Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хузур” нәшрияты үз укучыларына “Корбан” китабын тәкъдим итә. Әлеге басмада корбан чалу тарихы, корбанның шартлары һәм кагыйдәләре, шулай ук аның шәригатьтәге урыны һәм әһәмияте турында сөйләнә.
Ничек дөрес итеп корбан чалырга, нинди гамәлләр кылырга, корбан чалу традициясе ничек барлыкка килгән – әлеге һәм башка сорауларга җавап “Корбан” китабында бирелә. Әлеге китап һәрбер мөселман гаиләсенә зур бүләк булыр һәм өстәл китабына әверелер дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.