Вакыф системасы һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды программалары

“Ярдәм” фонды Советы рәисе, Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитовның 2020 елның 21 октябрендә мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре Форумында ясаган чыгышы.

БӘЙЛЕ
2020 Окт 21

Әссәләмөгаләйкүм вә рәхмәтуллаһу вә бәрәкәтүһ! Сезгә һәм безгә Аллаһның рәхмәте булсын!

Ислам дине тарихында һәм хәзерге үсешендә вакыф, ягъни фонд системасы зур урын алып тора. Россия мөселманнарының октябрь революциясенә кадәрге тарихын карасак, анда да вакыф системасы зур роль уйнаган. Вакыфлар татар халкына алдынгы милләт булып формалашырга ярдәм иткән. Мөселман дөньясында социаль хезмәт һәрвакыт вакыфлар аша башкарылган. Вакыф – ул дәүләт яки шәхси зат тарафыннан дини һәм хәйрия эшләренә бирелгән күчемсез милек.Татарларда хәйриячелек тарихын карасак, Казанда беренче керемле вакыф 1830 елда беренче гильдия сәүдәгәр Гобәйдулла Юнысов васыятендә теркәлә. Ул Мәрҗани мәчетенә Печән базарындагы ике таш кибетен вакыф малы итеп тапшыра. Ягъни вакыф малыннан кергән табыш ярдәмендә мөселман оешмалары үз эшчәнлеген активлаштыра алган. Вакыф акчасына мәктәп-мәдрәсәләр тотканнар, китаплар бастырганнар, мохтаҗларга ярдәм иткәннәр.

Шушы факторларны истә тотып, 13 ел элек “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды оештырылды һәм бүген уңышлы эшләп килә. Бүген безгә – имамнарга, абыстайларга, мөгаллимнәргә, укытучыларга, фонд хезмәткәрләренә өч төп юнәлештә хезмәт итү сорала. Беренчесе – Идеология. Икенчесе – Мәгърифәтчелек. Өченчесе – Социаль хезмәт. Дүртенчесе - социаль бизнес. Бу өч юнәлеш бер-берсеннән аерылгысыз. Һәм “Ярдәм” фонды бу юнәлешләрнең барсына да зур игтибар бирә.

Идеологиягә килгәндә, билгеле булганча, советлар хакимлек иткән 70 ел эчендә безнең гореф-гадәтләр юкка чыкты диярлек. 1990 нчы еллардан башлап, һәммәсен дә яңадан башларга туры килде. Шуңа күрә, хәзер чынлап торып, зур эш башкару сорала. Идеологиябезнең асылы – Россия мөселманнарының ислам динен ирекле кабул итүдән башлап формалашкан юлын дәвам иттерү, динебезне үстерү, галимнәребезне барлау, мирасыбызны куллану, татар халыкын милләт итеп саклау.

Мәгърифәтчелек эше дә “Ярдәм” фондының төп эш юнәлешенең берсе. Балаларда дини һәм милли рух тәрбияләү максатында “Ярдәм” фонды Балтач районы Борбаш авылында ир балалар өчен пансионат булдырды. Өйләгә кадәр балалар авыл мәктәбендә дөньяви белем алса, өйләдән соң пансионатта дини белем туплый. Юу эшләрдә фондыбызга ярдәм кулы сузган баш казый Җәлил Фазлыевка олуг рәхмәтемне белдерәм. Пансионатта укучылар киләчәктә имамнар, остазлар булыр дип ышанам. Без бит үзебезгә алмаш әзерләргә тиеш.

Шулай ук 2015 елда Теләче районы Иске Җөри авылында ятим балалар өчен “Гаилә учагы” булдырдык. Моның өчен авылда йорт сатып алдык, ә “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйлметдинова 10 баланы уллыкка һәм кызлыкка алды. Хәзер аларны ислам диненең иң гүзәл сыйфатлары – миһербанлык, шәфкатлек рухында тәрбиялибез. Ата-аналары ташлаган әлеге балаларны чын кеше итә алу – безнең төп бурыч. Ә бит балалар йортларында татар балалары бик күп. Уйлансак, уйланырлык проблемалар бар...

Әлбәттә, “Ярдәм” фондының иң мөһим эшчәнлеге – ул социаль хезмәт. Чөнки хәйриячелек, кешеләргә кулы сузу – мөселман кешенең бурычы, сыйфаты. Безнең җәмгыяттә бигрә ктә инвалид кешеләр ярдәмгә, яклауга мохтаҗ. Шуны истә тотып, 2000 еллар башында без сукырлар белән эшли башладык. Бик күпләрне Коръән укырга өйрәтеп, тормышка кайтардык. “Ярдәм” фондының күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге Татарстан һәм Россия күләмендә генә түгел, БДБ илләрендә һәм якын чит илләрдә дә билгеле. Монда читтән килүчеләр өчен тулай торак та, курслар узучылар өчен дәвалау һәм массаж кабинетлары да, компьютер һәм уку сыйныфлары да, китапханә дә, мини-типография дә бар. Күрмәүчеләр өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган: “тавышлы” лифтлар йөреп тора, коридорларда тотынып йөрер өчен махсус тоткычлар ясалган. 2016 елда «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды, күрмәүче кешеләр өчен курслар оештырудан тыш, халыкның якланмаган башка катламнары өчен курслар уздырырга алынды. Арбада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлылар өчен - “Бер-беребезгә терәк булыйк” дип аталган курслар, ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен дә курслар да оештырабыз.

“Ярдәм” фонды тормышка ашыра торган проектлар моның белән генә бетми әле. Без, инвалидлардан тыш, кешеләрне наркотикларга, исерткечләргә һәм уен автоматларына бәйлелектән арындыру юнәлешендә дә эшли. Алар белән психологлар, дин әһелләре шөгыльләнә, семинарлар һәм тренинглар уздырыла. Ягъни монда эләккән кешеләрне физик яктан да, рухи яктан да тернәкләндерү өчен бөтен шартлар тудырыла. Ни кызганыч, мөрәҗәгат итүчеләр арасында безнең халык кешеләре дә бик күп. Бу халкыбызның диннән китеп, зәгыйфләнә баруын күрсәтә. “Ярдәм” Фонды УФСИН - Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә зур эш алып бара. Иректән мәхрүм итү урыннарындагы мөселманнарны даими рәвештә азык-төлек һәм дини әдәбият белән тәэмин итә. Татарстандагы төзәтү колонияләренә атна саен йөрүче берничә имам бар. Алар махсус сайлап алынган, махсус курсларда белем алган. Аларга рухи тәрбия бирү һәм алар, иреккә чыккач, тыныч тормышта югалып калмасын өчен, җәмгыятьтә үз урынын табарга булышу да - Фондның төп бурычы.

Пандемия чоры – илебез өчен дә, хәйрия фондлары өчен дә зур сынау чоры булды. Коронавирус таралган вакытта инвалидлар, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бигрәк тә авыр хәлдә калды. Боларны истә тотып, Аллаһка тапшырып, без “Тормыш юлы” хәйрия акциясен башладык. Әлеге акция кысаларында һәр көнне 2000 кеше җылы ризык белән тәэмин ителде. Хәзерге вакытта акция дәвам иттерелә һәм якынча 90 мең кешегә ярдәм күрсәтелде.

Бу эшләрне башкару өчен, әлбәттә, зур чыгамнар сорала. Шуны истә тотып, “Ярдәм” фонды социаль бизнесны үстерүгә зур игтибар бирә. Фондның чыгымнарын күтәрү өчен, “Ярдәм” фонды комплексында типография, банкет залы, кафе, берничә кибет оештырылды. Әлеге бизнестан кергән табыш “Ярдәм” фонды программаларын тормышка ашыруда ярдәм итә.

Шуны аңларга кирәк: хәйрия фонды - ул бизнес түгел, бизнес-план ясап, моны, тегене эшләргә кирәк дип әйтеп булмый. Хәйрия фондын төзү өчен кеше рухи яктан җитлеккән булырга һәм хәйриячелекнең асылын аңларга тиеш. Читтән караганда бу эшне бик җиңел дип уйлыйлар. Инвалидлар белән эшлиләр, аларга бөтенесе рәхмәтләр әйтә, дип фикер йөртәләр. Әмма бу авыр, катлаулы эш. Үз тормышыңны шуңа багышларга теләгең булса гына, фонд ачарга мөмкин. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: үзебезнең традицияләрне өйрәнгәндә һәм яңартканда, без үткәнгә кайтмыйбыз, ә киресенчә, заман белән бергә атлыйбыз һәм бүгенге тормышыбызга яңа мәгънә салабыз. Моны практикада күрергә була. Үз халкыңның тарихын һәм традицияләрен белү генә җитми, аларның бүген дә кирәк булуын аңларга һәм эшләргә кирәк.

“Ярдәм” фонды Советы рәисе, Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитовның 2020 елның 21 октябрендә мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре Форумында ясаган чыгышы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе