
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абакан шәһәренә (Хакасия Республикасы) эш сәфәре белән килде. Сәфәрендә аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәнитя министры Айрат Сибгатуллин, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм башкалар озата йөри.
Эш сәфәренең төп максаты – «Социомәдәни үсеш ресурсы буларак, тарихи-мәдәни мирас» VI халыкара мәдәни-туризм форумынының пленар утырышында катнашу. Рөстәм Миңнеханов анда мәдәни мирас объектларын саклап калу һәм популярлаштыру буенча Татарстан тәҗрибәсе турында, шулай ук тулаем республикада туризм үсеше турында сөйләячәк.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты «Юмарт Себер» ашамлыклар индустриясе бизнес-миссиясе белән танышачак. Күргәзмәдә Хакасия фермер хуҗалыкларында һәм ашамлыклар җитештерүләрендә ясалган эксклюзив продукция тәкъдим ителәчәк.
Форум кысаларында Татарстан Республикасы белән Хакасия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланыр дип көтелә