Республика ифтарының кайчан узачагы билгеле булды: 3 төп яңалык

Әлеге чара елдан-ел географиясен киңәйтә, ифтарда катнашучылар саны арта. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яшь егет-кызларны республика ифтарында волонтер булырга чакыра.V республика ифтары Казанда 27 майда узачак дип көтелә.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 11. Фото:islam.ru

2017 елда Казанда Зур ифтар ничек узачак? Ул нинди яңалыклар алып килә? Бу хакта безнең язмада.

РФ Мөселман эшкуарлар ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов сүзләренә караганда, быел кунакларның һәм ифтарда катнашучыларның саны шактый арттыру көтелә. “Узган елда без 10 меңнән артык ураза тотучыга авыз ачтырдык. Быел без берьюлы 15 меңнән артык кешене ашатуны максат итеп куйдык. Алдан исәпләүләр буенча, 2017 ел ифтарының бюджеты 15 млн. сумга төшәчәк”, - дип хәбәр иткән иде А.Шаһимәрдәнов үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында агымдагы елның 6 мартында.

Бу ел ифтарына кагылышлы тагын бер яңалык бар. Россиянең шундый зур күләмле ифтарлар оештырыла торган шәһәрләреннән онлайн режимда аралашу оештырыларга мөмкин.

РФ Мөселман эшкуарлар ассоциациясе президенты урынбасары Радик Габдрахманов билгеләп үткәнчә, әлеге чарага 2017 елда ятимнәр, пенсионерлар һәм инвалидларны күбрәк чакырырга ниятләп торалар. “Республика ифтары – уртак бәйрәмебез. Без анда төрле милләттәге һәм төрле диндәге кешеләрне чакырабыз”, - диде Радик Габдрахманов.

«Kazan Arena» стадионында уза торган республика ифтарын РФ Мөселман эшкуарлар ассоциациясе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шул исемдәге стадион оештыра. Әлеге чара мөселман өммәтен берләштерүгә, тынычлык, игелек, шәфкатьлелек һәм юмартлылык сыйфатларын үстерүгә хезмәт итә.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе