Казандагы Ислам мәгарифе буенча совет Татарстандагы тәҗрибәне кулланып Россия төбәкләрендәге мәдрәсәләргә шушы стандартлар буенча эшләргә тәкъдим итте

Мәскәүдә Россия ислам мәгарифе буенча Совет утырышы тәмамланды. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы әгъзасы, Казандагы “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин да катнашты.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 07. Фото:mamad-medrese.ucoz.ru

Ул безгә утырышта бөтен Россиядәге урта һәм югары дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар буенча концепция кабул ителгән һәм расланганлыгын хәбәр итте. Кавказ һәм бөтен Идел буе (анда Татарстан, Казан да керә) - 50 төбәк бу стандартларны хуплап тавыш биргән. Россиянең берничә төбәге әлеге стандартларны кабул итеп бетерә алмаган. Аларның каршылыклары эчке мәсьәләләр белән бәйле.

“Бердәм стандартлар турында сөйләшкәндә, утырышта бердәм дәреслек һәм әдәбият турында да сүз алып бардык. Стандартларның нинди әдәбият буенча укытылачагы хакында сөйләштек”, - диде Зөлфәт хәзрәт.

“2013 елдан алып 2016 елга кадәр Татарстанда урта һәм югары дини белем бирү стандартлары эшләнде. Аны Казан федераль университеты, мәдрәсәләр, Россия ислам институты башкарып чыкты. Уку программалары, укыту-медодик комплектлар (УМК) язылды. Казанда урнашкан Ислам мәгарифе буенча совет, Татарстандагы тәҗрибәне кулланып, Россия төбәкләрендә урнашкан мәдрәсәләргә шушы стандартлар буенча эшләргә тәкъдим итте. Россия аны кабул итте. Бигрәк тә Кавказ. Чечня, Дагыстан, Кабарда-Балкария, Ингушетиядәге мәдрәсәләр, уку йортлары бу стандартлар буенча рәхәтләнеп эшләргә әзерлеген һәм ризалыгын белдерде”, - дип аңлатты Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.

“Бердәм белем бирү стандарты була. Безнең нинди предметлар укытырга һәм нинди китаплардан укырга тиешлегебез стандартның мәҗбүри үтәлергә тиешле төп өлешен тәшкил итә. Төп өлеш стандартның 70 процентын алып торырга мөмкин. 30 проценты һәр уку йортына үз теләк-тәкъдимнәрен кертү өчен кала. Бу стандартның вариатив өлеше була. Вариатив өлештә һәр уку йорты укыту планына үзе теләгән матдәне күбрәк кертә ала.

Бөтен дини уку йортлары кемне әзерли? Имамны. Бер еллык мәдрәсә дә, ике еллык мәдрәсә дә, өч еллыгы да. Ә нинди имам чыга аннан? Менә: “Безнең стандартлар буенча мәдрәсәне укып бетерүчеләр имам була ала”, - дибез. Бу стандартта шәкертнең ничә сәгать Коръән укырга, Коръәннән ничә җүзне (өлешне) белергә тиешлеге, фикхның кайсы өлешләрен, гакыйдәне, усуле фикхны, имам вазифаларын белергә тиешлеге күрсәтелгән. Без бу стандарт белән дини уку йортыннан белемсез муллалар чыкмасын өчен тырышабыз. Имам-хатыйп, ислам дине нигезләре мөгаллиме, гарәп теле мөгаллиме – менә шушы белгечлекләр өчен бердәм белгечлек була. Һәм шушы квалификацияне алу өчен нинди белеме булырга тиеш? Без стандартта шуны күрсәтәбез, төп максатыбыз шул”, - диде Зөлфәт хәзрәт.

"Стандарт ни өчен кирәк? Ул эшне тәртипкә салу өчен кирәк. Тикшерүче органнар килгәч: "Сез нинди стандартлар буенча эшлисез?" - дип сорыйлар. Әгәр синең әзер стандартың юк икән, дини уку йортларына дөньяви уку йортларына булган башка төрле таләпләрне куячак. ул таләпләрне дини уку йортларына күтәреп чыгу авыр. Шуңа күрә без үз стандартларыбызны тәкъдим итәргә тиешбез. Дини уку йортларына гадәттә теология стандартларын куялар. Ә без аларны үти алмыйбыз. Стандартлар безгә дәүләт органнары белән эшләргә җиңеллек бирә", - диде проректор.

Башка төбәктәге уку йортлары шушы стандартларны Диния нәзарәтләре аша раслыйлар һәм шуны гамәлгә кертәләр. Диния нәзарәте аны кертмәсә, ул гамәлгә аша торган әйбер түгел. Бөтен дини уку йортлары Диния нәзарәтләренә карап тора. Диния нәзарәте үзенең квалификацияле имамнары булуын теләсә, стандартларны, һичшиксез, кабул итә. Шушы стандартларны алганнан соң, шушы төп нигезләрен алып, соңыннан вариатив өлешенә үзләренең мәдрәсәләренең, уку йортларының теләк-тәкъдимнәрен кертеп, аны уку йорты үзендә раслап, төп уку программасы итеп, стандартлар алыначак. Аны гамәлгә ашыручы булып мәдрәсә тора. Стандартны гамәлгә ашырганда, аның төп өлеше 70 процентны тәшкил итсә, калган өлеше (30 проценты) - уку йортының үз ихтыярында. Аңа үзенекен өстиме, өстәмиме - ул аны үзе хәл итә.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе