Татарның асыл вәкилләре – Госманиядә

Узган елда миңа Төркия буйлап бер ай сәфәр кылу насыйп булды. Бу илнең Истанбул, Искешәһәр, Әнкара һәм башка калаларын тамаша кылу, бигрәк тә Госмания дигән татар

Читайте также
2010 Фев 05

Узган елда миңа Төркия буйлап бер ай сәфәр кылу насыйп булды. Бу илнең Истанбул, Искешәһәр, Әнкара һәм башка калаларын тамаша кылу, бигрәк тә Госмания дигән татар авылына бару күңелемә әйтеп бетергесез җылы тәэсир ясады.

Төркия буйлап кылган сәфәребез Рамазан аена туры китереп эшләнгәнлектән, Истанбулдагы беренче көннәребез чынлап та бәйрәм төсен алды. Биредә барлык вакыйгалар да изге Рамазан исеме белән бәйле булганлыктан, күңелебезгә шактый зур йогынты ясады. Бездә дә шулай булса икән, дип уйладым. Кояш баеганнан соң, биредәге барлык йортларда, кафе, рестораннарда ифтар-– – авыз ачу бәйрәмнәре башлана. Намаз укуына яисә укымавына карамастан, Төркиядә Рамазан һәркем өчен өчен дә мөһим вакыйга булып санала. Монда сәхәрнең яисә ифтарның башлану вакытын эзләп мәшәкатьләнәсе дә юк, чөнки һәркайда азан авазы ишетелә.

Истанбулдан соң, сәфәремне Искешәһәргә дәвам иттем. Биредә мине Әнкарадагы техник университетта укучы дустым Руслан озатып йөрде. Төркиядә 7 ел белем алу чорында Руслан бу илдә тулысынча үз кешегә әйләнгән, Искешәһәрдә яшәүче җирле татар гаиләсе белән дуслашырга өлгергән. Без шуларга кунакка юл тоттык. Искешәһәр – Төркиядәге Анатолий университеты белән данлыклы эре кала, ул илнең көнбатыш-себер өлешенә урнашкан. 90нчы еллардан алып Казан белән Искешәһәр туганлашкан калалар булып санала. Нәкъ биредә иң күп санлы татар җәмгыяте көн күрә. Милләттәшләребез Искешәһәргә XIX гасырның ахырында – XX гасыр башында күчеп килгәннәр. Төрек солтаны аларга бу төбәктә җир бүлеп биргән, шуңа күрә татарлар анда берничә авылга нигез салганнар.

Юлда шул аңлашылды: без Искешәһәрнең үзенә түгел, ә бәлки Чифтәләр дигән кечерәк калага барабыз икән. Шулай да башта Искешәһәргә килдек, аннары башка автобуска күчеп утырдык. Чифтәләрдә безне Надир абый каршы алды. Надир абыйның бабасының әтисе бу якларга Оренбург губернасыннан күчеп килә. Надир абый Оренбург якларында киң таралу алган Яфаров фамилиясен йөртә, ә төрекчә ул Яфай булып яңгырый. Ул инде 20 елдан артык төрек хатын-кызына өйләнеп яши, ике бала үстерә. Узган елның җәендә аның улы белән кызы Казанны карау өчен Татарстанга килде. Надир әфәнденең кызы хәтта Казан дәүләт университетында укырга теләк белдерде. Дөрес, моның өчен хәзер мөмкинлек тә бар. Татарстанда узган елдан чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә белем алуга рөхсәт бирә торган мәгариф программасы эшли башлады. Надир абый үзе Татарстан хөкүмәтенең чакыруы буенча 2005 елда Казанның 1000 еллыгы бәйрәмендә катнашты. Узган елда ул үзенең хәләл җефете белән хаҗ кылды.

Чифтәләр – Искешәһәрдән көньякка таба 60 чакрым ераклыкта урнашкан зур булмаган кала. Халкы 10 мең чамасы. Аның бердәнбер истәлекле урыны – төркиялеләргә яхшы ук таныш булган Сакарья елгасының чишмә башы шунда урнашкан. Су буенда шәһәр паркы төзелгән, җәй көне анда халык ял итәргә ярата. Шунысы кызык: су буеның әйләнә-тирәсе Татарстан табигатенә бик охшаш. Безне анда Төркиядә сирәк очрый торган өянкеләр һәм каен агачлары гаҗәпкә калдырды. Үләннәре дә безнең болыннарда үсә торганнардан аерылмый диярлек. Шуңа күрә башка илнең коры климатлы поясында туган якларның табигатен күзәтү һәм чагыштыру бик кызык тоелды. Без биредә тагын бер үзенчәлеккә тап булдык: кечкенә шәһәрчектә 13 мәчет бар, шуларның берсендә тәравих намазы уку бәхетенә ирештек.

Икенче көнне без Надир абый белән Чифтәләрдән 10 чакрым ераклыкта урнашкан аның туган авылы Госманиягә юл алдык. Без Надир абыйның туганнан туган сеңлесе Бәдрия апа һәм аның ире Рамазан абыйларда кунакта булдык. Алар безне шулкадәрле җылы һәм шат йөз белән каршы алдылар ки, моңа исебез китте. Аларда 1-2 сәгать кенә булырга исәпләсәк тә, кунакчыл хуҗалар безне ифтарга кадәр калырга күндерделәр. Бәдрия апа аш-су әзерләгән арада без авылны тамаша кылдык.

Госмания – XIX гасыр ахырында Татарстанның Бөгелмә районы һәм Оренбург өлкәсе татарлары тарафыннан нигез салынган авыл. Узган гасырның урталарында бу салада халык күп яшәгән, ләкин 80нче елларда яшьләр шәһәргә китә башлаганнар. Хәзер исә авыл бушап калган диярлек: биредә берничә гаилә генә торып калган. Рамазан абыйлар пенсиягә кадәр Истанбулда яшәгәннәр, аннары авылга күчеп кайтканнар. Өч уллары бар, аларның һәммәсе дә татар кызларына өйләнгәннәр, Төркиянең тарихи башкаласында яшиләр.

Госмания узган гасырда татар авылларына хас булган рәвештә, ягъни үзәктә өчпочмак сыман мәйданда башта мәчет һәм мәктәп төзелгән. Ә калган корылмалар бу өчпочмактан тыш салынган. Бабаларыбыз авылның төзелешен нәкъ әнә шушы мәчет һәм мәктәптән башлаганнар. Һәм бу мөһим корылмаларны авылның башка өлешеннән аерып куйганнар. Бу янгын чыга калса, ут мәчет һәм мәктәпкә үрли алмасын өчен шулай эшләнгән.

Госманиядәге мәчет тә, мәктәп тә элек ничек төзелгән, шул хәлендә сакланган. Татар мәчете төрекләрнекеннән шактый аерыла. Анда яшел төсләр хакимлек итә һәм гаилә җылысы сизелә. Гыйбадәтханәдә XIX гасырда безнең яклардан алып килгән китаплар әлегә хәтле сакланып калган. Мәчеттә даими имам булмаса да, авыл кешеләре аны чиста һәм пөхтә рәвештә карап тора. Авылда мәктәп яшендәге балалар булмаганлыктан, бу бинаны татар мәдәният үзәгенә әйләндергәннәр. Татарстаннан килгән кунакларны госманиялеләр шушында кабул итәләр икән. Мәдәният үзәгенең өстендә Татарстан әләме җилферди һәм анда мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның рәсеме эленгән. Укучылары булмаса да, биредә мәктәп мохите сакланып калган, анда уку кирәк-яраклары шактый күп әле. Кыскасы, мәчет һәм мәктәптә булу миңа нык тәэсир итте. Мин бу татар авылында ерактагы мәмләкәттә туган якның бәләкәй генә бер утравын, халкыбызга хас булган төсмерләрне күрдем һәм тоемладым. Сөйләгәннәрдән шул истә калды: әле моннан 20 еллар элек кенә бу авылда тормыш кайнап торган. Шунысы кызык: мәктәпкә кадәр балалар фәкать татар телендә сөйләшкәннәр, бары укырга кергәч кенә төрек телен өйрәнергә керешкәннәр. Җирле халык әле хәзер дә үзара ана телендә аралаша. Алар үзләренең диннәрен һәм мәдәниятләрен искитмәле рәвештә саклап кала алганнар. Ислам аларның тормышында мөһим урын алып тора. Бәдрия апаның: «Без бирегә динебезне саклап калу өчен күчеп килдек» , – дигән сүзләре әле дә колак төбемдә яңгырап тора сыман. Гасырлар буена туган яклар белән элемтә булмауга карамастан, чит җирләрдә үзебезнең гореф-гадәтләрне югалтмыйча яшәүче милләттәшләребез миндә соклану һәм горурлану хисләре тудырды.

Кичкә Бәдрия апа безгә татар һәм төрек ризыкларыннан телеңне йотарлык аш әзерләде. Төрек ризыклары белән беррәттән, Бәдрия апа әлегә хәтле татар милли кухнясын да онытмаган булып чыкты. Аларның өстәлендә «кош теле»н күреп, мин гаҗәпкә калдым. Элек мин бу милли ризыкны шулай тәмле итеп фәкать әбием генә әзерли белә дип уйлый идем. Табын алдында Рамазан абый белән Бәдрия апа безгә бөтен дөньядагы мөселманнарны изге Мәккә җире үзенә тартуы турында бәян кылдылар. «Ә Төркиядә яшәүче татарларны көчле рәвештә магниттай үзенә тартучы тагын бер кала бар. Ул – Казан», – диде алар.

Ә бит Госманиягә без нибары 2 сәгатькә дип тукталган идек, нәтиҗәдә, анда төнгә кадәр тору насыйп булды. Дөресен генә әйткәндә, бу нурлы авылдан ашыгып китәсем дә килмәде, нәрсәдер үзенә тартып торган сыман тоелды. Төркия буйлап сәфәр кылганда Истанбулдагы Зәңгәр мәчет тә, борынгы грек тарихи истәлекләре дә, үтә күренмәле Эгей диңгезендәге комлык та миңа Госмания авылы кебек зур тәэсир ясамады. Без Россиядә узган гасырларда үзебезнең тамырларыбыздан шулкадәрле читкә киткәнбез, гореф-гадәтләребезне онытканбыз ки, шушы Госмания авылы кешеләре милләтебезнең асыл вәкилләре булып тоелды.

Искәндәр НӘБИУЛЛИН


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2019 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.89178646480
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе