Канатлы дусларыбызга кышын урманда салкын булганга күрә, алар кешеләргә якынрак, шәһәр һәм авылларга күчәләр. Кошлар өчен ачлык салкыннан да куркынычрак. Алар күпләп үлсә, корткыч бөҗәкләрне юк итүче калмый.
Шунлыктан без, җимлекләрне күпләп ясап, аларны паркта, мәктәп бакчасындагы агачларга элик. Аларны ясау бер дә авыр түгел, моның өчен агач, фанера, пластик шешәләр һәм картон тартмалар да ярый. Кошларның, җимлекне табып, ашарга килүен сөенеп карап торырга гына кала. Еш кына җимлеккә чыпчыклар, песнәкләр, кызылтүшләр килә, кайчакта күгәрченнәр һәм урман чыпчыклары да очып төшә. Без көн саен анда көнбагыш орлыгы, ашлык, ипи валчыклары, май кисәкләре салып торсак, бик күп колшларны саклап кала алырбыз.
Коръәндә өч төркем тереклек ияләре телгә алына: бал кортлары, үрмәкүчләр һәм кошлар, алар белән галимнәрнең кызыксынулары да бик зур. Кошлар турында Коръән аяте мондый: «Күкләрдә Раббыларына буйсындырылган кошларны алар күрмиме? Аларны һавада Аллаһ ммере генә тотып тора ала» (“Нәхел” (Умарта кортлары) сурәсе, 79 нчы аять). Бүгенге фән раславы буенча, кошларның нәкъ шул вакытта, нәкъ шуның кадәр ераклыкка очышларын, аларның генетик кодларында программа булуы белән генә аңлатып була.
Римма Гатина язмасы буенча. .