Өч минутлык юлда күргәннәр

“Тукай мәйданы” һәм “Әмәт” метро станциясе тукталышлары. Өч-дүрт минутлык юл үтәсе һәм мин университеттан өйгә кайтып җитәм...Бүген әллә нинди,

БӘЙЛЕ
2010 Сен 02

“Тукай мәйданы” һәм “Әмәт” метро станциясе тукталышлары. Өч-дүрт минутлык юл үтәсе һәм мин университеттан өйгә кайтып җитәм...Бүген әллә нинди, уйланып йөри торган көнем булды. Күргән хәлләрне төрле-төрле рәвешләргә китереп бетердем. Ләкин нигәдер шул өч-дүрт минутлык метро юлын үткәндәгесе күңелемә кереп калды. Шулвакыт арасында киләчәкне күз алдына китерердәй берничә күренеш булды.

Халыкның нәкъ эштән кайта торган вакыты. Кемдер әллә ничәшәр сумка тоткан; кемдер һаман укуыннан айный алмый: кулына китап кыстырган; кемдер ашый, вакыты булмагандыр, күрәсең, көне буе; кемдер баласын җитәкләгән. Әллә бүген генә игътибар иттем шунда: баласын җитәкләгән әти-әниләр шактый. Мин кергәнче инде вагонда балалылар бар иде, минем белән керүчеләр дә булды. Менә бер кызчык кулына бик купшы итеп киендерелгән Барби тоткан. Шуңа мөкиббән китеп карап тора, чәчләрен сыйпап куя. Икенчесе шул ук Барбиларның “ирле-хатынлысын” күтәргән, рәхәтләндереп үбештерә. Янында утыручы әнисе кызының “булдырганлыгына” бер сүз дәшмичә карап тора. Кызык, без үбешүнең нәрсә икәнен яңарак кына аңлый башладык әле.

Оялып, икенче якка карадым, ә анда бер малай кулына кесә телефоны тоткан да, әллә аңлаган кыяфәтен китереп, әллә чыннан да аңлап, әнисенә күрсәтә. “Ник кирәк микән бу сабыйга телефон?” – дип баш ватам. Янәшәмдә, өч яшьләрдә генә булыр, әбисенең алдына менеп кунаклаган да, бер малай чәт-чәт килеп әйткәләшеп утыра. Әби кешенең акыл өйрәтүе ярамадымы, бер-икене менеп төште. “Әби кешегә сугарга ярамый бит”, – дип авыз ачтым, әбиең: “Ни кыланганын белми ул, кечкенә әле”, – дип кырт кисте. Ярар, кечкенәдән әбисенә кул күтәргән сабыегыз үскәч үзе акыл өйрәтер, дип уйлап куйдым. Шулвакыт каршыбызда утыручы апалы-энеледерме, икәүләп әниләренә: “Әни, өлкәннәргә тияргә ярамый бит. Аллаһы Тәгалә күреп-күзәтеп кенә тора, Аның ачуын чыгарма”, – диделәр. Менә бит, кемдер баласын “ярый” дип тәрбия кылса, кемдер әхлак кагыйдәләре белән бергә дин кануннарын да аңлата икән. Аллаһка ышанып үскән бала ничек иманлы һәм тәүфыйклы булмасын, ди!

“Сукно бистәсе” станциясендә кулларына скрипка тоткан җиде-сигез яшьлек ике кыз төшеп калды. Укудан соң музыка мәктәбенә баруларыдыр инде. Тырыш, акыллы, максатчан бала барысына да җитешә инде менә. Яхшы укый, сәнгать өлкәсендә кайный, сәламәт яшәү рәвеше турында кайгырта.

“Әмәт”кә җиттем. Минем белән бергә бик күп кеше төште. Бөтенләй читкә төбәлгән фикерләремне бер баланың кычкырып елап җибәрүе бүлдерде. Әнисе, җилтерәтә-җилтерәтә, баскычтан алып менде дә, ашыга-ашыга юк булды. Мескен бала әнисенең адымнары артыннан җитешә алмый, елый. Бала да шундый, бернәрсәгә җитешә алмыйм дип, дөнья артыннан куа торган булып үсәр микән?

Әкренләп өйгә якынлашам. Ишегалдында балалар уйный, кызлар да бар, малайлар да. Нинди уен уйнарга белмичә азапланалар, ахры. Әнә ике малай бер кызчыкны кыерсыткан. Кыз егылган да, өсләре пычранып беткән, үкси-үкси елап утыра. Тегеләре ямьсез сүзләр әйтеп көләләр. Читтә берничә кыз алар янына килергә куркып басып тора. Тагын өч-дүрт малай-шалай, ишегалдында яңа үсеп килүче агачларны сындырырга теләп, атынгычка менеп баскан. Буйлары җитми, ләкин ватарга-җимерергә дигәндә тырышалар. Ә кемдер пычрак аяк киемнәре белән тапталган утыргычка утырып атына да бит.

Түзмәдем, теге кызчыкны якларга килдем. Сабыйкаем тәмам курыккан, миңа бер сүз әйтә алмый тора. Ә теге “кечкенә геройлар”га, тавышны күтәреп, бер-ике сүз әйтергә уйлаган идем, кычкырып көлделәр дә, явыз итеп сүгенеп китеп бардылар. Кызчыкка кушылып елардай булып, “сакаллы сабый” мин дә басып калдым. Чынлап та, шул вакытта кычкырып-кычкырып, үкси-үкси елыйсым килде... “Безнең киләчәкме бу? Якты, бәхетле киләчәгебезме? Юк, юк, болар – инде пешеп җиткән, өлгергән, үзебез үстергән җимешләр”.

Динара ӘХМӘТОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе