Уеннан уймак... Яки намазга басу юлы

Раушанның язмыш дәфтәрендә, дин тотарга тиеш дип, тугач та язылган булган, күрәсең. Кызганыч, егет моны бик соңлап кына аңлый. Намазга басу өчен аңа тәмуг газаплары белән

БӘЙЛЕ
2011 Фев 11

Раушанның язмыш дәфтәрендә, дин тотарга тиеш дип, тугач та язылган булган, күрәсең. Кызганыч, егет моны бик соңлап кына аңлый. Намазга басу өчен аңа тәмуг газаплары белән чагыштырырлык язмыш сынаулары үтәргә туры килә.

Раушанны үзе уйлап чыгарган уены харап итә. 2004 елның ямьле җәйге көннәренең берсендә Сарман районының Иске Минзәләбаш авылы халкы Сабан туе бәйрәменә җыелган була. 24 яшьлек Раушан бәйрәмгә мотоциклга атланып бара. Бер дус егете Раушан утырган мотоциклга арттан атланырга маташа. Тик тегесе якынлашуга, Раушан, шаярып, ике тәгәрмәчле машинасын алга тарттыра. Кинәттән ялгыш тормозга басу аркасында, Раушан руль аркылы очып чыгып, умыртка баганасы белән мотоциклның алгы тәгәрмәченә килеп төшә. Егетнең гәүдәсе буенча электр тогы үткән төсле була һәм ул аякларын сизми башлый. Дус малайлары Раушанга ярдәм итәргә ашыга, аны аякка бастырмакчы булалар. Үзләре дә аңламастан, алар зуррак бәла ясап куялар: сынган умыртка баганасының сөяге чыгып, арка миенә төзәлмәслек зыян ясый.

Күрше бистә хастаханәсе табиблары Раушанга тиешле ярдәмне күрсәтә алмаганга, мондый яра белән ерак юлга чыгу түгел, артык хәрәкәтләр ясау да тыелу сәбәпле, Казаннан хирург чакырталар. Медицина белгече авыруны тикшергәч, һич көтелмәгән нәтиҗә ясый. «Ярасы катлаулы, операциянең файдасы булмаячак, улыгыз бер атнадан үләчәк», — дип белдерә ул белгән догаларын укып, түземсезлек белән карарны көткән әти-әнигә. Газиз балаңа ничек күз алдында үләргә ирек бирәсең?! Бер туганнары башкалада табибларны белешеп кайтып, хәтәр булса да, Раушанны Казан хастаханәсенә китерәләр.

Билгеләнгән операция бер табибның туган көненә туры килә. Операция ясарга тиешле хирург хезмәттәшенең бәйрәмен иртәдән үк билгели башлый, күрәсең: Раушан янына кергәндә, ул көч-хәл белән аякларында басып тора. Ярый әле Раушанның туганнары вакытында хәлне аңлап алып, җитәкчелеккә җиткерәләр. Туган көне булган табиб операцияне үзе ясарга карар итә. Шул чактан алып, әлеге датаны Раушан үзенең дә икенче туган көне дип саный.

«Операция ясаганнарын читтән күзәтеп, хирургларның эше артыннан карап торган төсле булдым. Бүлмә ишегенә вафат булган әбием килеп басты, ул әйтерсең лә миңа юлны каплап, чыгып китәргә ирек бирмәде», — дип сөйли Раушан. Һәлакәт булган көнне, ул хакта берни белмәгән Раушанның бертуган апасы да төшендә үлгән дәү әниләрен күргән була, алар аңа авылга кайтырга кушалар. Бу хәлләрдән соң иман турында күп уйлана Раушан. Соңрак үзе өчен ислам диненә басу иң дөрес, кирәкле юл булганлыгына төшенә. Әмма ниятен чынга ашыру озаккарак сузыла. Ничек коляскада утырган килеш тәһарәт алырга, намаз укырга, мәчеткә йөрергә? Күпмедер вакыт узгач, Аллаһы Тәгалә аңа үзе хак юл күрсәтә.

Һәлакәттән соң елдан артык вакыт уза. Рамазан ае тәмамланган чак, Гает бәйрәме көне була. Кич белән йокларга ятар алдыннан Раушан Аллаһка ялвара: «Раббым, үзең дөрес юл күрсәт! Нишләргә миңа?» Төнлә Раушан шундый эчтәлекле төш күрә: имештер, кыямәт көне җиткән, түзеп булмаслык эссе, җирләр ярылган. Кинәт күктән аңа тавыш иңдерелә: «И адәм баласы, намазга бас!» Иртән нык гаҗәпләнгән Раушан дус мөселман егетенә төшен сөйли. Тегесе барысына да ачыклык кертә: «Сөбханаллаһ! Аллаһы Тәгалә синең догаңны кабул кылган бит!»

Раушанга хәзер утыз яшь. Кызганычка, ул һаман да инвалид коляскасы ярдәмендә генә хәрәкәтләнә. Мөмкинлекләре чикләнгәнгә кыенрак булса да, Раушан биш вакыт намазын калдырмый, уразаны да тота, шәригать кануннары буенча яши. Ул әнисен, 2009 елда өйләнгән хатыны Оксананы да намаз укырга, Раббыбыз кушканча көн итәргә өйрәткән. Күптән түгел Раушанга мәчеткә йөрергә, хастаханәләргә барырга җиңелрәк булсын өчен «Daewoo Matiz» машинасы бүләк иткәннәр. Аны сатып алырга «Әлмәтнефть» идарәсе җитәкчесе Миргазиян Таҗиев, Түбән Кама шәһәреннән Йосыф хәзрәт, Әлмәттән исемен атамаган бер эшкуар, Сарман районы һәм Җәлил бистәсе мәчетләре, районның мөселман кардәшләре акчалата ярдәм иткәннәр. Раушан аларга бик рәхмәтле.

Раушанның тормышында күп «булса»лар бар: Казаннан районга килгән табибның сүзләренә ышанган булсалар, операцияне исерек хирург эшләгән булса, әбисенең җаны ишекне капламаган булса... Ничә тапкыр егет яшәү белән үлем арасында калган, ул һәр очракта үзенең гомерен Аллаһы Тәгалә саклап калганын белә. Шуңа күрә аның мәрхәмәтле һәм кодрәтле булуына ышана, сынауларның да үзен изге юлга бастырыр өчен кирәк булганын яхшы аңлый.

Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе