Татарстанда сектага эләгүчеләргә ярдәм итү буенча “кайнар элемтә” эшли башлады

Республикада “Диалог” мәгълүмати-консультация үзәгенең “кайнар элемтә” телефоны эшли башлады.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 02. Фото:islam.ru

“Сез үзегез яки якын, кадерле кешегез бәлагә очрадымы? Сез ул ялган ислам тәгълиматы белән бәйле сектага барып кергән дип куркасызмы? Сезнең тыныч тормышка кайтасыгыз яки сектаны ташлап китәсегез киләме, әмма ничек икәнлеген генә белмисезме? ШЫЛТЫРАТЫГЫЗ! Булышырбыз. Консультация бирербез. Аноним”, - диелә Үзәк тарафыннан таратылган мөрәҗәгатьтә.

Әлеге үзәк өч юнәлештә эш алып бара. Ялган ислам тәгълиматы белән бәйле секталардан чыккан кешеләргә консультацияләр бирә, аларга психологик, юридик ярдәм күрсәтә. Социаль челтәрләрдә эш алып бара. Моннан тыш экстремистик идеология таралуны кисәтүгә кагылышлы семинарлар, лекторийлар, “түгәрәк өстәл” утырышлары уздыра.

“Диалог” мәгълүмати-консультация үзәге хезмәткәрләре арасында психологлар, юристлар, дин әһелләре, шула ук элек төрле агымнарга эләккән кешеләр бар.

“Кайнар элемтә” телефоны: +79270442300.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе