Коръәнне дөрес уку ниятеннән

3 апрельдә Казандагы «Мәрҗани» мәчете яттан Коръән укучы балаларның гөр килеп торган авазына күмелде, биредә аларның «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре»

БӘЙЛЕ
2010 Апр 03

3 апрельдә Казандагы «Мәрҗани» мәчете яттан Коръән укучы балаларның гөр килеп торган авазына күмелде, биредә аларның «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дигән XIII Бөтенроссия бәйгесе үткәрелде. Быел бу конкурс Татарстан Республикасы оешуның 90 еллыгына багышланды.

Татарстан Мөселман хатын – кыз­ла­ры­ның «Мөс­­лимә» иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырылган ярышта Самара өлкәсеннән, Удмуртиядән һәм, әлбәттә, Татарстанның барлык районнарыннан диярлек 300гә якын бала катнашты. Алар Коръәнне дөрес итеп уку һәм ислам нигезләрен белү буенча көч сынашты.

«Мөслимә»нең җитәкчесе Әлмира апа Әдиатуллина хәбәрчебезгә быелгы бәйгенең үзенчәлеген бәян итте. «Башка еларда мин үземне ничектер ялгызрак тоя идем. Шул ук вакытта Татарстаныбызның һәм балаларның әдәп-әхлак дәрәҗәсен дә күтәрәсе килә. Быел, Аллага шөкер, безгә «Тархан» төркеме килеп кушылды. Алар балаларга бүләкләрен дә, акчалата конвертларын да тапшырдылар, хәерле теләк­ләрен дә ирештерделәр», – диде Әл­мира апа. Әмма аны борчый торган мәсь­әләләр дә юк түгел икән.«15-18 яшьлек кызларыбыз диндә бик сай йөзә булып чыкты. Ул инде җәмгыятебезнең бү­ген­ге хәленнен чыгып шулайдыр ди­гән нәтиҗәгә килеп торам. Ә инде 4-10, 10-14 яшьлекләр бик тырышып әзерләнгәннәр бәйгегә. Тагын шунысы куандырды: Коръәнне, тарихыбызны өй­рә­нүгә 3-4 яшьлекләр чытырдатып ябышканнар», – дип көенечләрен дә, сө­енечләрен дә әйтеп узды Әлмира апа Әдиа­тул­лина.

Казандагы Россия Ислам уни­вер­си­тетының Коръән-хафизлар әзер­ләү үзәге җитәкчесе, бәйгенең жюри рәисе Ибраһим хәзрәт Сабиров исә мондый конкурсны киләчәктә тагын да күркәмрәк итеп оештыру өчен зуррак залның кирәк булуына басым ясап сөй­ләде.

Коръән укучылар ярышыннан Әт­нә районының Бәрәскә авылыннан Лира Хәкимова җитәкчелегендәге ба­ла­ларның бер елны да бүләксез кит­кән­нә­ре юк. Быел да алар ике бүләккә лаек булганнар. 75 яшълек Лира ханым 12 ел­дан бирле инде Бәрәскә мәктәбендә «Дин­нәр тарихы»н укыта. Һәр елны ки­мен­дә 50 бала бу фәнне укырга теләк бел­де­рә икән.

Сүзебезгә шушы үк районның Күң­гәр урта мәктәбе укытучысы Суфия Галиева килеп кушылды. Суфия ханым бөтен республикага данлыклы «Искра» күмәк хуҗалыгының элеккеге рәисе Фәйзи Галиевның килене булып чыкты. Ул быелгы уку елыннан райондагы 7 мәктәпкә «Әхлак дәресләре»нең кертелүен сөйләде. Күңгәрдә әлеге дә­рес­ләр­гә 37 бала бик теләк йөрм икән. Шунысы игътибарга лаек: Бәрәскә һәм Күңгәр авылларындагы хуҗалыклар районда игенчелек, терлекчелек буенча мул уңыш алучы коллективлардан санала.

«Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» ди­гән бәйгедә 4-10 яшьлек ир балалар арасында мондый балалар җиңү яулады:

1.Камил Газизов (Иҗау шәһәре, 8 яшь);

2.Газиз Халитов (Лаеш, 9 яшь);

3.Мөхәммәдхәниф Шакир (Иваново, 7 яшь).

10-14 яшьлекләр арасында:

1. Сәетдаут Сөенев (Казан «Мәр­җа­ни» мәдрәсәсе студенты, 14 яшь);

2. Рәхимулла Шәйхиев (Казан, 14 яшь);

3. Илнур Газиев (Шәле, 12 яшь).

15-18 яшьлекләр арасында:

1. Сәетяхья Сөенев (Казан, РИУ студенты, 16 яшь);

2. Рафил Зарипов (Шәле, 16 яшь);

3. Рөстәм Энеев (Лаеш, 16 яшь);

4-10 яшьлек кызлар арасында:

1. Әминә Моратова (4 яшь);

2. Хәнифә Каюмова (4 яшь);

3. Исламия Гомәрова (7 яшь).

11-14 яшьлек кызлар арасында:

1. Әйша Сәйфуллина (12 яшь);

2. Мәдинә Миндиярова (12 яшь);

3. Хәлимә Шакирова (12 яшь).

Ә менә 15-18 яшьлек кызлар арасында урыннар билгеләнмәде.

Данлыклы шәхесләребез исе­мен­дә­ге бүләкләрне мондый балалар алуга иреш­те:

Аяз Хәлилов, Казан – «Кол Шәриф»; Илдар Яупов, Самара – «Әхмәтһади Максуди»; Сәетдаут Сөенев, Казан – «Мәрҗани»;Тимур Елеулов, Самара – «Каюм Насыйри»; Ильяр Фатыйхов, Әтнә районы – «Ризаэддин Фәхретдин»; Азат Шәйхулов, Азнакай – «Муса Ярулла»; Кәримә Газизуллина, Можга – «Сөембикә»; Алсу Сәйфуллина, Казан – «Мөхлисә Буби», Сөмбел Гайнетдинова – «Рәшидә Исхакый».

«Зирәк егет», «Зирәк кыз», «Төрки кыз», «Энҗебикә» дигән но­ми­на­ция­ләр­­дә: Ильяс Газизов (Ижау), Ис­мә­гыйль Сабиров (Казан), Мө­хәм­­мә­­тә­мин Шакир (Иваново), Әмир Шә­һи­мәр­данов (Казан), Илсөя Сәгъ­дие­ва (Нурлат), Лилия Хәнәфиева (Нур­лат), Әминә Габбасова җиңүче дип табылды.

Бу бәйгене үткәрүдә көче кергән һәр­­кемгә – «Ярдәм», «Тәкбир», «Йө­рәк­тән-йөрәккә», «Коръән нуры» хәй­рия фондлары вәкилләренә һәм «Сө­ләй­ман» мәчете әһелләренә Әлмира ханым Әдиатуллина шулай ук Аллаһының рәх­мәт­ләре булсын дигән теләкләрен ирештерде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе