2017 елда Казандагы V Республика ифтары: төп 3 яңалык

2017 елда Казанда Зур ифтар ничек узачак? Ул нинди яңалыклар алып килә? Бу хакта безнең язмада.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 06. Фото:TatCenter.ru

РФ Мөселман эшкуарлар ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов сүзләренә караганда, быел кунакларның һәм ифтарда катнашучыларның саны шактый арттыру көтелә. “Узган елда без 10 меңнән артык ураза тотучыга авыз ачтырдык. Быел без берьюлы 15 меңнән артык кешене ашатуны максат итеп куйдык. Алдан исәпләүләр буенча, 2017 ел ифтарының бюджеты 15 млн. сумга төшәчәк”, - дип хәбәр итте А.Шаһимәрдәнов үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында.

Бу ел ифтарына кагылышлы тагын бер яңалык бар. Россиянең шундый зур күләмле ифтарлар оештырыла торган шәһәрләреннән онлайн режимда аралашу оештырыларга мөмкин.

РФ Мөселман эшкуарлар ассоциациясе президенты урынбасары Радик Габдрахманов билгеләп үткәнчә, әлеге чарага 2017 елда ятимнәр, пенсионерлар һәм инвалидларны күбрәк чакырырга ниятләп торалар. “Республика ифтары – уртак бәйрәмебез. Без анда төрле милләттәге һәм төрле диндәге кешеләрне чакырабыз”, - диде Радик Габдрахманов.

«Kazan Arena» стадионында уза торган республика ифтарын РФ Мөселман эшкуарлар ассоциациясе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шул исемдәге стадион оештыра. Әлеге чара мөселман өммәтен берләштерүгә, тынычлык, игелек, шәфкатьлелек һәм юмартлылык сыйфатларын үстерүгә хезмәт итә.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе