![](/_pu/189/47633460.jpg)
Минтимер Шәймиев "Ярдәм" күрмәүчеләр өчен дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова исеменә юллаган хатында: "Россия Федерациясе күләмендә дан тоткан "Ярдәм" уникаль үзәгенең Татарстан Республикасында эшләве - куанычлы хәл", - дип белдерә.
- Сезгә илебезнең барлык почмакларыннан ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Россиядә һәм БДБ илләрендә тиңдәше булмаган әлеге үзәк, күзе күрми торган күпсанлы кешеләргә Брайль системасы буенча укырга-язарга өйрәнү, компьютерны һәм төрле һөнәрләрне үзләштерү һәм тормыш-көнкүреш шартларына җайлашу курслары үтү мөмкинлеге тудыра.
Иң мөһиме - Сезнең үзәк барыбыз өчен дә Шәфкать һәм Мәрхәмәт үрнәге булып тора. Шушы изге эшләрегез өчен Сезгә һәм хезмәткәрләрегезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бездән бүләк итеп Брайль шрифты белән язылган изге Коръән китабын кабул итсәгез иде.
Сезгә ихлас күңелдән сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш һәм Аллаһ Тәгалә каршында сөекле гамәлләрегездә уңышлар телим.
Минтимер Шәймиев,
Татарстан Республикасының Беренче Президенты.