
Офицерлар ислам барлыкка килү тарихын, аның төп чыганакларын, мөселман яшьләренең формаль булмаган оешмалары, хәзерге Россиядә исламның роле турында өйрәнделәр. Махсус курс үз эченә исламдагы традицияләр, дини агымнар һәм дини төркемнәр, төзәтү учреждениеләрендә ислам хокукы нормаларын куллану мәсьәләләрен ала.
Соңгы лекциядә ТР Иҗтимагый палатасы, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсе карамагындагы иҗтимагый советы әгъзасы, “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Азат Гайнетдинов чыгыш ясады.
Ул әлеге оешманың Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсе белән берлектә иреккә чыккан кешеләргә юридик, психологик һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып баруын билгеләп үтте. Аерым алганда, элеккеге тоткыннарны тормышка кире кайтару, эшкә урнаштыру һәм көнкүрешен җайлау юнәлешендә уртак эш бара. Үзәк оешканнан бирле, 90 кешегә ярдәм күрсәтелгән: шәһәрнең төрле предприятиеләренә эшкә урнаштырылган.
Азат Гайнетдинов билгеләп үткәнчә, төрмәдән чыгучыларны эшкә алганда бу кешенең эшләргә, исерткеч эчемлекләрдән тулысынча баш тартырга теләге бармы-юкмы икәнлеге исәпкә алына. Иң мөһиме – аның алга таба законнарны үтәп яшәргә тиешлеге көн тәртибенә куела.
Бу хакта Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.