Бердәм мөфтият төзелерме?

Россия Мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗет­динның шушы көннәрдә илдә бер­дәм Мөселман Диния нәзарәте

БӘЙЛЕ
2010 Янв 05

Россия Мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗет­динның шушы көннәрдә илдә бер­дәм Мөселман Диния нәзарәте төзергә тәкъдим итүе турындагы хә­бә­ре аяз көнне яшен суккан кебек булды. Бер сүз белән әйткәндә, сүз барлык мөселман руханиларын бер мөфтияткә берләштерү турында бара. Тәкъдим ни кадәр кө­тел­мә­гәнчә яңгыраса, шул кадәр озак көтеп алынганча булды.

Әлеге идея Тәлгат Таҗетдин авызыннан тәүге мәртәбә Уфада Оренбург Мөхәммәд дини мәҗлесенә (Уфа дини Мөхәммәди канун җыены) нигез салуына 220 ел тулу уңаеннан оештырылган «Уфа – Россия мөселманнарының дини үзәге» исемле түгәрәк өстәл сөйләшүендә яңгырады. Шушы ук фикерне ул 27 ноябрьдә, Корбан гаетенең бәйрәм вәгазендә дә әйтте, соңыннан үзенең илдә бө­тен мөселманнарны берләштерү структурасын оештыру буенча башлангычын хуплавын сорап, Россия Президенты Дмитрий Медведевка хат белән мөрәҗәгать ит­те. Бу очракта сүз өч структураны: Мөселманнарның үзәк Диния нә­зарәтен, Россиянең Мөфтиләр шурасын һәм Төньяк Кавказ Мө­селманнарының Координация үзә­ген берләштерү турында бара.

Әмма бу заманыбызның әлеге күренекле мөселман эш­лек­ле­лә­ре­нең беренче генә революцион тәкъдиме түгел. Ләкин аның Россия Баш мөфтие постына үзе­нең күптәнге оппоненты һәм шәкерте, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинне тәкъдим итүе гаҗәпкә калдырды. Кү­рәсең, Тәлгат Таҗетдин хәзерге Мөфтиләр шурасы рәисенең үзен­нән яшь булуын гына түгел, ә бәл­ки соңгы арада Россия Президенты Администрациясе каршында да, мөселман бергәлегенең аерым даирәләрендә дә үзенең абруен шактый күтәрүгә иреште.

Тәлгат Таҗетдин фикеренчә, булачак мөфтиятнең гомуми структурасы менә болай төзелергә тиеш: Баш мөфти, Җәмәгәть шурасы, Голәмәләр шурасы, Мө­сел­маннарның үзәк диния нә­за­рә­те, Баш казый һәм Аксакаллар шурасы. Таҗетдин тарафыннан эш­ләнгән корама алтыпочмаклы йол­дыз рәвешендә тәкъдим ителә. Йол­дызның үзәгенә Таҗетдин үзе алырга уйлаган «Шәйхел-Ислам» вазифасы язып куелган.

Әлеге тәкъдимне тикшерү максатында 5 декабрьдә Уфага Россия Мөфтиләр шурасы һәм Төньяк Кавказ Мөселманнарының Коорди­на­ция үзәге вәкилләре җыелды. Россия Мөфтиләр шурасын Рос­сия­нең Ислам мәдәнияте үзәге башлыгы Абдул-Вахед Ниязов һәм Россиянең Европа өлешендәге Диния нәзарәте Эчке эшләр департаменты башлыгы Арслан Садриев тәкъдим итте. Төньяк Кавказ Координация үзәген Чечен Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Солтан Мирзаев күрсәтте. «Рисаләт» газетасы хәбәр итүенчә, әлеге утырышта бердәм мөселман структурасын оештыруны ике этапта башларга килешенде. Эшче төркем оештырыласы беренче утырыш Мәскәүдә 10 декабрьдә узды. Һәр оешмадан (Россия МҮДН, РМШ, ТКМКҮ) икешәр делегат катнашты. Алар, үз чиратында, 2009 елның декабрь азагында үтәчәк утырышка килештерү комиссиясе өчен тиешле документлар әзерләячәкләр. Килештерү комиссиясендә һәр оеш­мадан сигезәр кеше катнашыр дип көтелә. Күргәнебезчә, бер­ләш­терү эшләре шактый тиз һәм максатчан башланды. Россиядә бер­дәм мөселман структурасы төзү кирәклеге турында моңа ка­дәр барган сөйләшүләр әлеге бер­ләшмәне кемнең җитәкләвенә ки­леп төрәлә иде. Булачак структураны Равил хәзрәт Гайнетдин кулларына тапшырып, МҮДН рәисе әле­ге мәсьәләне чишәргә омтыла. Лә­кин әле бу проблеманың ярты өле­ше генә.

Пирамиданың чагыштырмача югары өлешенә кагылышлы мәсьәләне хәл итү белән бергә, урыннардагы вакыйгаларны да карап-тикшерәсе, ачыклыйсы бар. Аның монысы тагын да катлаулырак.

Беренчедән, МҮДН структурасында да, РМШда да бер оешмада эшләве кыенга туры киләчәк байтак эшлекле шәхесләр барлыгы мәгълүм. Хәлләрнең мондый торышы руханиларның бер өле­ше бердәм командадан баш тартуга һәм альтернатив Диния нәзарәте төзүгә ки­тер­мәсме? РФ кануннары аны рөхсәт итә ич.

Әмма, әгәр РФ Президенты Адми­ни­стра­циясенең турыдан-туры хуплавында, Равил Гайнетдин, Тәлгат Таҗетдин һәм Исмаил Бәрдыев берләшү турында килешсәләр, илдә әлеге карарга каршы килергә теләүче башсыз табылырмы икән?

Бердәм мөфтият төзүнең өстенлеге аерым-ачык. Татарстандагы хәлләр мо­ңа үрнәк мисал була ала. Узган га­сыр­ның 90 еллар азагында, Президент Мин­тимер Шәймиевнең турыдан-туры хуплавында Госман хәзрәт Исхакый ТР Мөселманнарының берләштерелгән Диния нәзарәтен җитәкләде. Нәтиҗәдә, без әлеге Идел буе республикасында ислам диненең уңышлы үсешен күрәбез. Шу­ның йогынтысында да халыкара сә­бәп­ләр буенча җитди каршылыклар килеп чыкмады, конфессияара килешүгә ире­шелде.

Илнең бөтен мөселман халкы тарафыннан яклау тапкан мөселман җи­тәкчесе законлы көчкә ия булачак, үзенә зур абруй өстәячәк, ислам бергәлеге мән­фәгатьләрен дәүләт югарылыгында хәл итәргә юл ачачак. Шулай булуга ка­рамастан, мондый позиция бер­ләш­те­рел­гән мөселман үзәге аппаратының бюрократияләшүенә һәм федераль хакимият бәйлелегенә китерергә мөмкин. Күрүебезчә, таяк ике башлы. Ләкин исламның үсешенә иң күп зыянны урындагы мөселман лидерлары сала. Бер уңайдан, җирле мәчет мәхәлләсен дә каршылыкка кертә. Әлеге сорауларны бергәләп хәл итү, төбәкләрдә туган бу­талчыкларны бетерергә һичшиксез ярдәм итәчәк. Әйтик, 4әр Диния нә­за­рә­те оешкан төбәкләр бар. Кемгә, нигә ки­рәк мондый тәртипсезлек?

Шулай ук Таҗетдинның МҮДН рәисе кәнәфиендә Россиядәге иң абруйлы мөселман лидерларының берсе Госман хәзрәт Исхакыйны күрергә теләве дә гаҗәп түгел. Бу нәрсә белән бәйле соң? Җавап Татарстан мөфтиенең мө­селманнарның берләштерелгән съездында үзе җитәкләгән МДНнең төгәл моделен һәм структурасын төзи белүенә яшеренгән. Аның нәтиҗәле эшләве республикадагы мөселман инфраструктурасында яшел җеп булып сузылган. Татарстандагы мөселман хакимият верти­кале Россиядәге төрле төбәкләргә үзе­нә күрә үрнәк булып тора. Шулай да, Тәлгат Таҗетдиннең бөтен планнары Россия Президенты Администрациясе һәм Равил Гайнетдиннең МҮДН рәисе тәкъдиме белән килешкән очракта гына тормышка ашачак. Әлегә ил Президенты да, РМШ җитәкчесе дә үз мөгамәләсен белдермәде. Таҗетдин үзенең планнарын Президент Администрациясе һәм Татарстан һәм Башкортстан кебек әһәмиятле төбәкләр җи­тәк­челәре белән килештергәннән соң гына мондый тәвәккәл адымга барырга мөм­кин. Күптән түгел Казанга ясаган визиты шуны раслый. Равил Гайнетдин бу берләшү белән килешерме? Сорау әле­гә ачык кала. МҮДН һәм РМШның башка әгъзалары ягыннан берләшүгә каршылык белдерүчеләр килеп чыкмасмы? Монысы да мөһим. Бу сорауларга җавапларны без якын айларда бе­лербез. Ләкин моңарга игътибар ит­ми­чә, шуны әйтәсе килә: әлеге структурага, әйтик, Төркиядәгедәй министрлыкларга бирелгән вәкаләтләр кебек мөм­кинлекләр бирелерме? Бары тик шул очракта гына өммәтебезнең берлеген җимерергә теләүче экстремистик көчләргә каршы көрәшергә, Россия Федерациясендә ислам үсешен тәэмин итәргә мөмкин булачак. Әлбәттә, руханиларны бюрократик берләштерүдән исламга бернинди файда булмас, бу чираттагы хакимият бүлешү уены гына дип расларга тырышучылар да табылыр. Әлбәттә, берләшү белән генә барлык мәсьәләләр генә хәл ителмәс. Берләшү үз эшеңнең күпчелек юнәлешләрен яңадан карап чыкканда гына акланачак.

Беренче чиратта, ул үзенең көчле мәгариф системасын оештыруга, шуның белән бергә илебездәге традицион ислам кыйммәтләренә таянган мөселман зыялылары буынын тәрбиялүгә кагыла. Бер сүз белән әйткәндә, яңа бердәм мөфтиятнең өстенлекле юнәлеше нәкъ менә мөселман өммәтенең актив өле­ше – яшьләр белән эшләү булырга тиеш. Чөнки бүгенге рәсми мөселман структураларының нәкъ менә шул өл­кәсе канәгатьләнмәслек дәрәҗәдә. Мәгъ­лүмат өлкәсендә нәтиҗәле эшләр башкару аның чираттагы адымы булырга кирәк. Бүген иң бай кеше – кулына иң күп мәгълүмат туплаган кеше. Әлеге өл­кә­дәге җиңү гомуми җиңүне ачыклаячак. Равил Гайнетдин, мәсәлән, Президент Дмитрий Медведевтан соң федераль мө­селман каналы оештыру өчен сүз әйткән икенче кеше иде. Ләкин бүгенге хәл­дә илнең мөселман җәмәгатьчелеге мондый зур проектны тормышка ашыра алыр микән? Берләштерелгән структурада әлеге мәсьәләне чишү кулдан килер кебек. Яңа структураның алдында торган мәсьәләләре һәм максатлары турында без, мөгаен, ул оештырылганнан соң гына тирәнтен уйлый алырбыз. Хәзергә төп сорауга җавап көтәргә кала: Россиядә бердәм мөфтият төзелерме?

 

 Данис Гәрәев

 


avatar
1 Рашит • 21:20, 2012 Авг 04
Бердәмлек белән яшәргә кирәк, Аллаһ Тәгалә аерылырга кушмаган бит.
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе