2018 елда корбан чалыр өчен нисаб күләме билгеле булды

Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалуның мәгънәсе нидә? Кемнәргә корбан чалу вәҗиб(тиешле) санала? Нинди терлек, мал-туар корбан өчен яраклы? Корбан бәйрәме алдыннан әлеге һәм башка сорауларга җавапны сез түбәндәге язмадан таба алырсыз.

БӘЙЛЕ
2018 Авг 09

2018 елның 21 августында бөтен дөнья мөселманнары Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Ул ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, Корбан бәйрәме быел 21 августка туры килә.

Бәйрәм вәгазе Казан һәм Татарстан мәчетләрендә иртәнге сәгать бишенче яртыда (04.30) башланачак. Гает намазы – иртәнге биштә (05.00). “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында Галиев мәчетеннән бәйрәм намазын турыдан-туры күрсәтү көтелә.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 18500 сум дип билгеләнде. Корбан бәйрәме көннәрендә мохтаҗларга корбан итләрен тарату белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды шөгыльләнә. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарылачак.

Махсус урыннар шулай ук Чистайда – Ислам үзәге янында һәм “Әнәс” мәчетендә, Түбән Камада – Үзәк мәчет янында, Чаллыда Сидоровка бистәсендә һәм Әлмәт шәһәрендә бар.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды шулай ук корбанлыкларга гаризалар кабул итә. Теләгән һәркемгә фондтан сарыклар алырга, корбан чалып аның итен аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кешеләргә, ятимнәргә тапшырырга мөмкин.

Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалуның мәгънәсе нидә? Кемнәргә корбан чалу вәҗиб(тиешле) санала? Нинди терлек, мал-туар корбан өчен яраклы? Корбан бәйрәме алдыннан әлеге һәм башка сорауларга җавапны сез түбәндәге язмадан таба алырсыз.

1. Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалуның мәгънәсе нидә?

- Корбан ул – Аллаһының изге әмере. Бөек Затның безгә карата булган рәхимлелегенә, мәрхәмәтлелегенә рәхмәтебезне белдерү һәм итагатьлелек күрсәтүебез тиешле, чөнки Ул безне бөек нигъмәтләр белән бүләкләгән. Корбан чалуның хакыйкый мәгънәсе хайван канын коюда, аның итен алуда да түгел (гәрчә бик күп очракта шулай уйласалар да). Ә итагатьлелек һәм тәкъвалыкта. Кәламе шәрифтә болай диелгән: “Чалган корбаннарыгызның итләре вә каннары Аллаһыга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһыга тәкъвалык вә изге гамәлләр ирешер” (“Хаҗ” сүрәсе, 37 нче аять). Ел саен корбанлык хайваннарны табып корбан чалу – Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп һәм үзеңнең бөтен малың белән гыйбадәт кылырга әзер булуыңны күрсәтә торган символик билге ул. Корбан бәйрәме кешеләр арасындагы барлык аерымлыкларны бетерә, аларны якынайта һәм адәм балалары арасында дуслык һәм бердәмлек хисләрен көчәйтүгә китерә, чөнки бәйрәм көннәрендә мөселманнар изге гамәлләрне үзләренең якыннарына карата гына түгел, бәлки барлык кешеләргә карата кылырга омтылалар – сәдака бирергә ашыгалар, шулай ук корбан итен бүләк сыйфатында тапшыралар.

2. Корбан бәйрәменең тарихы нидән гыйбарәт? - Корбан бәйрәменең барлыкка килү тарихы бөек Пәйгамбәребез, Аллаһының дусты Ибраһим галәйһиссәлам һәм аның улы Исмәгыйль галәйһиссәлам белән бәйле. Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламне бөек сынауга тарта. Ибраһим галәйһиссәламгә улын корбанга китерү бурычы йөкләнә. Ибраһим галәйһиссәлам эшне Аллаһының ихтыярына калдыра һәм Аның әмерен үти башлый. Әмма, барлык нәрсәләр дә диярлек аңа караган Галәмнәрнең Хуҗасы беркемнең дә корбан булуына мохтаҗ түгел, Ул бигрәк тә кеше үлемен теләми! Аллаһының әмерләрен итагатьлелек күрсәтеп үтәргә әзер булган һәм пычак белән үз улын чалам дип торган Ибраһим галәйһиссәлам әлеге сүзләрне ишетә: “Төшеңдә күргән Безнең әмерне тәсъдыйк кылдың, үтәгән хөкемендә булдың". Әнә шулай үзебезгә итагать иткән яхшы мөэминнәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез” (“Саффәт (“Сафта торучылар”) сүрәсе, 105 нче аять). Шулай итеп, Ибраһим галәйһиссәламнең чалынырга торган улы корбанлык малына алыштырыла, ә Ибраһим галәйһиссәлам тагын бер ир бала – Исхак галәйһиссәламнең дөньяга килүе белән бүләкләнә, ул шулай ук бөек, мәртәбәле Пәйгамбәр булып китә.

Ибраһим галәйһиссәлам тарихы барыбызны да Аллаһы Тәгалә юлында малыбызны, вакытыбызны, көчебезне фида кылырга өйрәтә. Бу – барыбыз өчен дә үрнәк, нәсыйхәт һәм һәрбер мөселман кешесе өчен зур дәрес.

Корбан бәйрәме көннәрендә һәр мөселман күпләргә шатлык өләшергә тырыша, ә иң мөһиме – Аллаһының ризалыгына һәм рухи ләззәткә ирешә ала, ә бит моңа бик күпләр хәтта гомер буена да җитә алмый.

3. Корбан бәйрәмен ничек үткәрергә?

- Мөселманнар бәйрәмне кичтән, Гарәфә көненең ахшам намазыннан соң билгеләп үтә башлый. Бар төнне мөселманнар намазда, Коръән укып, дога һәм тәкбирләр әйтеп үткәрә. Бәйрәм буласы көн алдыннан гадәттә госел алына, ә иртән, матур вә пөхтә киемнәр киеп, мөселманнар җәмәгать белән бәйрәм намазын үтәр өчен мәчеткә юнәлә. Намазга килүчеләр шулай ук Коръән укыйлар, имамның вәгазен тыңлыйлар. Вәгазьдә Корбан бәйрәменең мәгънәсе һәм килеп чыгышы аңлатыла. Якыннар, дуслар һәм туганнар бәйрәм көннәрендә бүләк ясарга тырышалар. Бәйрәмнең калган көннәрендә якын танышлар һәм туганнар чакыруын кабул итеп алырга кирәк, чөнки Корбан бәйрәме көннәрендә кунакка йөрешү бик күркәм санала.

Корбан чалу Корбан бәйрәменең беренче өч көнендә башкарыла ала. Әмма иң хәерлесе – корбанны бәйрәмнең беренче көнендә чалырга. Төнлә корбан чалу мәкруһ булып санала. Корбан чалган кешегә итне туганнарга, якыннарга, күршеләргә тарату сөннәт гамәл булып тора. Пәйгамбәребезнең сәхабәләре итне өч өлешкә бүлгәннәр: бер өлешен үзләренә алып калганнар, икенчесен сәдака сыйфатында мохтаҗларга өләшкәннәр, ә өченчесен якын кешеләргә биргәннәр.

4. Нинди кешеләр корбан чалырга тиеш?

1) мөселман;

2) акылга ия булган;

3) балигълык яшенә җиткән;

4) ирекле;

5) мокыйм (ягъни сәфәрдә булмаган);

6) нисаб күләмендәге малга ия булган кеше.

Әмма корбан нисабы (һәм фитыр сәдакасы) өч позиция буенча зәкәт түләү нисабыннан аерылып тора:

1) мал нисаб дәрәҗәсенә җитсен өчен ай календаре буенча бер ел узу шарт түгел;

2) малның нисабы исәпләнгәндә, алтын һәм көмештән тыш, шулай ук башка кыйммәтле ташлар да исәпкә алына;

3) шулай ук исәпкә (сату бәясе буенча) кулланылмый торган мал-мөлкәт, милек тә исәпкә алына (фатир, машина һәм киемнәр).

2018 нче елда корбан чалу шул вакытта мәҗбүри була ки, әгәр дә Корбан бәйрәме көннәрендә кешенең яки аның гаиләсенең нисабы 18500 сумга тигез булса (төп чыгымнарны каплаган хәлдә, ягъни ирекле акчалары).

5. Нинди хайваннар, мал-туар, терлек корбан чалу өчен яраклы?

1) Сарыклар, тәкәләр, бәрәннәр, кәҗәләр (бер яшен тутырган булуы шарт һәм бер кеше исеменнән чалыналар).

2) Үгез, сыер яки буйвол (ике яшен тутырган булулары шарт һәм җиде кеше исеменнән чалына алалар).

3) Биш яшен тутырган дөя (җиде кеше исеменнән чалына ала).

Әлеге хайваннардан тыш башка берсе дә корбанга чалына алмый.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте материаллары буенча.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе