10 Май Мәликә ханым Гыйльметдинова өчен икеләтә бәйрәм

Бүген көтмәгәндә генә “Сөләйман” мәчете каршындагы Күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинованы Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенә чакырып алдылар...

БӘЙЛЕ
2013 Май 08
Бүген көтмәгәндә генә "Сөләйман” мәчете каршындагы Күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинованы Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенә чакырып алдылар һәм администрация башлыгы Дамир Фәттахов аңа "Мактау грамотасы”, чәчәкләр тапшырды.


Бу котлау кәгазендә "Казан шәһәренең рухи йөзен үстерүгә лаеклы өлеш керткәне, күпьеллык намуслы хезмәте һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Гыйльметдинова Мәликә Рәфкать кызы бүләкләнә” дигән юллар бар иде.


Мәликә 1963 елның 9 маенда Үзбәкстанның Термез каласында ишле гаиләдә дөньяга килде. Аларның әтисе Рәфкать - баш зоотехник, әниләре Сания ханым рус теле укытучысы булды. Кечкенәдән мөгаллимә булырга хыялланган кыз бала 1980 елда Саратов университетының Термездагы филиалының рус филологиясе факультетына укырга керә һәм аны уңышлы гына тәмамлап та чыга. Аннары ул 15 ел дәвамында, ягъни 1999 елга кадәр Татарстан шәһәрләре урта мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан дәресләр укытты. 2000 елда Мәликә Казанда ислам нигезләрен өйрәнде. Татарстан башкаласында да Мәликә ханым укытучылык һөнәре буенча эшләвен дәвам итте. Шул ук вакытта ул 2004-2005 елларда колагы ишетмәүчеләр һәм күзләре күрмәүчеләр телендә сөйләшергә, язарга өйрәнде. Ә боларны белү исә 2005 елда Казандагы "Сөләйман” мәчетендә Күзләре күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге ачылгач, аңа бик тә ярап куйды. Дөресен әйткәндә, башта аңа һич тә җиңел булмады, чөнки Татарстанда гына түгел, Россиядә әһле ислам өчен мондый тернәкләндерү үзәге юк иде. Мәликә ханымның үзенә сукыр мөселманнарны Брайль системасы буенча укыту методикасын булдырырга туры килде. Шушы максатлардан, аның узган елда рус телендә язылган "Зрячим о незрячих” дигән китабы басылып чыкты.


Мәликә ханым Гыйльметдиновага инвалидларны ислам диненә тартуда, аларга Коръәнне укырга өйрәтүдә уңышларга ирешкәне өчен элекке мөфти Госман хәзрәт Исхакыйдан, "Единая Россия”дән, Ингушетия башлыгы Юнысбәк Евкуров кулыннан һәм башкалардан рәхмәт хатлары, котлаулар алу насыйп булды.


Шуны әйтеп узу мәслихәт: Бөек Ватан сугышы аларның гаиләсен дә читләтеп узмады, Мәликә ханымның ике бабасы да яу кырында ятып калды. Фашистлар Германиясен җиңгән көн аның өчен шулай ук олы бәйрәм.


Дини яктан алганда да Баязитовлар (Мәликә ханымның кыз чактагы фамилиясе – Баязитова) – күренекле шәхесләр. Әйтик, аларның әтисе ягыннан туганнары Сафа Баязитов Россия мөселманнарының алтынчы мөфтие булган. Аларның юлын бүгенге көндә "Сөләйман” мәчетенең имам-хатибы, Татарстан мөфтие ярдәмчесе, Мәликә ханымның бертуган энесе Илдар хәзрәт Баязитов дәвам итә. Мәликә ханымның кызы Динә исә каләм иясе, ягъни мөселман журналисты. Улы Нурислам психолог булырга җыена.


Бүген исә аның күпсанлы рәхмәт хатларына тагын берәү – Киров һәм Мәскәү районнары җитәкчесе Дамир Фәттаховтан алынган "Мактау грамотасы” өстәлде.


Бу котлауларга безнең "Сөләйман” мәчете мәхәлләсе халкы да кушыла һәм юбилярга Аллаһының рәхмәтендә булып, сау-сәламәт килеш озын-озак гомер кичерүен теләп кала.

Хатыйп ГӘРӘЙ

avatar
1 Elda • 22:23, 2013 Июл 23
Hats off to whveoer wrote this up and posted it.
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе