Партиясез солдат

  Минем әти сугыштан бер күзен югалтып кайтты. Икенчесе дә начар күрде, та­выш­ларыннан гына т­аный иде кешене. Ничектер, авыл х­алкы аны авылның берен­че авыл советы рәи­се итеп

БӘЙЛЕ
2010 Май 11

  Минем әти сугыштан бер күзен югалтып кайтты. Икенчесе дә начар күрде, та­выш­ларыннан гына т­аный иде кешене. Ничектер, авыл х­алкы аны авылның берен­че авыл советы рәи­се итеп сайлап куя. Шуңа кара­мастан, ул к­олхозга керми. Шуның өчен, ку­лак исеме т­агып, 1930 елда а­вылдан ук сөрәләр аларны. Югыйсә, болар һич тә авыл байла­ры түгел, үз көннәрен үзләре күреп яшәү­челәр. Әмма боларның бик зур минусы бар – болар у­кымышлы нәсел, төбәктә Абы­злар хәрәкәтен җитәкләүчеләр, аларга киңәш белән дә кеше күп килә. Сүз­сез да аңлашыла: болар биш выкыт намазлы, авылда балалар укыта­лар. Дәү әти – Нигъмәтҗан ба­бай–­авыл­ның указлы мулласы, азанчысы. Дәү абый Рәшит: «Әтинең үзенең дә указы булган, тик ул бу турыда кешегә ге­нә сөйләмәде», – дип әйтә торган иде. Әти заманында Карәтмән, Күл буе мәдрәсәләрендә укыган. Әмма к­улга алу өчен авылда болардан да кулай кешене каян табасың, ди. Шулай итеп, әтиләр авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Әти читтә ат та җигә, җир дә сөрә, тимер юллар да сала, кеше кү­тәрә ал­мастайның барысын да күрә. Сугыш алдыннан алар авылга кайталар. Мәгълүм инде, йортлары тартып алынган, алар дусларының мунчасында яши башлыйлар. Аннары Бәрия, Талия, Сания исемле атларын РККАга алалар. Алга китеп шунысын да әйтим: Бәрия исемлесе көндезләрен урманда качып ятып, төннәрен юл ярып, сугыштан авылга кайтып керә. Бәхетсезне барыбер кабат сугышка җибәрәләр. Әти сугы­шка 1941 елның июнендә алына. Сослангер сазлыгында «әзерлек» курслары үтә. «Мин, улым, Суслангер сазлыгында бер­кайчан бетләмәдем, бөтен халык бет­ләп, кашынып канга батып бетсә дә, үзем җир астына мунча салып кердем»,– дип сөйли торган иде әти. Шулай бер кич салкын бүлмәдә утырганда, коман­дирга чакырталар моны. «Ну, что Га­ри­фулла, воевать будем?» – дип с­орый хәрби кеше. «Будем», – дип җавап бирә әти. «Безне Ленинг­рад­ны сакларга Фин култыгына алып кит­те­ләр. И–и андагы халык. Барысы да корал­сыз, итексез, ризыксыз. Мин кавказ, таҗик, казах, үзбәк солдатларының өй­лә­ренә үз телләрендә хатлар язып тордым. «Әкә, Алладан минем сугыштан исән – сау чыгуымны сора», –дип ялва­ралар иде алар. Күпме кеше кырылды Фин култыгында. Америкалылар ярдәм ит­мәсә, без җиңелә идек», – дип тә әйтә иде әти.
«Беркөнне, – ди әти,– Фин әсиренә опе­рация ясаганда, тегесе безнең врач­ның кулын тешли. Безнең врач атты да үтерде үзен. Дөрес эшләде, чөнки аның күпме яралыга операция я­сыйсы бар бит әле. Тегесе, янәсе, д­ошман ярдәмен кабул итми» . Әтигә, б­атальон агитаторы буларак, бервакыт партиягә ке­рергә кушалар. Әти керми. У­ставны укып чыга да: «Мин мондый изге кеше булалмыйм»,– ди. Юри әйтә инде, бе­ләм. Ул бит үзенең иманына тугры булыр­га ант иткән кеше. Әти у­рынында башка берәү булсамы? Моның өчен җә­бер күрсә дә, әти барыбер батыр солдат булып кала. Инженер–сапер буларак, алга сызыкка барып, анда миналар куя. Яки безнең солдатларны үткәрү өчен, ми­на кырларын чистарта, дзотлар төзи, күперләр сала. «Бер саперны мең кешелек гаскәр дә алмаштыра алмый», – дия иде ул солдат горурлыгы белән. Батырлыклары өчен ике тапкыр Дан ордены, күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Дош­ман кырын минадан чистартканда, берничә тапкыр каты яралана. Бер шулай, урманда утын әзерләгәндә, ярым шаярып әйткән идем: «Их, әти, шул чагында партиягә керсәң, бу кадәрле җә­фа күрмәс, «Уфалла» арбалары тартып үсмәс идек». «Иманны шайтанга алыштырмыйлар, улым, курыкма, улым, чын кеше булу өчен пар­тиягә керү мәҗбүри түгел», – диде ул шул чакта.
Бервакыт бер партияле а­вылдашы бе­лән алар төзелеш агачы сорарга күр­ше Ары урман хуҗалыгана китә­ләр. Пар­тияле авылдашы: «Г­арифулла абый, башта мин кереп сорыйм инде. Син алдан керсәң, сиңа бирәчәкләр агач­ны, миңа – юк. Син алырсың әле бер» . Шулай итеп, әтием өйгә буш кул бе­лән кайтып керде. Без шул в­акыттан соң, өйне такта белән тышлый а­лма­дык. Ул гомере буе Советларны с­өй­мә­де. «Алар башта яхшы тормыш төзибез дип, халыкны алдадылар, а­ннары аны кан­га батырдылар, – дия иде. – Әнә, кибет буен кара әле, кешедән әҗәткә акча алып, эчеп йөрүчеләр дә шул комму­нистлар бит. Ул әҗәтләрен кире кайтаралар дип, беләсеңме син? Бирерләр, кызыл кар яугач. Кеше түгел алар, улым». Бу–кызыл армия солдаты, 96 нчы аерым инженер–сапер батальоны ефрей­торы Гарифулла Нигъмәтҗан улы Сә­митовның шанлы гомереннән кечкенә бер хатирә иде.


Ирек НИГЪМӘТИ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 01
Июн 25
Июн 17
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе