«Аятел-Көрси» булышты

1942 елның 30 июлендә Сарман районының Рангазар авылында Маһимәүлидә белән Ярулла Вәлиуллиннар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килсә дә, дүрт туганы

БӘЙЛЕ
2010 Фев 09

1942 елның 30 июлендә Сарман районының Рангазар авылында Маһимәүлидә белән Ярулла Вәлиуллиннар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килсә дә, дүрт туганы җан тәслим кылганлыктан, олы бала булып калган Әзһәргә Аллаһы Тәгаләнең сынауларын күп узарга туры килә. Аның тууы үзе үк могҗизага тиң. Рангазардан 2 чакрым ераклыктагы басуда, “Рудник” дигән җирдә, әни кешеләр иртәдән алып караңгыга кадәр урак уралар. Алар 3 яшьлек Әзһәрне дә үзләре белән алалар, аны бәләкәй арбага утыртып, басу башында калдыралар. Ә бераздан килеп карасалар, гаҗәпкә калалар: малай юкка чыккан, беркайда да күренми?! Аны күпме генә эзләсәләр дә, таба алмыйлар. Ә ул берни дә булмагандай, авыл башына кайтып утырган. Аннары аны өйдә бикләп калдыра башлыйлар. Шаян, шук малай монда да тик кенә утыра алмый. Берсендә ул мичкә кереп йоклап китә, икенчесендә казанны үз итә. Бу хәлләрдән соң аңа хәтта “Казан малае” дигән кушамат та тагалар. Әнисе аңа “Әлхәм”, “Кулхуаллаһ” сүрәләрен өйрәтә. Әзһәр бу сүрәләрне тырышып, күңел салып өйрәнә. Инде бераз зураеп, әнисе янына эшкә баргач, андагы хатын-кызлар шул догаларны сөйләтеп карыйлар һәм: “Ий, балам, рәхмәт яусын үзеңә. Күп беләсең икән инде,” - дип аны үсендереп җибәрәләр. Тик мәктәпкә укырга кергәч, дини гамәлләре кими, хәтта бөтенләй дә бетә, ул техникага һәвәсләнеп китә. Күршедәге комбайнчы Мулламөхәммәт Асылгәрәев тырыш малайны күреп алып: “Инде бишенче сыйныфны тәмамладың, миңа ярдәмче булырсың,” - ди. Әтисе Ярулланың күзе начар күргәнгә Икенче Бөтендөнья сугышына алмыйлар. Шулай да аны Мәскәүгә хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Ул вакыттагы хуҗалык рәисе Мөнир Гарипов комбайнчылар янына килеп, Мулламөхәммәттән: “Кысылмыймы соң бу балалар?”- дип кызыксына. “Комбайнның алдыннан кертәм бу баланы, артыннан исән чыга,” - дия торган булган Әзһәрнең күршесе. 7нче сыйныфта укыган чагында ук инде Әзһәрнең үзенә комбайнны ышанып тапшыралар.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмәдәге индустрия һәм педагогика техникумына укырга керә. Әмма аны тәмамларга насыйп булмаган икән, Әзһәрне армиягә алалар. Армиядән соң Казан медик-инструменталь заводында 9 ел экскаваторчы булып эшли. Шул чакларда чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша. Аннары “ПМК-Мелиорация” оешмасында 10 ел буена көчен сарыф итә. Монда да ул изге эш белән шөгыльләнә. 3 районда - Кукмара, Саба, Балтачта су скважиналары казыйлар алар. Шунда аның гомерендә онытылмаслык вакыйга була. Аларның оешма җитәкчесе Миннәхмәт Шәкүровның 50 яшьлек юбилеена ул вакыттагы мелиорация министры Минтимер Шәймиев килә һәм: “Күреп торам, эшегез әйбәт бара. Нигә татарча сөйләшмисез?” - дип әйтеп сала. Араларындагы 15 кешенең 2се урыс кешесе икән, шуңа һәммәсе дә вата-җимерә русча сөйләшеп маташа. Ул аннары берара Чернобльдә эшләп, аварияне бетерүдә катнаша.

- Аллаһының бер рәхмәте булгандырмы, юлымда миңа гел яхшы кешеләр генә очрап торды, - дип сүзен дәвам итте Әзһәр хәзрәт. - 90нче елларда “Оргсинтез” заводы артында эшләгәндә юлда озынча буйлы, кулына портфель тоткан кара сакаллы кеше очрады. Ә мин “Жигули” машинасында бара идем. Кыстап утырттым аны машинага. Ни гаҗәп, шул кеше юлда минем бөтен гомеремне сөйләп бирде. Чернобльдә булганымны да, башымның бик каты авыртканын да әйтте. ““Аятел-Көрси”не өйрән. Синдә күз тию булган,” - диде. Шуннан мин 2 ай буена “Аятел-Көрси”не өйрәндем. Әнкәй өйрәткән догалар онытылган иде инде. Яшь вакытта Һади Такташның “Мокамай”ын 2 сәгатьтә ятлап бетергән идем. Хәтерем бик шәп иде минем, Коръән-хафиз булырлыгым да бар иде. Теге кеше миңа тагын “Кулхуаллаһ”ны укырга кушты. “Үзеңне өшкерт,” - диде. Ул кеше миңа бер яшел китап күрсәтте. Шул чагында маңгай өстеннән шарлар күтәрелүен күрдем. Ул вакытларда чынлап та хәлем мөшкел иде. Төнлә дә йоклый алмый башладым. 2 сәгать ятып торгач, урамга чыгып китә идем. Хатын артымнан эзләп йөри торганга әйләнде. Фәкать мине әнә шул догалар кеше итте. Хәзер, Аллага шөкер, башым авыртмый, әйбәт йоклыйм. “Мәрҗани” мәчетенә намазлар укырга йөри башладым. Алмаз хәзрәт Мөхлисевтән дәресләр алдым. Шундагы Тәлгать абый миңа “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге” мәдрәсәгә укырга керергә киңәш итте. Мин шулай эшләдем дә. Хаҗга барып кайтуым да могҗизалы булды. 2 ел буена әзерләндем мин аңа. Улым: “Акча бирәм,” - диде. Әмма баскычтан егылып, умыртка баганасын имгәттем, бер кулым сынды. Бу хәл хаҗга барыр алдыннан булды. 2005 елда мин, Аллага шөкер, хаҗ гамәлләрен үтәп кайттым. Хәзер үзем дә шаккатам: “Ничек барып кайта алдым икән?” - дип уйланам. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән, ярдәменнән башка ул изге эшне һәч тә башкарып чыгып булмас иде. Хәзер инде шушы “Әл-Ихлас” мәчетен төзеткән Миргазиян хәзрәтнең әйтеп калдырган васыятьләрен үтәргә тырышабыз. Берчакны Орск шәһәреннән безнең мәчетне эзләп килгән Рәхилә апаның сәфәре дә үзе бер могҗиза лабаса! Беркөнне безнең мәчетебез Рәхилә апаның төшенә керә. Ул бу хакта үзләренең хәзрәтләренә сөйли. Бу хәл тагын ике тапкыр кабатлангач, хәзрәт аңа Казанга барып, гыйбадәт кылып кайтырга киңәш бирә. Рәхилә апа шулай эшли дә. Казанда бер тапкыр да булмаса да “Әл-Ихлас” мәчетен эзләп таба. Урам җыештыручы ханым аны безгә җибәрә. Ул бездә булып, “Әл-Ихлас” мәчетендә намазлар укып китте. Өйләренә кайткач, миңа шалтыратты: “Энем, тагын төш күрдем, кылган гыйбадәтләрем кабул булган. Бик зур рәхмәт сезгә. Тагын киләм әле Казанга, Аллаһы боерса,” - диде. Гаҗәп инде. Ә бит Рәхилә апаның төшенә никадәрле зиннәтле, матур “Кол Шәриф”, “Мәрҗани” мәчетләре кермәгән. Нинди дә булса хикмәт бар инде монда. Ә динебезне көчәйтү өчен мәчет-мәдрәсәләргә яшьләрне күбрәк тартырга кирәк. Әмма безнең сыман олы кешеләрне дә онытмау сорала, чөнки яшьләр үзләре генә компассыз барган корабль сыман, ялгыш юлга да кереп китәргә мөмкиннәр. Юлыбызны дөрес сайлап, эшебезне бердәм башкарсак, уңышка ирешербез, Аллаһы боерса, - ди Әзһәр хәзрәт Вәлиуллин.

Хатыйп Гәрәй


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе