Миңгол җырлаудан ник туктады?

Ий, Мөхәммәд. Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек. «Әнбия» («Пәйгамбәрләр») сүрәсе, 107нче аять   25 февральдә

Читайте также
2010 Мар 04

Ий, Мөхәммәд. Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек.

«Әнбия» («Пәйгамбәрләр») сүрәсе, 107нче аять

 

25 февральдә «Мәрҗани» мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) туган көне Мәүлет бәйрәменә багышлап, мөнәҗәтчеләр мәҗлесе үткәрелде.

Бу моңлы вә күркәм кичәне Казан мөхтәсибәте һәм «Мәрҗани» мәчете әһелләре, Мөселман хатын-кызларының «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы вәкилләре оештырган иде.

Бер яшь кенә журналист «Мөслимә»нең җитәкчесе Әлмира апа Әдиатуллинадан: «Нәрсә соң ул мөнәҗәт?» – дип сорап куйгач, Әлмира ханым аңа: «Бик борынгы заманнардан бирле килә торган безнең мөнәҗәт жанры бар. Ул Аллаһы Тәгаләне олылауга, Аңа сыгынуга юнәлдерелгән була», – дип җавап бирде. Кызганыч ки, бүгенге көндә бу сүзнең асыл мәгънәсен аңлап бетермәүчеләр әле шактый табылыр. Аеруча урыс телле татар яшьләре арасында. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә «мөнәҗәт» кәлимәсенең: «1) Аллаһыга ялвару, мактау сүзләре әйтү; 2) дини тезмә әсәр» дигән ике төрле мәгънәсе бирелгән.

Мөнәҗәт әйтүчеләр кичәсе РИУ һәм Казан Ислам көллиятенең 1нче курс студенты, 14 яшьлек Сәетмөхәммәт Даутның Коръән укуы белән башланып китте. Соңыннан миңа шул мәгълүм булды: моннан ярты ел элек кенә Таҗикстаннан Казанга килгән бу ачык йөзле егет татар телен үзләштерергә өлгергән, ә русча әлегә белми икән.

Аннары сүз Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдингә бирелде. Ул үзенең чыгышында Илфар хәзрәт дога кылганда хисләнеп китеп, күңеле белән тарихка әйләнеп кайтуы, моннан 20-25 еллар элек «Мәрҗани» мәчетендә Мәүлет бәйрәмен бабайларның зарыгып көтеп алуларын, аны зурлап бәйрәм итүләрен бәян кылды. Мансур хәзрәт бу хәрәкәтнең 90нчы еллар ахырында, өч меңенче гасыр башында берникадәр сүлпәнәеп китүенә көенүен белдерде. «Әлмира апа мондый мәҗлесләрне Казан мөхтәсибәте, Мансур хәзрәт оештырды дисә дә, дөреслектә аларны Әлмира апа үзе үткәрә. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә аңа саулык-сәламәтлек бирсен. Их, аның яшен бер 20 елга артка кичереп булса иде! Мин бүген көтмәгән идем шуның кадәрле кеше бирегә җыелыр дип», – диде М.Җәләлетдин. Аннары Мансур хәзрәт «Мәрҗани» мәчетенә янкорма итеп салынган конференция залына киләчәктә экран куярга ниятләүләре турында әйтте. Димәк, биредә ислам киноларын, документаль фильмнарны карап булачак икән. Казан мөхтәсибе бу залга җыелган күп санлы апаларга: «Әгәр дә сезнең берәр яхшы фикерегез, кичә үткәрергә ниятегез бар икән, безгә мөрәҗәгать итегез. Рәхәтләнеп сезгә андый мөмкинлекне тудырачакбыз», – дип белдерде. Аннары ул сүзен дәвам итеп, үзенә бер хатын-кызның: «Хәзрәт, нишләргә соң? 23 февральне безгә бәйрәм итәргәме?» – дип телефоннан шалтыратып соравын әйтеп узды, аңа үзе үк җавабын да бирде. «Дөрес, мөселманнар бәйрәме түгел ул. Әмма Пәйгамбәребезнең «Ватанны сөю – иманнан» дигән хәдисен истә тоткан хәлдә ир туганнарыгызны котласагыз, моннан беркемгә дә зыян булмас дип уйлыйм», – диде Мансур хәзрәт.

Мөхтәсибтән соң сүз алып сөйләгән Нияз хәзрәт Сабиров исә Мәүлет кичәсенең мөселманнар өчен олуг бәйрәм, зур тантана булуын әйтте. Әһле ислам бу көннәрдә мәчет-мәдрәсәләргә җыелып Коръән укыды, Пәйгамбәребез (с.г.в.) рухына багышлап дога кылды. Бу мәҗлесләрдә рәсүлебезнең үрнәк яшәү рәвеше, күркәм әхлагы турында сөйләнде, салаватлар, ягъни мактау сүзләре әйтелде. Мәгълүм булганча, рабигүл-әүвәл аеның 11еннән 12сенә каршы төндә (быел ул милади белән 25-26 февральгә туры килде) 571 елда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килә. Ул туган вакытта күп төрле гаҗәеп хәлләр була. Аның бабасы – көрәешләр кавеменең иң өлкән һәм мөхтәрәм затларының берсе булган Абдулмоталлиб болай сөйләгән: «Мөхәммәд туган кичне мин Кәгъбә тирәсендә әйләнеп, гыйбадәт кылып йөри идем. Төннең икенче яртысында Кәгъбә гыйбадәттә булды һәм аннан: «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!», «Мине мәҗүсиләрнең мыскыллауларыннан коткардылар», – дигән авазлар ишетелде. Бөтен потлар җимерелә башлады. Мин аларның берсенең: «Әминә Мөхәммәдне тапты», – дигәнен ишеттем. Аннары мин Әминә йортына таба юл алдым. Аның өе бикле иде. Минем: «Ачыгыз», – дип әйтүемә, Әминә: «Мөхәммәд туды», – дип җавап кайтарды. «Китер әле, карыйм», – дигәч, ул: «Моңа рөхсәт юк. Кемдер килде һәм сабыйны өч көн дәвамында беркемгә дә күрсәтмәскә кушты», – диде. Мин ишекне үзем төртеп ачырга теләдем. Ләкин каршыма бите капланган, кулында корал булган берәү килеп чыкты һәм: «Абдулмоталлиб, туктал! Чөнки синең оныгың янына фәрештәләр килде», – диде. Мин дерелдәп куйдым һәм бу вакыйга хакында өч көн берәүгә дә сөйли алмадым, чөнки телем тотлыгып калган иде».

Пәйгамбәребезнең туган көне XII-XIII гасырларда гына үткәрелә башлаган. Кайберәүләр: «Мәүлет бәйрәмен үткәрү бик начар гамәл», – дигәннәр. Андыйлар Пәйгамбәребезнең: «Мине насаралар Гайсә пәйгамбәрне зурлаган кебек олыламагыз, Аллаһ дәрәҗәсенә күтәрмәгез», – дигән сүзләрен дәлил итеп китергәннәр. Ә башка берәүләр Мәүлетне – Раштуа, аннан да начаррагы потка табыну белән чагыштырганнар. «Бу сүзләр, бу фикерләр, әлбәттә, дөреслеккә туры килми, чөнки Пәйгамбәребез, сәхабәләр яшәгән заманда Мөхәммәд (с.г.в.) турында җыелып сөйләшүгә ихтыяҗ юк иде. Сәхабәләр аны күреп торганнар, аның сүзләрен дә ишетеп яшәгәннәр», – диде Нияз хәзрәт Сабиров.

«Мәрҗани» мәчетенең имам хатибы Илфар хәзрәт Хәсәневнең вәгазе шулай ук гыйбрәтле кыйссаларга бай иде, аны тыныч кына тыңлап булмады.

... Пәйгамбәребез (с.г.в.) бервакыт үзенең сәхабәләре белән сөйләшеп утырганда аларның янына әле яңа гына ислам динен кабул иткән кеше килеп: «Йә, рәсүлуллаһ, үземнең җаһилият чорындагы бер вакыйганы сезләргә сөйләргә рөхсәт итегезче», – диде. Аллаһының рәсүле моңа сөйләргә рөхсәт бирде. Һәм ул кеше сөйли башлады.

– Йә, рәсүлуллаһ, җаһилият чорында яшәгәндә минем бер кыз балам бар иде. Беркөнне өйгә кайттым да, хатыныма: «Кара әле, кызымны киендер, синең туганнарыңа кунакка алып барам», – дидем. Хатыным минем кая барырга теләвемне төшенде, әмма каршы сүз әйтмәде, әмеремә буйсынды. Ул кызны киендерде һәм мин аны җи­тәк­ләп, өемнән чыгып киттем. Шә­һәр­нең читенә чыккач, анда казылган бихисап чокырларның берсенә кызымны этеп төшермәкче булдым. Ләкин балам чокырга төшмәде, чапанымның кырыена ябышып калды. «Әй, әтием, чапаныңның читенә тузан кунган икән, шуны кагыймчы», – дип ялварды. Ә мин кызымның ялварулы сүзләрен ишетмичә, аны тереләтә күмеп куйдым.

Бу сүзләрне ишеткән сәхабәләр ки­нәт кенә урыннарыннан сикереп тордылар. «Әй, мәлгунь, нәрсә сөйлисең син? Шушы сүзләрең белән рәсүлуллаһның кәефен төшердең бит!» – диде алар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бармагын күтәрде дә: «Тимәгез бу кешегә. Тагын бер тапкыр шушы кыйссаңны сөйлә әле», – диде. Теге кеше бу вакыйганы икенче мәртәбә сөйләде. Рәсүлебез аның кыйссасын тагын бер тапкыр кабатлатты. Шул чагында аның мөшәррәф күзләреннән мөлдерәмә яшьләре җиргә тамды. Пәйгамбәребез сәхабәләргә: «Әй, кардәшләрем, күрдегезме инде ислам дине сезне нинди кабәхәтлекләрдән, нинди караңгылыктан коткарды», – дип әйтергә теләде.

Кыямәт көнендә ата белән ана Аллаһының хозурына килгәч, теге үтерелгән бала кабереннән торгызылып бастырылыр һәм ул: «Әй, әти-әнием, сез мине нинди гөнаһларым өчен үтердегез?» – дип сораячак икән.

... Әлмира апа Әдиатуллина алып барган кичәдә Әлфия Һадиева, Мансура Гыйльметдинова, Алинә Булатова көйләп мөнәҗәт әйттеләр.

Ә менә күренекле җырчыбыз Миңгол Галиев мөнәҗәт әйтергә керешкәч кенә икенде намазына чакырып әйтелгән азан авазы яңгырады һәм ул ирексездән туктап калды. Ник дигәндә, азан вакытында башка гамәлләр кылу тыела. Шунда Мансур хәзрәт: «Рәхмәт, Миңгол абый. Син безгә азанны алып килдең», – диде.

Хаҗип ӘХМӘТША

 


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2019 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.89178646480
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе