Электрон вариантка күчерелгән китап күчермәләрен барлык кешеләр дә Darul-kutub.com электрон китапханә сайтында карый алачак дип көтелә.
Әлеге проектның максаты – гасырлар буе сакланган әдәби мирасыбызны, кыйммәткә ия кулъязмалар һәм китапларны таушалудан, янгыннан саклап калу. Кәгазьгә басылган китаплардан бик аз вакыт кына файдаланып була. Мирасыбыз киләсе буыннарга барып җитсен өчен, тиеш ле чаралар күрү мөһим, дип саный мөфти хәзрәтләре. Шәхси китапханәләрдә сакланган һәм моңарчы беркемгә дә билгеле булмаган, сирәк очрый торган китаплар - барысы да исәпкә алыначак. Алар тарихчыларга гына түгел, ә укучылар һәм студентларга, укытучыларга, журналистларга, язучыларга – Ислам һәм аның Россиядәге тарихы белән кызыксынучыларга кызыклы булачак.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге проект белән тагын бер изге максатка ирешү көтелә. Бер яктан, ул онытылган татар галимнәренең исемнәрен һәм әсәрләрен халыкка кайтарырга, икенче яктан, татар дини мирасын өйрәнү өчен, Россиянең башка төбәкләреннән татар галимнәрен җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Борынгы китапларны “Хузур” нәшрият йортында һәм Татарстан Республикасы мөхтәсибәтләрендә җыяла, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.