“Россия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман” халыкара фәнни-гамәли конференциясе үз эшен тәмамлады

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциясе үз эшен тәмамлады.Анда катнашучылар резолюция кабул итте.

БӘЙЛЕ
2018 Фев 21. Фото:dumrt.ru

Документта, аерым алганда, динне сәясиләштерү барышының көчәеп китүе һәм шул уңайдан "Россия өммәте алдында яңа каршылыклар барлыкка килүе" турында әйтелә. "Аларга без бары тик бердәм булганда гына җавап кайтара алабыз. Шуңа күрә лидерларыбыз - Россия Президенты Владимир Владимирович Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Россиянең рухи мәйданы суверенитетын саклап калу максатыннан, беренчел итеп Россия мөселманнарының дини-илаһият традицияләрен һәм мирасын торгызу, традицион Исламның абруен күтәрү, үзебезнең дини-илаһият мөселман мәктәбен яңартуны тәэмин итү һәм мөселман руханиларының җәмгыятьтәге абруен тану кебек мәсьәләләр билгеләнде", - диелә.

Моннан тыш, конференциядә бүгенге заманның глобаль каршылыклары алдында мөселман җәмгыятен берләштерү, бигрәк тә Россиядә урнашкан конфессияара һәм милләтара татулык моделен саклау һәм ныгыту, традицион дини мирасны торгызу, бу өлкәдә ватан тәҗрибәсен тирәнтен өйрәнү һәм анализлау аша төрле радикаль агымнарга каршы тору зарурлыгы ассызыкланды.

- Россиянең төп өлешендә традицион ислам өчен өчен нигез булып торган татар дини-илаһият мирасны өйрәнү аеруча зур әһәмияткә ия, - дип билгеләнгән резолюциядә. - Аны торгызу - традицион исламның рухи кыйммәтләрен торгызуның, дини хөрмәт мөнәсәбәтләрен саклауның бердәнбер юлы. Үзенең бай рухи хәзинәсенә һәм дини мәгарифне үстерүнең күпгасырлык тәҗрибәсенә таянып, традицион ислам киләчәктә Россиянең рухи даирәсендә тотрыклылыкны саклауга өлеш кертәчәк һәм аны бөтендөнья мөселман җәмгыятендә танытуга китерәчәк.

Шуларны истә тотып, конференциядә катнашучылар Россия өммәте тормышында гражданлык, милли һәм дини факторларны берләштерү механизмын эшләп чыгарырга; татар дини мирасны торгызу, өйрәнү, тәрҗемә итү аша традицион исламның тоткан урынын ныгыту буенча эшне көчәйтү; үзебезнең галимнәр, дин әһелләре һәм мәгърифәтчеләренең хезмәтләрен мөселман мәгарифе системасында киң файдаланышка кертеп җибәрү һәм дини-илаһият эзләнүләр өлкәсендә өлеш керткән өчен Ш.Мәрҗани бүләген булдыру турында тәкъдимнәр кабул итте.

"Халыклар һәм диннәр арасында хезмәттәшлек булган даирәдә һәрвакыт тынычлык, тотрыклылык һәм бердәмлек булачак. Алар безнең ил һәм республикабыз өчен уңышлы һәм имин үсешне тәэмин итеп кенә калмыйча, бүгенге вәзгыятьтә идеологик суверенитетның сакланып калу шарты да булып тора", - диелгән документта.

Бу хакта Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе