Азанны матур әйтә Рамазан!

Әстерхан өлкәсендәге Югары Баскынчак авылыннан Казанның "Сөләйман" мәчетендәге Тернәкләндерү үзәгенә Коръән укырга өйрәнү өчен килгән беренче төркем инвалид Рамазан Морзашев...

БӘЙЛЕ
2012 Июл 28
Әстерхан өлкәсендәге Югары Баскынчак авылыннан Казандагы "Сөләйман" мәчетендәге Тернәкләндерү үзәгенә Коръән укырга өйрәнү өчен килгән беренче төркем инвалид Рамазан Морзашев 27 яшьтә генә булуга карамастан, тормышның ачысын-төчесен күп татыган, кем әйтмешли, бормалы сукмаклардан шактый атлаган егет булып чыкты. Шулай да ул күңел төшенкелегенә артык бирелмәгәнгә күрәме, Аллаһ аңа олуг нигъмәтен – изге китапны укый алу сөенечен бирә.
Хәер, һәммәсен дә рәттән сөйлик әле. 1985 елда казах милләтеннән булган Амангилде һәм Аймак гаиләсендә дөньяга килгән Рамазанга Аллаһның сынауларын күп узарга туры килә. Баланың 4 яшендә чагында ук күрәкарау булганлыгы ачыклана. Аңа бәләкәй чагыннан ук күзлек киеп йөрү насыйп була. Мондый кешеләргә күзләрен нык сакларга кирәк, ягъни алар авыр әйберләр күтәрмәскә, күп укымаска, күзләргә киеренкелек тудырмаска тиеш. Тик алда Рамазанны тагын да зуррак бәла көткән икән. 1999 елда аның сул күзен җәрәхәтлиләр. Волгаградта ясалган операция уңышсыз чыга. Шулай да Рамазан әле ул чакларда уң күзе белән шактый әйбәт күрә.
Егет 2002 елда Әстерхан дәүләт университетының экология бүлегенә укырга керергә җыена. Әмма, кызганыч ки, аның бу ниятен дә тормышка ашыру насыйп булмаган икән. 3 июльдә зур өметләр белән яшәгән Рамазанның хыяллары чәлпәрәмә килә. Иртәнге сәгать 5 тә Актүбә каласына поездда килгән егеткә хулиханнар һөҗүм итә. Рамазан үзе дә төшеп калганнардан түгел, анысы. Әмма көчләр һич тә тигез түгел. Аның күз төпләре күгәреп чыга. Бигрәк тә уң күзенә нык эләгә. Анда кара таплар барлыкка килә. Вакытлар узуга карамастан, алар юкка чыкмыйлар. Җирле табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Алар исә кичекмәстән егетне Мәскәүгә озата. Россиянең башкаласында ясалган операция дә Рамазанга булышмый, киресенчә, ул икенче күзен дә югалта.
"Баштарак әле бераз әйберләрне шәйли идем. Кисловодск медицина көллиятенә укырга кереп, анда 2 ел хәтта күрүче буларак укыдым. Әмма 2006 елдан инде күрү сәләтемне бөтенләй югалттым, дөм сукырга әйләндем”,-дип көрсенеп куйды Рамазан. Шулай да тырыш һәм сәләтле егет КМКне гел "5” ле билгеләренә генә тәмамлый, кызыл дипломны алуга ирешә. Массажист һөнәрен үзләштергән егет бераз Астанада, аннары Мәскәүдә эшләгәч, туган якларына кайтып, Түбән Баскынчак авылындагы санаториягә массажист булып эшкә урнаша. Анда 1 ел буена бу вазифаны башкара. Әлбәттә, моның никадәрле авыр хезмәт икәнлеген бер Аллаһ һәм Рамазан үзе генә беләдер. 2008 елда исә Рамазан Волоколамскидагы Тернәкләндерү үзәгенә ял итү максаты белән юл тота. Шунда чагында ул Брайльчә укырга, язарга, гитарада уйнарга өйрәнә.
"Мин әле ул чакларда ислам диненнән ерак идем. Аннары 2009 елда дингә кайткач, гитарада уйнавымны ташладым. Ник дигәндә, музыка иманны зәгыйфьләтә”,-дип үзенең фикерен белдерде Рамазан. Аннары ул: "Бәлки Аллаһы Тәгалә мине "Сөләйман”га килер алдыннан алдан махсус рәвештә Волоколамскига җибәреп, Брайльчәне өйрәткәндер. Чөнки Коръәнне укырга өйрәнгәндә ул миңа бик ярап куйды”,-дип тә өстәде.
Дөрес, ислам диненә кайту аңа җиңел бирелми. Ник дигәндә, иң якын туганнары да моңа каршы төшә. Җитмәсә, бөтен дөнья буйлап исламга каршы көрәш җәелгән чорлар була бу. Шулай да Рамазан үзенә ислам диненең уңай йогынтысы булуын сизә, ул тынычланып кала, күзләре күрмәүгә дә башкача карый, дөресрәге, бүтән төрле фикерли башлый.
Хәзерге вакытта аңа инде массажист һөнәре дә ошамый икән. "Башка һөнәрем булмаганга күрә генә мин әле дә массажист булып эшләргә мәҗбүр. Ә югыйсәм берәр мәчеттә мөәзин вазифасын башкарып, динебезгә хезмәт итәр идем”,-ди Р. Морзашев. Моның өчен ул узган елда Казандагы Ислам көллиятенә укырга керде һәм анда беренче курсны тәмамларга да өлгерде. Ә быелгы изге Рамазан аенда ул "Сөләйман” мәчетендә матур итеп азан әйтүе белән күпләрнең күңеленә хуш килде.
Ә безгә исә ниятләрең фәрештәләрнең: "Амин”,- дигән сәгатенә туры килсен, максат-морадларыңны тормышка ашыру насыйп булсын дип кенә теләргә кала аңа.
Тыйнак кеше булып чыкты азанны матур әйтүче Рамазан. Үзен мактаганны яратмый. Шулай ук игътибар үзәгендә булуны да өнәми. Фәкать аның белән электән үк таныш булуым аркасында гына минем белән әңгәмә корырга һәм фотога төшәргә ризалашты. "Мактау адәм баласындагы иманны киметә. Якташлар болай да инде сине телевизордан күрдек, яисә радиодан тыңладык дип миннән йолдыз ясап бетерде. Ә мин Аллаһының гади бер колы”,-диде ул, башын аска иеп.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе