Соңгы елларда мөселман яшьләре арасында физик тәрбия һәм спортка игътибар нык артты. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, Физик культура һәм спорт комитеты, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы,Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан уздырылган һәр физик тәрбия чарасына бик кызыксынып ярдәм итә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан ай саен мөселман яшьләре арасында ике - өч спорт чарасы уздырыла.
Мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның хәер-фатыйхасыннан соң, Аллага тапшырып, Коръән укып, спорт ярышларына старт бирәбез. Декабрь аенда узган мөселман яшьләре арасында шәһәр спартакиадасы нәкъ шулай башланып китте. Егетләр һәм кызлар бу ярышларда үзләренең көчен, тизлеген, кыюлыгын, чыдамлылыгын сынады. Ярышлар өстәл теннисы, волейбол, биеклеккә сикерү, йөгерү, баскетбол төрләре буенча алып барылды.
Хөкемдарлар төгәл, чиста, пөхтә итеп, хәрәмләшмичә, һәр эшне җиренә җиткереп үтәде. Вакытында ярышларның кагыйдәсе аңлатылды, нәтиҗәләргә йомгак ясалды, һәр ярышның үз җиңүчеләре була. Спартакиада нәтиҗәләре буенча егетләр. арасында -Казандагы Россия Ислам университеты шәкертләре, ә кызлар арасында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе вәкилләре чемпион калды. Барлык спорт төрләрендә катнашып, җиңү яулаган егетләргә һәм кызларга оештыручылар тарафыннан кубоклар, медальләр, дипломнар тапшырылды. Ярышлар шәһәребезнең иң яхшы, уңайлы спорт залларында узды. Хөкемдарлар нинди милләттән булмасын, һәрвакыт якты йөз белән каршы алдылар, озатып калдылар, киләсе елга да көтеп калабыз дигән теләкләрен җиткерделәр, һәрвакыттагыча, вакыты җитүгә намаз укылды, аннары ярышлар дәвам иттерелде. Мөселман яшьләренең былтыргы шәһәр спартакиадасы спорт һәм сәламәт яшәү елы буларак тарихка кереп калды. Киләсе елга тагын да яхшырак нәтиҗәләр күрсәтербез, Аллаһы боерса, диде ярышта катнашучылар. Шушы спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында узган шәһәр спартакиадасына ярдәм итүчеләргә- Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе, Илгиз Фәхриевкә,
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакыйга Аллаһының рәхмәте яусын, аларга сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә зур уңышлар теләп каласы килә.
2010 елны чаңгы ярышлары белән башлап җибәрдек, февраль аенда шәкертләр тимераякта шуу төрендә актив катнашты. Ике спорт төре буенча да «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә» шәкертләре җиңү яулады.
Рафаэль МИФТАХОВ,
мөгаллим, физик тәрбия һәм спорт чараларын оештыручы

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык