарәп телендәге 5 нче “Спутник” каналы), АКШның “Бостон” газетасы хезмәткәре Фред Веер, “Вашингтон”нан Такин Рассель, Марат Штерн, полякларның “Выборча” газетасы хезмәткәре Вацлав Радзвинович Монитор, «ВВС Новости Лондон» Приджит Кендал, Тереза Червис (Мичиган университеты Лисинск), «Газета» хезмәткәре Надежда Каверкова, «Экономика» журналы Эндрю Миллер, «Немецкая волна», Кытай, Япониядән булдылар.

Маттео Бенусси Италиядә туган, Англиянең Кембридж университеты аспиранты, этнолог һәм социолог булачак. Бу мәсьәлә белән кызыксынучылар болардан тыш та күп булды. Безне Татарстанның ул чактагы баш казые Габделхак Саматов та яклап чыкты һәм аның хөкеме хакындагы китап та дөнья күрде. Бу мәсьәләне Иран, Малайзия дәүләтләреннән дә килеп, кинога төшерделәр. Без, әлбәттә, халыкара БМО пактына нигезләнеп, мәсьәләне чиштек, Аллага шөкер!

Әйе, болар турында язуы гына рәхәт шикелле. Ә ул чактагы әрнүләрнең, кичерешләрнең үлчәүләре бармы икән? Ә чишеләсе мәсьәләләрне “тудырып” кына торалар. Казандагы “Кол Шәриф” мәчете янында сыра туен нык әзерләнеп үткәрделәр. Без, бер төркем фидакарьләр, бәргәләнәбез, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәбез. Йөри торгач, ул чактагы мөфтиебез Госман хәзрәт Исхакый да сыраханәгә каршы үзенең катгый сүзен әйтте. Сыраханәне яптылар ябуын, әмма бүтәне белән алыштырдылар. Яңадан дүрт ел буена “шайтан туе”н уздырдылар. Бу - үзенә күрә бер эпопея. 4 ел бит ул!

Мине хәтта кулга да алмакчы булдылар. 30 августта, Республика көнендә булды бу хәл. Ә без Кабан күле буенда – Шәкертләр мәйданында бу уңайдан галимнәр, хәзрәтләр, шәкертләр белән җыен үткәрәбез. Ул көнне мин актан киенгән идем. Безгә ярдәмгә яшьләр килергә тиеш иде. Аларны махсус автобуска төяп алып киттеләр. Без очраша алмадык, ялгызым басып калдым Кремль янындагы Муса Җәлил һәйкәле янында. Ап-актан киенгән озын бер кеше яныма килде дә: “Әйдәгез минем белән”,-диде. Мин шунда: “Миңа тимәгез, тисәгез, күзегез сукырая, кул-аягыгыз корый”,-дидем. Бу сүзләрне русчага тәрҗемә дә иттем. Ул миңа бүтән үрелмәде, монда да Раббыбыз саклады.
Моңа кадәр без “Раки” (“Кысла”) сыраханәсен алдырган идек, Аллага шөкер! Бу – 2005 ел иде.

Аллага шөкер, Гасыр абыстайларыбыз, рухи мирасыбыз варислары бар. Без мөнәҗәт әйтү җыеннарын үткәрәбез.

Ә киләчәгебезне тәрбияләү – безнең изге бурычыбыз. Быел “Ярдәм” мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән бәйгенең 19 нчысын үткәрергә уйлап торабыз. Безнең бәйгеләрдә җиңеп чыгучылар инде байтак булды. Мин әлеге чараны үземчә, “Рухи семинария” дип атыйм. Ул бит Русия күләмендә уза. Моның өчен Раббыбызга шөкер кылабыз!

Аллага шөкер, Кабан күле буендагы җыеннарыбыз, Гасыр абыстайлары җыены бик хикмәтле узды. Мөнәҗәт әйтү мәҗлесләребез дә үрнәк рәвештә үткәрелде. Болар һич онытырлык түгел.

Милләт язмышы кем кулында? Без 20 ел буена бу хакта уйланабыз. Хәлдән килгәнчә, гел хәрәкәтләнәбез. Хәтер көннәрен дә оныту мөмкин түгел. 2000 елда ук наркоманиягә каршы җыелышларыбыз булып узды. Безне әтиләр мәсьәләсе дә борчый. Әтиләр клубын булдыру – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Мөселман бәйрәмнәрен һәрчак, һәрвакыт үткәрдек һәм уздырып торабыз. Һәм игелекле гамәлләребезне киләчәктә дә дәвам итүләр насыйп булса иде.

“Ә инде кирәгең бармы, туганкай?”-дигән сорауга мин: “Ничек кенә кирәгебез бар әле!”-дип җавап бирер идем”,-дип тәмамлады сүзен Бөтенроссия мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәйсәсе Әлмира апа Әдиатуллина.

Җыенда Әлмира ападан тыш та чыгыш ясаучылар күп булды. Аларның чыгышында мөселман хатын-кызларының дини дәрәҗәсен күтәрү, балаларны әдәп-әхлаклы итеп тәрбияләү мәсьәләләре хакында сүз барды.
Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе