Балалары ташлаган ата-аналар

"Мин кешегә бөтен мөнәсәбәтләр буенча да ата-анысына изгелек кылырга куштым, чөнки әнисе карынында йөртә һәм зур авырлык белән таба” ("Альхакат", аять 15).

БӘЙЛЕ
2010 Июн 15

"Мин кешегә бөтен мөнәсәбәтләр буенча да ата-анысына изгелек кылырга куштым, чөнки әнисе карынында йөртә һәм зур авырлык белән таба”

("Альхакат", аять 15).

Күптән түгел генә ММЧында бер депутатның картлар йортына түләүне арттырырга дигән сүзләре бастырылгач, татарстан президенты Шәймиев ата-аналарын картлар йортына бирүче балаларның исемлеген төзергә кушкан. «Комсомольская правда» газетасы президентның сүзләрен җиткерә: “Бәлки, кайберәүләр атаны, ананы, әбине, бабайны картлар йортына илтеп тыкканчы уйлана башлар. Бу мәсъәләр өчен дәүләткә күпме җавап бирергә була инде”. Монда сорау туа: исламның картлар йортына мөнәсәбәте нинди? Ислам тарихында мондый мисалларны табарга авыр, яки бөтенләй дә табып булмый, чөнки ислам диненең мөһим кануннарыннан берсе ата-ананы хөрмәт итү, шуңа күрә, мөселман кешесе әтисен яки әнисен интернатка бирә дип күз алдына китерүе авыр.

Хәзерге вакытта картлар йортларының саны артканнан-арта бара. Туганнардан киселеп ялгызы калганнарны карау эшенә алынганнар алар. Европа белән Америкада картлар йортларында пенсия яшендәгеләрнең күбесе яши. Америкада пенсия яшендәгеләр 50 %, ә Европада чак кына кимрәк % тәшкил итәләр. Россиядә дә картлар йортларында яшәүче пенсионерларның саны арта бара.

Әгәр дә картлар йортларына матди хәлләрен яхшырту өчен генә эләксәләр, бу яхшы булыр иде, ләкин күп очракта аларны газиз балалары илтеп тыга. Әле аларда шартлар да тудырылып бетми. Шундый мөнәсәбәт төрле җинаятьләргә китерә. 3 еллык статистикага күз салыйк:

2007 елның 20 марты – Кубаньдагы картлар йортында янгын чыгып, 63 кешенең гомере өзелә;

2007 елның 21 июнендә – Омск өлкәсенең Екатериновское авылындагы картлар йортында янгын чыкты. 317 кешенең 10 үлә;

2007 елның 5 ноябрендә – Тула өлкәсенең картлар йортындагы янгын 31 кешенең гомерен өзә;

2009 елның 31 гыйнварендә Коми республикасының Подъельск авылында булган янгын вакытында 25 кеше үлде.

Бу куркыта торган саннар, картлар яши торган шартларга килсәк, алар шатландырмыйлар. Мәсәлән, Псков өлкәсенең Яммский авылындагы картлар йортында бер вакыйга булып узды. МГУ студенты Елизавета Олескина интернатта картларның хәле турында язып чыкты. Текст янында өлкән кешеләр яшәгән авыр шартлар төшерелгән фотолар бар. Студент кызның сүзләренә караганда, 30 картлар йортының Яммскида урнашканында картлар өчен шартлар авыррак.

- Моның сәбәпләреннән табибның ярдәме булмауны, картларга төкереп карауны һәм директорының тормышлары белән кызыксынмауны әйтергә була, - дип яза Елизавета.

Бу мәкаләдә картларның тормышы тасвирлангач, бик тиз эш итә башладылар. 27 октябрьдә үк псков өлкәсенең губернатор урынбасары Максим Жаворонков бу урынга килеп җитә. 28 октябрьдә Яммский картлар йортының директорын эшеннән азат иттеләр, шулай ук, өлкәнең социаль ярдәм җитәкчесе Арме Мнацакянның эшен тикшерделәр. Шулай ук, бюджет акчасының кая китүен дә карадылар.

Картлар авыр хәлдә булган йортлар россиядә меңәрләгән. Шундый сорау туа: ничә карт шундый аяныч хәлдә?

Илебез өчен шундый күп гамәлләр башкарган картларга булган хөрмәтнең юк булу тамыры нәрсәдә? Чыннан да, картлар йорты аларны кайгырту биналары түгел, ә балалары ата-анасын үләргә куып җибәргән урманны хәтерләтә. Ата-аналарыбызны картлар йортына биреп, ерткычлар кебек булабыз.

Монда бер кызыклы вакыйга искә төшә. Бер малай әтисен тауларга үләргә чанага утыртып алып бара. Кире кайтырга җыенганда, әтисе аңа чананы кирегә алып кайтырга тәкъдим ясый, чөнки ул балаларына үзен тауга илтеп куяр өчен кирәк. Монда инде малай хатасын аңлап, еларга җитешкән хәлдә әтисен кире өенә кайтарып куя. Ата-анасына нинди мөнәсәбәттә булуына карап, иманының нинди дәрәҗәдә булганын әйтергә була.

Күп кенә мөселман илләрендә картлар йорты бөтенләй юк, чөнки өлкәннәрне анда бирү гаилә өчен начар саналган. Мәсәлән, Кавказда, Урта Азиядә, гарәп илләрендә, Төркиядә булганда, андагы халыкның картларны ничек хөрмәт итүләрен күрәбез, хәтта өлкәннәр бик картаеп бетсәләр дә. Чөнки картларны карау иманны куәтли, рухи яктан шәхесне үстерә.

Ислам дине ата-ананы хөрмәт итүгә зур урын бирә, чөнки алар синең тууыңа сәбәпче булганнар. Ата-анага карата яхшы мөнәсәбәттә булу турында Аллаһ күп җирдә әйтә. Мәсәлән: Синең раббың Аллаһтан башка беркемгә дә табынмаска һәм ата-анага изгелек кылырга кушты. Әгәр аларның берсе картлык көннәренә җитсәләр, аларга: Тьфу! – дип тә әйтмә, кычкырма, бары тик ягымлы гына бул. Алар каршында рәхим канатыңны төшер һәм әйт: Я раббым. Аларны кичер, чөнки мин бәләкәй булганда мине тәрбияләделәр (Исра, 23-24). Бу аять безнең тема өчен мөһим, чөнки анда сүз картларга нинди мөнәсәбәттә буларга кирәклеге турында әйтелгән. Ислам дине буенча алар өчен дога гына кылырга түгел, ә хөрмәт итәргә кирәк, чөнки алар безне кечкенә чакта тәрбияләделәр.

Җәмгыятебез сәламәт булсын өчен гаиләләре дә ныклы булырга тиеш. Ата-анага хөрмәт булганда гаиләләр дә ныклы булалар. Аларны хөрмәт итү гаиләдә өлкәннәрнең ролен үстерү дигән сүз, чөнки алар үсеп килүче буынга акыллы киңәшләрен бирәләр.

Исра сүрәсенең 24 аятендә: Алар каршында рәхим канатыңны төшер, - диелгән. Монда да хөрмәт турында сүз бара. Шуңа күрә, картлар йортларында булган хәлләр мөселманнарны шаккаттыра. Безгә кем икәнлегебезне аңларга вакыт җитте. Ерткычлармы, әллә кешелекле бәндәләрме?

Айдар МӨХӘМӘДОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе