Иске Татар бистәсенең йогынтысы булмый калмас, Аллаһы боерса

Кичә Казанның Париж Коммунасы урамындагы «Эбиволь» бинасында Иске Татар бистәсендә Озак Яшәүчеләр шурасының («Старожилы») чираттагы җыелышына чакыру алгач, ризалыгымны белдердем. Бу оешманың

БӘЙЛЕ
2011 Сен 16
46,8 Kb

Кичә Казанның Париж Коммунасы урамындагы «Эбиволь» бинасында Иске Татар бистәсендә Озак Яшәүчеләр шурасының («Старожилы») чираттагы җыелышына чакыру алгач, ризалыгымны белдердем. Бу оешманың җитәкчесе Нурания апа Биктимерова аша аларның күңелләренә якын бистәдәге иске биналарны сүттермәскә тырышып йөрүләрен, алай гына да түгел, андагы тарихи йортларны яңартырга омтылуларын һәм бу хакта Казан мэрына, Татарстан Президентына мөрәҗәгать итүләрен белә идем инде.

Соңгы вакытларда, Аллага шөкер, Илбашы да Иске Татар бистәсенә, кем әйтмешли, йөз белән борылды. Президент Рөстәм Миңнеханов хәтта төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә 1 ел эчендә Иске Татар бистәсен рәткә кертергә дигән күрсәтмә бирүе дә билгеле булды.

Җыенда беренче булып, Нурания апа Биктимерова сүз алды һәм үзенең самими, йомшак тавышы белән Татарстанның Иҗтимагый Палатасыннан килгән кунакларны бистәдә озак еллар буена яшәгән, алай гына да түгел, шунда туган, шунда үскән журналист Рәйсә Яхина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Кол Гали исемендәге бүләк иясе, хәттатчы (каллиграф), график, фотограф Рушан Шәмсетдинов, Татарстанның атказанган архитекторы Фәридә Зәбирова, профессор Йосыф Әҗемов, «Эбиволь»нең директоры Татьяна Забегина һәм башкалар белән таныштырды. Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәктер, Нурания апаның сөйләвенчә, бүгенге көндә бистәдә «старожил»лардан бары тик ул үзе һәм Рушан Шәмсетдинов кына яши икән.

Моннан тыш, Рушан әфәнде «Апанай» мәчетенә терәлеп үк торучы иске йортны ташлап чыгып китмәгән. Алай гына да түгел, аңа никадәрле көч һәм финанс чыгымнары сарыф итеп, бинаны саклап калган. Хәзер исә бу тарихи йорт тырыш вә ватанпәрвәр Рушан Шәмсетдиновлар гаиләсенә Казан уртасындагы һәйкәл сыман балкып тора. Чынлап та, әгәр дә бик теләсәк, бу иске йортларны да сүтмәскә, аларны хәтта кеше яшәрлек бинага әйләндереп була икән! Рушан Галәф улы гаиләсенең фидакарь хезмәте бу сүзләргә ачык дәлилдер.

Дөрес, безнең халык үзенең мәһабәт хезмәте турында күп сөйләргә, мактанырга яратмый. Беркөнне Нурания апаны да бер төркем яшьләр сырып алып, Иске Татар бистәсе хакында сөйләвен үтенгәннәр. Нурания апа алар алдында чыгыш ясаудан баш тартырга гына торганда, каршысына уйламаганда Казан мэры Илсур Метшин килеп чыккан. Ул Нурания апа белән итагатьле генә исәнләшкәннән соң: «Сөйләгез, сөйләгез, Нурания апа, барысы да Сездән башланды»,-дип аны тынычландырган. «Менә шушы нибары бер җөмлә сүз йөрәгемә сары май булып ятты, үземне яшәреп киткәндәй тойдым»,-дип әйтеп куйды Нурания апа. 42,47 Kb

Тик кайбер чыгыш ясаучыларның сүзләренчә, иске тарихи биналар тирәсендә шактый проблемалар да бар. Әйтик, бүгенге көндә Татарстанда андый корылмаларның саны 500дән артык булып, кайбер экспертлар аларны тарихи бина исемлегеннән сыздыртуга ирешкәннәр. Мондый йортларны имансыз бәндәләр шунда ук җимертәләр икән. Бу биналар белән бергә безнең никадәрле тарихи ядкарьләребез юкка чыга, онтыла. Яшьләребезгә инде башка халыкларның бина проектлары өлге итеп күрсәтелә. Голландия, Австрия, Даниядә булган яшь архитекторларның чыгышы күпләребездә кызыксыну уяткандыр. Ләкин андагы ныгытмалар безнең халкыбызга хасмы соң, ул катнаш никах сыман гына булып калмасмы? Шуңа күрә дә биредә 7 кат уйлап, бер кат кисәргә кирәктер. Менә шул максаттан чыгып, ягъни киңәшләшү ниятеннән, кичә Фәридә Зәбирова җитәкчелегендәге бер төркем ТФАнең Тарих институты директоры Рафаэль Сибгат улы Хәкимов тарафыннан оештырылган җыелышта катнашты.

Бүген исә Фәридә Зәбирова җитәкчелегендәге активистлар Иске Татар бистәсе һәм башка төбәкләрдәге тарихи һәйкәлләрне саклап калу мәсьәләсе буенча сөйләшү өчен Мәдәният министрлыгына юл алдылар. Чөнки нәкъ әнә шундый ук проблемаларның, Казаннан тыш, Чистайда, Алабугада, Арчада, Чаллыда, башка урыннарда да булуы мәгълүм.

Ә безгә исә, кем әйтмешли, Татарстан башкаласында бу мәсьәләдә боз кузгалды, аның башка төбәкләргә дә уңай йогынтысы булмый калмас, дип уйларга да җирлек бар.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе