Тормышның рәхәтен күрмичә үлеп киткән.

Нишләптер без якын кешебезнең кадерен ул арабыздан китеп баргач кына аңлыйбыз. Күрәсең, безнең акылыбыз шулай көйләнгәндер. Хәтта моны аңламау акылга сыймаслык хәл. Мондый

БӘЙЛЕ
2009 Июн 16

Нишләптер без якын кешебезнең кадерен ул арабыздан китеп баргач кына аңлыйбыз. Күрәсең, безнең акылыбыз шулай көйләнгәндер. Хәтта моны аңламау акылга сыймаслык хәл. Мондый мөнәсәбәт белән көн саен очрашырга туры килә. Шуңа күрә, мондый хәлләрне күп очракта тоймыйча да калабыз.

Саргайган иске фотографиядән яшьегет карап тора. Аның йөзендә елмаю сизелеп тора иде. Сурәттә ул шушы халәтендә кереп калган. Мансур Зөфәр улының тормышында исә шатлыклы мизгелләр бик аз булдылар шул. Бала чактан ук ул колхоз кырларында эшләп йөрде. Аның әтисе бик усал кеше була. Күп очракта Мансур күп тапкырлар инде әтисе каешының ачысын татып караган. Бу хәлләргә карамастан, ул бала бик ягымлы һәм ышанычлы булып үсеп җитә. 10нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, шәһәргә юнәлә. Һәм шунда урнашып кала да.

Бермәлне күп кеше йөри торган урамнан барганда, үтеп киткән кешеләрне күзәтә иде. Шунда аның күзе кара чәчле кызга төште. Кыз да, шулай ук, ашыкмыйча бара иде.

Мансур үзе дә белми: ни өчен ул аның артыннан юнәлде микән.

Алар озак өйләр, капкалар яныннан үтеп бардылар. Кыз туктап калды да артка борылып карады. Мансур бу хәлне көтмәгән иде.

- Син ни өчен минем арттан барасың? - ди ул.

Мансур нәрсә әйтергә белмичә аптырап калды. Ул кызның күзләренә карап торды.

- Ник дәшмисең? Саңгырау мәллә син? - диде. Бу очракта аның тавышы йомшаграк яңгырады.

- Мин үзем дә белмим, - дип Мансур акланырга кереште, - сезне күрдем дә киттем.

Диләрә белән танышу шулай башланып китте дә. Бу танышудан соң бер ел да үтмәде, алар өйләнештеләр. Бу фотографиядә аның туйга кадәр булган сурәте урнашкан иде бит.

Диләрә Рәшит кызы хәзерге вакытта Мансур Зөфәрович кебек кешене очратканы өчен бик куана. Бергәләп яши башлауның беренче көненнән үк ул хатынының барлык капризларын һәм теләкләрен үтәп килде. Олы малае тугач, ире хатынының эшен җиңеләйтер өчен барысын да эшләде. Эштән өйгә кайтышлый баласына төрле продуктлар алып кайта торган иде.

Үзенең сөйлисе сүзләрен туктатып, Диләрә миңа түбәндәге сорауны бирә: "Сез гаиләдә хатын-кыз өстен булган гаиләне очратканыгыз бармы?"

Бу гаиләдә ул өстенлеккә генә ирешмичә калмады, ә монарх (патша) шикелле булды. Ул үзе дә, үсеп килүче олы малае да ире өстеннән идарәне урнаштырды. Алар болай дип әйтеп тордылар: "Моны китер", "Моны эшлә", "Тегендә барып кайт".

Көн арты көн , ай арты ай үтте. Малай туып 10 ел узгач кыз бала дөньяга килә. Ул авыручан кыз була, шуңа күрә бик иркә бала булып үсә.

Ир-ат озакламый үзе дә авырый башлый. Кайчагында аңа бик авыр була.

Аның битенә карап түбәндәге сүзләрне әйттеләр: "Ярдәмчесез һәм авыру кеше", "Әгәр белгән булсам, синең белән буталмас идем", "Хатынының һәм балаларның тормышларын агулыйсың".

Ир-атка моны ишетүнең ничек авыр икәнен яхшы аңлыйм. Ләкин ул шунда да сабыр була. Ир-атларны көчле җенес дип атыйлар, ләкин аларга да игътибар, ярдәм кирәк. Хатын-кыз күз яшен агызырга мөмкин, ә ир-ат һәрвакытта да агызмый.

Мансур Зөфәрович та бөтен үпкәләрне авыру йөрәгендә җыйды. Бәлки, ул кайвакытта елагандыр, ләкин аның елаганын беркем дә күрмәде. Шушы вакытта ул исламны кабул итә. Аллаһы Тәгаләгә табынуда ул йөрәгенә тынычлык таба. Туганнарын да дингә чакырып карый, ләкин берсе дә аның сүзләрен кабул итми.

Туганнар кайвакытта бер-берсенә карата бик рәхимсез булалар. Мондый катылык бик тиз онытыла ул, әгәр инде чит кеше кыерсытса, монысы озаккарак онытылмыйча тора. Ләкин андый гамәл дә йөрәктә урын алып тора.

Мансур Зөфәрович 40 яшендә вафат була. Әйтергә кирәк, бу чорда әле кешеләр яши генә башлыйлар.

Бу кеше белән бергә эшләүчеләр болай дип әйтәләр иде: безнең арада ул авторитетлы кеше иде, һәрвакыт ярдәмгә ашыга иде, тик аңа ярдәм итәргә беркем дә ашыкмады.

Диләрә Рәшитовна аның соңгы көнен бик яхшы хәтерли. Иртән ул йокыдан тора. Аннары иртәнге намазны укып хатыны белән балаларына ашау әзерләде. Шуннан соң диванга утырып үлеп китә. Тормышның рәхәтен дә күрмичә калды бит.

Ул үлгәч, хатыны белән балалары аның кадерен аңлый башлыйлар. Ләкин инде соң.

Хөрмәтле газета укучым, син дә болар буенча уйлан. Үзеңнең туганнарыңны уйла. Әгәр үлеп китсәләр, соң булуы мөмкин.

 

Мәликә Гыйлметдинова


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе