Россиядән ике мөслимә ислам финанслары өлкәсендә дөньяның иң йогынтылы 50 хатын-кызы исемлегенә керде

Әлеге исемлек төрле илләрдә яшәп, бу өлкәдә төп позицияләр биләүче яки аның үсешенә зур өлеш кертер өчен саллы потенциалга ия булган хатын-кызлардан тора.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 11. Фото:Римма Гатина

ISFIRE оешмасының ислам финанслары һәм бизнес буенча махсус хисабыннан күренгәнчә, Россиядән ике мөслимә әлеге исемлеккә кергән. Алар - Moscow Halal Expo халыкара күргәзмәсенең идарәче партнеры Мәдинә Кәлимуллина һәм ислам финанслары өлкәсендә ирекле тикшеренүче Резидә Габбасова. Моннан тыш исемлектә Казахстаннан 3 хатын-кыз да телгә алына.

2016 елның декабрь аенда Мәдинә Кәлимуллина белән Резидә Габбасова КФУда “Заманча ислам хокукы һәм Россия икътисады” дип аталган III халыкара кышкы мәктәп эшендә катнашты. Малайзиянең ислам финанслары белгечләре белән берлектә “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән танышты. Алар мондагы тәҗрибәне мөмкин кадәр зуррак аудиториядә таратырга кирәк дигән фикергә килде.

Россия мөфтиләре Советы аппараты җитәкчесенең ислам икътисады һәм финанслар буенча киңәшчесе Мәдинә Кәлимуллина: “Мин бу үзәк турында Казанда яшәүче кешеләрдән дә, башка төбәктәгеләрдән дә күп тапкырлар ишеткәнем бар иде. Ә бүген монда күргәннәрем көткәннән дә яхшырак булып чыкты. Мин күрмәүчеләр белән алып барылган эш турында гына ишетеп белә идем. Ә ул үзәкнең бер юнәлеше генә булып чыкты. Монда башкарылган эш күп кенә чит ил оешмалары өчен дә үрнәк булырлык. Малайзиядән килгән кунаклар да монда алып барылган эшчәнлекнең, мәчет кысаларыннан чыгып, үзәк буларак үсеш кичерүен билгеләп үтте.

Әлеге үзәк, мондагы технологияләр, методикалар, бу үзәк бирә торган мөмкинлекләр турында мәгълүмат бик аз. Мондагы күргәннәрне, төшергәннәрне анализларга, карарга һәм бу тәҗрибәне башка төбәкләргә ничек җиткерү турында уйларга кирәк. Башкаларга гыйбрәт булсын өчен, әлеге мәгълүматны күбрәк кешенең белүе кирәк” - диде.

Мәдинә Кәлимуллина һәм Резидә Габбасова "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә.

"Ислам тикшеренүләр һәм белем бирү институты"ның "Ислам социаль-финанс хисабы - 2016" проектында катнашучы, Ислам финанслары буенча 2 китап авторы, хәзерге вакытта ирекле тикшеренүче Резидә Габбасова (Казан кызы, бүгенге көндә Германиядә яши): “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды алып барган эшчәнлекнең күләменә, үзәкнең ничек итеп җиһазлануына, “Ярдәм” мәчетенең матурлыгына шаккатым. Монда шөгыльләнгән кешеләрне күрү белән, минем йөрәгем кысылып куйды (алар ишетмәүчеләрнең курслары ябылган вакыттка туры килде). Илдар хәзрәт Баязитов ("Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды тормышка ашыра торган социаль проектларның кураторы - ред.), Мәликә ханым Гыйльметдинова ("Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесе - ред.) һәм үзәкнең башка хезмәткәрләре бик игелекле эш эшлиләр. Башкалар өчен үрнәк булсын бу үзәк. Мондый юнәлештәге яңа үзәкләр барлыкка килсен. Биредә белем алып та, тернәкләнү узып та, буш вакытыңны файдалы итеп тә уздырып була. Уникаль үзәк бу. Мин бу үзәк турында күбрәк кеше белсен өчен тырышачакмын”, - диде.

mhe.su белән берлектә Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе