Татарстан Президенты үзенең еллык Юлламасында Исламның олы ролен билгеләде

Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзенең чыгышын рухи-мәдәни мәсьәләләрдән башлап җибәрде һәм аерым игътибарны Исламның җәмгыятьтәге олы роленә юнәлдерде. Диния Нәзарәте матбугат хезмәте үз карашы буенча Татарстан Президентының еллык Юлламасыннан иң мөһим цитаталарны сайлап алды.

БӘЙЛЕ
2019 Окт 03

Мөхәррәм аеның 26-нчы көнендә, Татарстан Президенты VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән чыгыш ясады. Чара С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды. Анда Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзенең чыгышын рухи-мәдәни мәсьәләләрдән башлап җибәрде һәм аерым игътибарны Исламның җәмгыятьтәге олы роленә юнәлдерде. Диния Нәзарәте матбугат хезмәте үз карашы буенча Татарстан Президентының еллык Юлламасыннан иң мөһим цитаталарны сайлап алды.

Фотосурәт: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Ислам динен кабул ителүнең 1100-еллыгы турында:

«2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүгә 1100 ел тула. Бу датага багышланган чараларны бүгеннән үк әзерли башларга кирәк. Әлеге вакыйга исламның Россиядә иң алдынгы диннәрнең берсе буларак формалашуында зур роль уйнады».

Традицион диннәрнең социаль роле турында:

«Без диннәр, барыннан да элек христианлык һәм ислам арасында тупланган диалог тәҗрибәсен кадерлибез. Традицион конфессияссияләрнең арта барган социаль ролен билгеләп узарга кирәк. Аларның абруе һәм актив позициясе бүген дини экстремизм таралуга җитди киртә булып тора».

Диннәр арасындагы тату мөнәсәбәтләр турында:

«Республика казанышларының нигезе булып милләтара, конфессияара тынычлык һәм гражданлык татулыгы, халкыбызның бай тарихи һәм мәдәни һәм рухи мирасы тора».

ТААСРның 100 еллык юбилее уңаеннан рухи мирасны саклауга юнәлтелгән чаралар күреләчәге турында:

«ТААСРның 100 еллык юбилее безне республиканың барлыкка килү чорына, аның героик юлына һәм хәзерге дәүләтчелегебезгә мөрәҗәгать иттерә. Шуңа күрә дә 2020 ел Татарстанда ТААСРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде. Якын киләчәктә халыкара, федераль, социаль-мәдәни, фәнни проектларны һәм форумнарны, тарихи һәм рухи мирасны саклауга юнәлтелгән чараларны үз эченә алган юбилей чаралары программасы башланып китәчәк».

Мөселман илләре белән багланышлар турында:

«Мөселман илләре белән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме, шулай ук «KAZANSUMMIT» форумы кысаларында башкарыла торган эшне аерым билгеләп үтәсе килә».

ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе