Фикһны кем кайдан укыта?

Аллаһы Тәгалә берәүгә яхшылык тели икән, аны шәригать белгече итә һәм тугры юлга илһамландыра. Хәдис 11 мартта Татарстан Фәннәр Академиясенең

БӘЙЛЕ
2010 Мар 04

Аллаһы Тәгалә берәүгә яхшылык тели икән, аны шәригать белгече итә һәм тугры юлга илһамландыра.

Хәдис

11 мартта Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Ислам буенча дини белем бирү оешмаларында мөселманнар хокукын (фикһ) укыту, тарих һәм хәзерге заман» дигән темага сөйләшү булды. «Түгәрәк өстәл»не Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе, Тарих институты, Россия Ислам университеты, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әһелләре оештырган иде. Бу сөйләшүдә ислам уку йортлары җитәкчеләре, хокук белгечләре катнашты.

Фикһ сүзе гарәпчәдән аңлату, төшенү, белем дип тәрҗемә ителә. Ул мөселман хокукларын, хокук белемен үз эченә ала.

Элеккеге татар мәдрәсәләрендә фикһ «Китап әл-Кудури», «Фикһ Кайдани», Али Әбү Бәкер Мәргинаниның «Һидая», Али бин Солтан Мөхәммәд әл-Кариның «Мөхтәсәр әл-Викая», Шәмсетдин Кухистаниның «Җәми әр-Румуз», Өбәйдулла Таҗушшариа һәм Сәедадинның «Тавдих» һәм «Талвих», «Фәраид Сираҗия» һәм башка китаплардан укытылган. Ә менә бүгенге көндә хәнәфи мәзһәбендәге мөселманнар хокукы нинди әсбаплардан укытыла?

11 марттагы «Түгәрәк өстәл»дә менә шушы сорауга җавап бирелергә тиеш иде. Дөресен генә әйткәндә, хәнәфи мәзһәбенә туры килә торган дәреслекләрне Голәмәләр Шурасы сайлап алырга һәм аны мөфти расларга, имзаларга тиеш. Әмма Дини идарә җитәкчесе Ренат Вәлиуллинның сүзләренә караганда, Голәмәләр Шурасы эшләмәде. Әле яңарак кына булып узган корылтайда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында: «Әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә Голәмәләр Шурасы да актив катнашырга тиеш дип саныйм. Ләкин оештырылган көненнән башлап, Шураның сизелерлек эшчәнлеге күренми. Китап кибетләрендә һәм тиешле уку йортларында шикле эчтәлектәге дини әдәбиятнең урын алуы да игътибарга лаеклы эш башкаруны таләп итә», – дип билгеләп узган иде. Ренат Нәкыйф улының әйтүенчә, алар оештырган «түгәрәк өстәл»нең Голәмәләр Шурасына бернинди дә катнашы юк. Алар инде гакыйдә буенча мондый сөйләшүне үткәргәннәр. Киләчәктә аларны ислам тарихы һәм тәҗвид кагыйдәләре буенча да уздырырга ниятлиләр.

Бу утырышта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз башлангыч мәдрәсәләр өчен фикһ (XX гасыр башында) Һади Максудилар тарафыннан бик төпле итеп эшләгәнлеген әйтеп узды. Аның сүзләренчә, бездә фикһ «Гыйбадәте исламия» китабыннан укытыла. «Китаб әл-Кудури» мәҗмугасы хәнәфи мәзһәбенә яраклаштырып эшләнгән.

Мөфтинең урынбасары Сөләйман хәзрәт Зариповның фикеренчә дә, фикһ буенча яңа китап язуның кирәге юк. «Минем тәкъдимем шул: үзебезнең галимнәребезнең язып калдырган китаплары буенча укытырга кирәк», – диде Сөләйман хәзрәт.

«Әниләр» мәчетенең имам хатибы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров сүзләренчә, хәнәфи мәзһәбендә булган илләрдә «Китап әл-Кудури», «Һидая» киң таралган, безгә аларның тәҗрибәсен өйрәнү мәслихәт. «Ә инде «Тавдих» белән «Талвих» һәм «Фәраид Сираҗия»нең теле авыр. Белмим, ул китаплардан фикһны кем генә укытадыр?» – диде Шәүкәт хәзрәт.

Ә менә Чаллының «Ак мәчет»е имам хатибы Рөстәм хәзрәт Шәехвәлиев имамнарның белемен күтәрү бер урында гына булырга, фикһ буенча укытулар бер төрле программа нигезендә алып барылырга тиеш дигән тәкъдимнәрен ирештерде.

Шушы ук мәчеттән килгән Рәфыйк хәзрәт Миңнәхмәтов үзләрендәге фикһ дәресләренең Диния нәзарәтендә кабул ителгән программа нигезендә алып барылуы хакында белдерде. «Без «Кудури»га өстенлек бирәбез, ул элек-электән укытылган. Әмма кайбер имамнарыбыз арасында фикһны бабайлар дәрәҗәсендә белмәүчеләр дә бар», – диде ул.

«Түгәрәк өстәл»дә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең уку-укыту буенча проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Рөстәм хәзрәт Батров һәм башкалар катнаштылар, кызыклы гына чыгыш ясадылар. Ә менә галимә Резеда Сафиуллина газета-журналларда фикһ мәсьәләләренең яктыртылмавын билгеләп узды. Моңа җавап бирергә дә була: бүгенге көндә фикһны журналистлар арасында тирән белүчеләр юк дәрәҗәсендә.

Бу сөйләшүгә Ренат Вәлиуллин нокта куйды. Ул : «Минемчә, бу эшлекле сөйләшү булды. Биредә әйтелгәннәрне без кәгазьгә төшереп, әле мөфтигә дә җиткерербез. Аны үзебезнең сайтка да куярга дип уйлыйбыз», – диде.

Хаҗип ӘХМӘТША

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе