Без дә ял итә беләбез

Без, мөселманнар, табигать кочагына чыгып, динебез кушкан кысалардан узмыйча, ял итә беләбезме соң? Никтер бу сорауга шунда ук шунда ук уңай җавап бирә алмамдыр кебек тоела. Чөнки ислам дине кушканча ял

БӘЙЛЕ
2010 Июн 11

Без, мөселманнар, табигать кочагына чыгып, динебез кушкан кысалардан узмыйча, ял итә беләбезме соң? Никтер бу сорауга шунда ук шунда ук уңай җавап бирә алмамдыр кебек тоела. Чөнки ислам дине кушканча ял итәр өчен аның шартлары да үтәлергә тиештер дип уйлыйм.

2 июнь дәбезне Васильево бистәсе имам хатибы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Раифа янына кунакка чакыргач, ике төрле халәт кичердем. Аның беренчесе чиркәү белән, икенчесе биредә Казан ханнарының яратып ял итә торган урыннары булу белән бәйле иде. Әмма мин Рөстәм хәзрәтнең безне – Казаннан килгән кунакларны, 10 гектар мәйдан биләгән Идел-Кама тыюлыгына алып барып ял иттерергә ниятләгәнен белмәгәнмен булып чыкты.

Тирә-ягын төз наратлар, купшы каеннар, мәңге яшел чыршылар каплап алган инвалидлар бистәсенә (сугыш чорында биредә яралы сугышчыларны дәвалаганнар) безне, үзе әйтмешли, кошлар бухгалтеры, ягъни орнитолог әнвәр Аюпов карршы алды. Арабызда шәрәфле баш казый Габделхак хәзрәт Саматовның хәләл җефете Кәүсәрия абыстай, вафат булган Габделхак хәзрәт Каюмовның хатыны Наҗия ханым, Касыйм хәзрәт Нуруллинның хәләл җефете Зәйнәп апа һәм башкалар - дин юлында тырышучы мөслимәләр бар иде.

Кошлар «бухгалтеры»53,98 Kb

Без барыбыз да Идел-Кама табигый тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Әнвәр Аюповның биредәге кошлар, үсемлекләр, агачлар турындагы кыйссаларын бик бирелеп, зур кызыксыну белән тыңладык.

Бервакытны тыюлыкта кошларның исәбен алып йөргәндә аңа шактый зур аю белән йөзгә-йөз очрашырга туры килә. Бу «визит» вакытында бер мәлгә икесе дә аптырап кала. Әнвәргә үз вакытында Казан дәүләт университетында алган белемнәре ярдәмгә килә. Менә дәһшәтле җанвар арт аякларына күтәрелә. «Якын киләсе булма,» – дип кисәтүе була бу аның. Ана аю икәнлеге әллә кайдан күренеп тора. «Димәк, якында гына өне бардыр моның. Алга барырга һич ярамый,» – дип уйлап куя Әнвәр Сабирҗан улы. Аю үзеннән дә зуррак җан ияләренә тими диләр. Әнвәр көтелмәгән бу хәлдән чыгу җаен эзли башлый. Ул бер кулына шырпысын ала, ә икенчесенә сумкасын тотып, аны баш өстенә күтәрә. Әнвәр бу аюга үзенең аңа караганда да зуррак җанвар икәнлеген төшендермәкче була. Ул аюга карап: «Мин үз эшем белән барам, ә син үз эшең белән,» – дип, сөйләнә-сөйләнә, ашыкмыйча , әкертен генә артка чигенә. «Ул калды шунда урынында: «Ух-у-ух!» – дип сөйләнеп,» – диде Әнвәр ага. Аның сөйләвенә караганда, тыюлыкта 320 төрле кош, 5 меңнән артык үсемлек бар икән. Биредәге чыпчыклар да ике төрле. Берсе – авылныкы, икенчесе – шәһәр чыпчыгы. Холык-фигыльләре буенча бу чыпчыклар бер-берсеннән шактый аерыла икән. Шәһәр чыпчыклары – мактанчык һәм тәкәббер, аның каравы, алар үзләрен гыйлемлерәк санап йөртә. Ә авылныкылар тыйнак, хәтта бераз куркаграк, әмма алар физик яктан чыдамлырак һәм химия белән дә артык күп зарарланмаганнар. Шулай да, авыл чыпчыкларының күңелен шәһәр тарта, чөнки биредә алар өчен ризык күп.

Бераздан Әнвәр Сабирҗан улы: «Менә бирегә килеп, бу агачны тотып карагыз әле,» – дип безгә мөрәҗәгать итте. Кәүсәсе йонлач һәм йомшак булган агач иде ул. «Ерак көнчыгыш бәрхете» дип аталган бу агачтан элек бөкеләр, суга батучыларны коткару өчен түгәрәк җайланмалар ясаганнар. «Себер карагае» дигән агач турында да сөйләп алды Ә. Аюпов. Төптән юан чыккан, бу агачны элекке заманда кисүе авыр булган. Аннары 3 метрга кадәр баскыч куйганнан соң гына урман кисүчеләр үз максатларына ирешкәннәр. Бездәге урманның 70 %ын карагайлар тәшкил итә икән.

Дөресен генә әйткәндә, тыюлыктагы агачларны кисәргә дә, үләннәрне өзәргә дә ярамый. Анда Америкада, Япониядә, Европада һәм башка җирләрдә үсә торган сирәк үсемлекләр дә бар. Бервакыт биредәге колонна сыман булып тезелешеп утырганың савыр агачларын (Колоннавидная туя) һәрберсен 10ар мең сумга алырга теләк белдергән бай кеше килә. «Әлбәттә, без бу кешегә агачларны бирмәдек, чөнки биредәге үсемлекләр, кошлар – дәүләт тарафыннан яклана һәм саклана, аның зур хәзинәсе булып тора», – ди Әнвәр Аюпов.

Кыскасы, бу көнне Әнвәр абзый безгә кошлар һәм үсемлекләр дөньясы турында бихисап күп файдалы мәгълүмат бирде. Ә шул ук вакытта мин җөмһүриятебездә танылу алган олуг хәзрәтләребезнең хәләл җефетләре белән сөйләшеп алдым.

Кәүсәрия абыстай Саматова

Дөресен әйтим, Кәүсәрия ханымны бер тапкыр да күргәнем булмаганга күрәме, артык күзгә бәрелеп тормаучы, тыйнаклыгы, сабырлыгы йөзенә чыккан ул абыстайны никтер баштарак шәрәфле баш казый Габделхак хәзрәтнең хәләл җефетедер дип уйламадым. Миңа Кәүсәрия абыстай белән кыскача гына сөйләшеп алу насыйп булды.

Алар икесе дә тумышлары белән бер авылдан – Иске Ибрайдан (Аксубай районы) икән. 1936 елгы Кәүсәрия 1955 елда үзеннән 6 яшькә олы булган Габделхакка кияүгә чыккан. «Аллаһының рәхмәтендә булсын, без бик матур яшәдек. Балаларны да кечкенәдән намазга өйрәтте. 4 бала – ике ир бала һәм ике кыз үстердек. Олы улыбыз Таһир Себердә мөфти булып тора. Икенчесе, Хәлил дигәне, шулай ук дин юлында. Аралары – 300 чакрым. Габделхак абыегыз Аллаһы Тәгаләнең биргән бүләге ул. Ул вәгазьләрне бик яхшы сөйли иде. Аның белән 50 елдан артык бергә күркәм гомер иттек,» – диде Кәүсәрия апа Габделхак абыйны сагыну һәм балалары белән горурлану хисләре кичергән хәлдә. Һәрхәлдә, ул миңа шулай булып тоелды.

«Azu» кафесында Габделхак хәзрәтнең елын үткәрү мәрасимендә Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый: «Әгәр дә Габделхак хәзрәт янында шушындый сабыр холыклы, акыллы хәләл җефете, ныклы таянычы булмаса, без бүген аны мактап та утыра алмаган булыр идек», – дип Кәүсәрия ханымга зур бәя биргән иде. Үземнең дә фикерем шундый: гомеренең ахырында шактый хасталанган хәзрәтне карап, тәрбияләп соңгы юлга озаткан Кәүсәрия абыстай ихтирам ителергә лаеклы заттыр.

Наҗия абыстай Каюмова

Казанда иң беренчеләрдән булып дини укуларны башлап җибәргән Габделхак хәзрәт Каюмовның хәләл җефете икән ул Наҗия абыстай. 1928 елгы ул. Тумышы белән Теләче районыннан. «Без Габделхак белән 35 ел гына бергә яшәп калдык. Бик матур гомер кичерде ул, картаймады, бөкрәймәде. 1999 елда 78 яшендә бер дә картаймыйча вафат булды. Тиздән 11 ел була үлгәненә,» – дип сөйләде үзенең ире хакында наҗия абыстай.

Кешеләрне дин юлына хикмәт белән, җайлы гына итеп күндерү сәләте булган Габделхак хәзрәт Каюмовның. Наҗия апаның сөйләвенә караганда, беркөнне аларның өенә Рәшидә абыстай Исхакый килеп кергән һәм армиядәм кайткан улы Госманны Бохарага укырга җибәрергә теләге барлыгы турында сөйләгән. «Күндерсәң, син генә күндерә аласың малайны Бохарага барып укып кайту өчен,» – дигән ул. Һәм чынлап та, габделхак хәзрәт үз максатына ирешә, беркөнне Госман белән бик озак сөйләшеп йөргәннән соң: «Рәшидә, борчылма. Малаең Бохарага укырга бара,» – дип аңа үзенең шатлыгын ирештерә.

Наҗия ханымның сөйләвенә караганда, 1969 елда Татарстанда беренчеләрдән булып гарәп теле дәресләрен башлап җибәргән Габделхак хәзрәт Каюмов 30 ел буена исламга хезмәт иткәч, кинәт кенә вафат була. Урыны җәннәттә булсын аның!

Зәйнәп абыстай Нуруллина

Зәйнәп абыстай да фәкать яхшы яклары белән генә искә алды Касыйм хәзрәт Нуруллинны. Ә Касыйм хәзрәтне белмәүчеләр булса, шуны әйтәм: ул иң беренчеләрдән булып, Казандагы бер төрмәдә, дөресрәге, икенче колониядә җәза үтәүче тоткыннарга ислам диненең кыйммәтләрен аңлатты. Алай гына да түгел, колониянең җитәкчелеге белән уртак тел табып, анда мәчет төзеп куюга иреште. Беренче агач гыйбадәтханә ни сәбәптәндер янып киткәч, икенчесен, тагын да яхшырагын төзүгә ирешкән батыр шәхес ул Касыйм абый.

Уртача буйлы, какча гәүдәле кеше ул Зәйнәп абыстай. Мактанырга яратмый. Тик мин сораулар биреп аптыратканга гына үзләренең гаилә хәлләрен сөйләргә ризалашты.

Касыйм абый белән алар икесе дә бер авылдан – Әлки районындагы Чаллыдан. Касыйм армиядән кайткач, алар яратышып кавышалар һәм 53 ел бергә тату гына гомер кичерәләр. «Бик сагынам Касыйм абыегызны. Авырсам, төшемә дә керә ул. Бик әйбәт кеше иде. Аракы эчмәде, тәмәке тартмады, авыр сүз әйтмәде. Андый кеше тагын дабармы икән ул, белмим,» – дип искә төшерде 79 яшьлек зәйнәп апа һәм беразга тынып калды. Әйе, әйтүе генә җиңел. Аның ире Касыйм 16 ел буена төрмә юлын таптый, андагы закон юлыннан читкә тайпылган адәмнәрне дингә өнди. Башта бик кыенга туры килә аңа. Әмма ул ярты юлда тукталып кала торган затлардан түгел. Дөрес, тиздән аны аңлаучылар да, фикердәшләр дә табыла. Ә төрмәдән чыгучыларны ул турыдан-туры үз өенә алып кайта. Хатынына: «Син чыраеңны сытма инде», – дип елмаеп, күз сирпеп ала. Үзе белән бергә төрмәдә намаз укып йөрүчеләрне ул ашата, эчертә, юлларына акча биреп җибәрә. « Төрмәдә утыручыларны Аллаһның рәхмәте белән яхшы якка үзгәртеп, кайчандыр кылган явызлыкларына үкенеп, элегрәк исламга килгән булсак, моны һич тә кылмаган булыр идек дип кайтып китәләр иде. Касыйм гел изгелек эшләргә дип кенә йөрде инде. Үзе безнеж балаларга да гел рәхим-шәфкатьле булды. Аллаһы тәгалә аңа җиңел үлемнәр насыйп итте. Моннан 3 ел элек 5 декабрьдә кичке 11дә йокларга яттык, ә инде төнге 1дә ул безне мәңгегә калдырып китте. Табиблар инфаркт диделәр. Ә шул көнне көндез Мурад һәм Илдар белән өчәүләп өйгә кайтып керде, ашадылар, эчтеләр. Корбан гаете җитә иде. Касыйм нинди әйберләр алырга дигән исемлек язып, шуның өчен акча санап бирде. Аның белән узган 53 ел вакыт бер көн кебек узды да китте. Өйгә кайткач та ул ял итеп ятмады. «Әйдә, берәр парә Коръән укып алабыз,» – дия иде. Йокысы бик аз булды. Кадыш зиратына җирләнде. Без аның янына еш барабыз,» – дип авыр хатирәләрен күңелендә яңартты Зәйнәп апа.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин

Васильево мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Идел-Кама тыюлыгына ял итәргә килгән олы яшьтәге апаларга чәй өстәле әзерләде. Шунда ул тәүге тапкыр табигатькә чыгуның максатын аңлатты. Табигатькә чыгуны ул вафат булган хәзрәтләребезгә хөрмәт йөзеннән оештыруын әйтеп узды. Габделхак хәзрәт Каюмов Рөстәмгә дин сабагын өйрәткән, ә Касыйм хәзрәт исә аның шәкерте булган. «Касыйм абыйның хаҗга баруы да бик үзенчәлекле. Ул төрмәдә дингә өйрәткән шәкертләр ислам буенча Бөтенроссия күләмендә җиңү яулый. Алар хаҗга юллама белән бүләкләнә. Тик төрмәдә утыручыны, билгеле, хаҗга җибәрмиләр. Аның урынына хаҗга Касыйм абыйны җибәрделәр,» – дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.

Кыскасы, безгә 2 июньдә табигать кочагында хозурланып ял итү мөмкинлеге тудырган Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинга, баш киңәшче Иршат Юнысовка, кошлар «бухгалтеры» Әнвәр Аюповка һәм тыюлыкның башка хезмәткәрләренә рәхмәтләр әйтеп, без кайтыр якка – Казанга юл алдык. Тыюлыктагы сандугачларның үзәкләрне өзеп сайравы, авыл һәм шәһәр чыпчыкларының чыркылдашуы һәм башка кошларның күңелле авазлары әле безне шактый озатып барды. Ә мин исә теләк булганда, без дә ял итә беләбез ләбаса дигән фикергә килдем.

 

Хатыйп Гәрәй


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе