Бүген – “Булгария” теплоходы белән бәйле фаҗигагә бер ел

Бу фаҗига 122 кешенең, шул исәптән, 28 баланың гомерен өзде.

БӘЙЛЕ
2012 Июл 10
Бу фаҗига 122 кешенең, шул исәптән, 28 баланың гомерен өзде.
Бу уңайдан Татарстанда искә алу чаралары була. Көндез Идел буенда Татарстанның Кама Тамагы районы Сөйки авылында бер ел элек "Булгария” теплоходы баткан урынның каршысында бу фаҗиганең корбаннары истәлегенә мемориал ачыла. Комплекс хәтер диварын һәм үзәк мәйданны, часовня һәм мәчетне үз эченә ала. Хәтер диварында баткан "Булгария” теплоходы сурәтләнгән һәм алтын хәрефләр белән һәлак булган 122 кешенең исеме язылган.
Ә кич белән Казан елга портында матәм митингы була. Бу фаҗигадә һәлак булганнарны искә алу өчен, волонтерлар, һәлак булганнарның туганнары, иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре елга порты бинасы янында җыелачак, чара ахырында һавага шарлар җибәрәчәк.
Исегезгә төшерик, "Булгария” бортында булган 201 кешедән бары тик 79ын гына коткарып булды. Һәлак булганнар арасында баткан теплоход капитаны Александр Островский да бар.
"Булгария”дән коткарылганнарны судан "Арабелла” теплоходы экипажы вәкилләре чыгарды. Куйбышев сусаклагычы төбеннән "Булгария” теплоходын күтәрү һәм һәлак булганнарның гәүдәләрен эзләү буенча операция берничә көн дәвам итте һәм 2011 елның 26 июлендә тәмамланды.
"Булгария” батуына бәйле җинаять эше кузгатылды. Бер төркем вазыйфаи затлар җаваплылыкка тартылды. "Судоходная компания "Татфлот” ААҖ "Казан пассажир порты” филиалы директоры Рәшид Сафин вазыйфасыннан азат ителде.
Һәлакәткә очраган "Булгария” пассажирлары һәм экипаж вәкилләре яныннан үтеп киткән ике судноның – "Арбат” коры йөк ташый торган судносы һәм "Дунайский-66” буксир-үзйөрешле судносы капитаннары хөкем ителде. Ике капитанга да суд штрафлар билгеләде: "Дунайский-66” буксир-үзйөрешле судносы капитаны Александр Егоровка – 190 мең сум, аның хезмәттәше "Арбат” коры йөк ташый торган судносы капитаны Юрий Тучинга - 130 мең сум.
Хәзерге вакытта "Булгария” теплоходы батуы турында җинаять эше буенча 5 кеше: "Булгария” дизель электроходы субарендаторы Светлана Инякина, "Россия елга регистры” ФДУ Кама җирлеге өлкән эксперты Яков Ивашов, "Булгария” дизель электроходы капитанының өлкән ярдәмчесе Рамил Хәмитов, Ространснадзорның Идел буе дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелеге идарәсенең Казан линия бүлеге башлыгы Ирек Тимерхаҗиев һәм элекке баш дәүләт инспекторы Владислав Семенов - тикшерү астында.
Тикшерү соравы буенча, Инякина, Ивашов, Тимерхаҗиев һәм Семеновка карата суд тарафыннан сак астына алу чарасы сайланды, ә Хәмитов читкә чыгып китмәү турындагы документны имзалады.
Җинаять эшен тикшерү 2012 елның 10 ноябренә кадәр озайтылды. 200дән артык кеше зыян күрүче буларак танылды, алар инде 90 томнан артык материал эше белән танышты дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе