Татарстан Азия илләренә хәләл продукция җибәрә ала

Без үз илебезне үзебез туендырырга тиеш, дип саный ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 10

Без үз илебезне үзебез туендырырга тиеш, дип саный ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

“Ил буенча без әле азык-төлек белән үз-үзебезне тәэмин итә алмыйбыз. Дөнья күләмендә караганда, Татарстан Азия илләренә хәләл продукция җибәрә ала. Хәер, безне анда колач җәеп көтеп тормыйлар, дөньяның азык-төлек базары бик киеренке”, - диде министр бүген “Татар-информ” МА уздырган матбугат конференциясендә.

“Просто молоко”ның сөт продукциясен, Биектау районындагы куян заводының куян итен чит илләргә сату тәҗрибәсе бар. Казан май экстракцияләре заводы, Буа һәм Зәй шикәр заводлары экспорт белән шөгыльләнә. Бу — отышлы”, - диде Марат Әхмәтов.

Министр уңышлы экспорт мисалы итеп Ирландияне күрсәтте. Аның сүзләренчә, әлеге илдә чәчүлек мәйданнары 4,7 млн гектарны тәшкил итә (Россиядә - 100 млн гектар) һәм алар 30 млн европалыны азык-төлек белән тәэмин итә. Киләчәктә Ирландия 50 млн кешене туендыруны максат итеп куйган дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе