
"Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов идеясе белән, әлеге дәфтәрләр дини-мәгърифәтчелек юнәлешен күз алдында тотып эшләнгән. Һәр дәфтәрдә теге яки бу галимнең биографиясе, укытучылары, шулай ук танылган хезмәтләре турында мәгълүмат урын алачак.
“Яшьләр хәзерге заман актерларын, җырчыларын һәм хәтта блогерларын да бик яхшы белә. Без Татарстан балаларының, бигрәк тә мөселманнарның, чын геройларны – Ислам, мәгърифәтчелек һәм мәгариф үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне белүен, алар белән горурлануларын һәм аларга ошарга тырышуларын телибез”, - ди “Зур казан” типографиясе директоры урынбасары Дәүләт Идрисов.