Аны Аллаһыга инану коткарды

Элегрәк Хәтер көннәрендә күңел түренә үтеп керүче вәгазьләре белән сокландыра иде ул халыкны. Ул дигәнем – Россиянең Гуманитар Фәннәр

БӘЙЛЕ
2010 Июн 03

Элегрәк Хәтер көннәрендә күңел түренә үтеп керүче вәгазьләре белән сокландыра иде ул халыкны. Ул дигәнем – Россиянең Гуманитар Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, академик, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының «Хәтер» мәчете имам хатибы, милиция полковнигы Харис хәзрәт Салихҗан.

Миңа 17 апрельдә «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге» Казан югары мөселман мәдрәсәсендә 83 нче яше белән барган Харис хәзрәтнең шәкертләр белән очрашуы вакытында кабаттан аның вәгазьләрен тыңлау насыйп булды.

– Әгәр дә сез мәдрәсәдә динне ятлап кына утырсагыз, уйлау сәләтегезне югалтсагыз, фәнне кире каксагыз, Аллаһ сакласын, фанатикларга әйләнүегез ихтимал. Ә инде диннән башка фән белән генә шөгыльләнсәгез, дәһриләргә, ягъни алласызл586,63 Kbарга, атеистларга әверелерсез, – дип кисәтте шәкертләрне Харис хәзрәт.

Күп китаплар авторы Х. Салихҗан булачак муллаларга тәре йөртүчеләрнең көнчыгышка барып, андагы халыкны үтереп, бихисап кан коеп йөрүләрен бәян итте, моның ислам һәм православие диннәре арасында шактый күп каршылыклар китереп чыгаруы турында сөйләде. Ул янәдән америкалыларның атом-төш коралы ясыйлар дигән сылтау белән Гыйракка басып керүләрен, ә анда үзенең бункеренда утыручы бер карт кешедән – Сәддам Хөсәеннән гайре инсанга юлыкмауларын хикәят кылды.

«Гыйрактагы басып алуларның төбендә Американың бу илдәге нефтькә, ягъни байлыкка кызыгуы ята. Гомумән, фанатизмның асылын нәфес тәшкил итә», – дип нәтиҗә ясады Харис хәзрәт. Исламдагы кайбер тискәре күренешләрне дә, кем әйтмешли, тәнкыйть утына тотты Х. Салихҗан. «Мәскәү метросында һәм башка урыннарда шартлаулар оештырган мөселман ислам диненә карата начар караш барлыкка китерә.

Ә бит динебез бер гаепсез кешеләрне үтерергә кушмый, киресенчә, ул башкаларга да мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле булырга чакыра», – диде күренекле дин әһеле.

...1927 елның 30 июлендә Татарстандагы Балтач районының Чутай авылында Салихҗан һәм Шәмсеҗиһан гаиләсендә олы бала булып дөньяга килгән Хариска яшьтән ук Хак Тәгаләнең сынауларын күп узарга туры килә. 1941 елда сугышка алынган һәм Мәскәү янындагы сугышларда катнашкан әтисе Салихҗан фронттан бер кулсыз кайта.

1944 елда 17 нче яше белән барган Харисның үзеннән дә тиздән солдат ясыйлар. Саратовта хәрби өйрәнүләр узганнан соң, 1945 елның башында ул сугышка китә.

 – Күп вакыйгалар булды инде анда, сөйләп кенә бетерерлек түгел. Иң истә калганы шул: беркөнне Братислава шәһәрендәге тимер юлны немецлар утка тота башлады. Без дә шунда идек. Тимер юл кырыенда гына зур сазлык бар. Без шунда берничә татар егете түмгәктән түмгәккә сикерәбез. Безне сәгать ярым бомбага тоттылар.

Тулы экипировка – карабин, гранаталар белән чабабыз гына. Мин шуңа хәзер дә таң калам: ничек итеп түмгәктән түмгәккә 5-6 метр сикергәнбездер. Аллаһының рәхмәте белән исән-сау калдык. Анда «Әхләм», «Колһуаллаһ»ны күп укыдым, – дип хатирәләрен яңартты Харис хәзрәт. Ул вакыттагы Чехословакия, Венгрия, Австриядә үткәрелгән хәрби операцияләрдә катнашып та бернинди тән җәрәхәте алмаган Харис хәзрәтнең сүзләренә ышанмыйча мөмкин түгел. Сугыш барганда да биш вакыт намазын калдырмаган ул һәм үзен бу мәхшәрдән Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә исән калган кеше дип исәпли.

Казанга кайткач, Татарстан Эчке эшләр органнарында эшләп, полковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыккан Харис ага бүген дә республикага билгеле дин әһеле. Хәтта ул бервакыт үзен мөфтилеккә кандидат итеп тә күрсәткән иде.

Харис хәзрәт мәдрәсәдә шәкертләр белән очрашу вакытында мондый бер гыйбрәтле вакыйганы да сөйләп алды.

– Беркөнне миңа бер районның хакимият башлыгы: «Хәзрәт, безгә бер гыйлемле яхшы гына егетне мулла итеп эшкә чакырып китереп булмас микән», – дип мөрәҗәгать итте. Мин аңа: «Була ул. Минем бер әйбәт әзерлекле кешем бар», – дидем. Бардык без бу егет белән теге районга, очраштык хакимият башлыгы белән. Хакимият башлыгы аңа торырга йорт, бакча өчен 25 сутый җир, бер бозау бирәчәген сөйләде.

Шунда теге егетебез кинәт кенә: «Бакчасы булыр анысы, ә менә акчасын күпме түләрсез?» – дип сорап куйды. Шулчак хакимият башлыгы кырт кына борылды да машинасына утырып китеп барды. Шул рәвешле бу егет үзен генә түгел, мине дә уңайсыз хәлдә калдырды. Ә бит авыл кешеләренең айлар буенча хезмәт хакы алмыйча яшәгән чорлары иде бу. Мөхтәрәм шәкертләр, без сезнең белән рухи дөнья кешеләре. Шуның белән дә башкалардан аерылып торабыз, – диде Харис хәзрәт.

2 сәгатьтән артык вакыт эчендә әле ул яшьләргә бик күп нәрсәләр хакында сөйләде. Шәкертләр аны әсирләнеп, тын да алмыйча тыңладылар. Мәдрәсәнең ректоры Ильяс хәзрәт Җиһанша үзенең һәм шәкертләр исеменнән Харис хәзрәткә Аллаһының рәхмәтләре булсын дигән теләкләрен ирештерде, аңа бу очрашуның истәлеге итеп, иң зур бүләкне Коръәни-Кәримне тапшырды. Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиуллин Харис хәзрәткә шулай ук үзенең җылы сүзләрен әйтте һәм башка мәдрәсәләрдә дә танылган дин әһеленннән вәгазьләр сөйләтергә кирәк дигән тәкъдимен белдерде.

Тыйнак кеше ул Харис хәзрәт Салихҗан. Очрашу тәмамланып, үзара сүз чыккач, Ренат Нәкыйф улы аннан: «Сезнең торак мәсьәләләрегез ничек соң?» – дип сорап куйгач, Х. Салихҗан: «Совет районында безнең торак мәйданын үлчәп карадылар да, сезнең һәр кешегә 50 квадрат сантиметрдан артык килеп чыга дип башка торак бирмәделәр. Без исә башка артыннан йөрмәдек. Пенсиябез дә әйбәт чыга», – диде. Шулай да сугыш ветеранына зуррак һәм уңайлырак фатир бирелсә, Җиүнең 65 еллыгына зур бүләк булыр иде.

Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп узу мәслихәт: Харис хәзрәт үзләренә гел хөрмәт вә ихтирам билгеләре күрсәткән Татарстанның ветераннар советына, эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәровка үзенең олуг рәхмәтләрен ирештерүне үтенде.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе