«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков гражданлык җәмгыяте үсешенә керткән өлеше өчен Хәйриячеләрнең илкүләм берлеге шурасы карары нигезендә медаль белән бүләкләнде.
Бүләкне Хәйриячеләрнең илкүләм берлеге җитәкчесе, «Ярдәм» фонды шурасы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов тапшырды.
«2020 ел барыбыз өчен дә катлаулы, авыр ел булды. Шулай да без бу елда бирешеп калмадык, планлаштырган эшләребезне башкарып чыктык. Без сездән — журналистлардан башка күп эшләребезне башкарып чыга алмас идек. Чөнки сез халыкны яхшы эшләргә, изгелеккә чакырасыз», — диде Илдар хәзрәт Баязитов.
Бүләкне «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов кабул итеп алды. Шушындый ук бүләк Рәмис Латыйповның үзенә дә бирелде.
Хәйрия фондлары өчен пандемия чоры сынау чоры булды, диде Илдар хәзрәт. Шулай да «Тормыш юлы» акциясе кысаларында һәр көн 2 мең мохтаҗ кеше җылы ризык белән тәэмин ителде. Чара дәвам итә. Якынча туксан мең кешегә ярдәм күрсәтелгән.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/23-12-2020/shamil-sadyykov-grazhdanlyk-mgyyate-seshen-kertk-n-leshe-chen-medal-bel-n-b-l-kl-nde-5794897

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Намаз.
Мин – мөселман кызы!
Локман Хәким дигән хикмәт иясе