Минтимер Шәймиев Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә булды

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанның Иске Аракчино поселогындагы  Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә булды. Бу гыйбадәтханә ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, рәссам-монументалист Илдар Ханов (1940-2013) тарафыннан төзелгән.

БӘЙЛЕ
2016 Июл 08

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанның Иске Аракчино поселогындагы  Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә булды. Бу гыйбадәтханә ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, рәссам-монументалист Илдар Ханов (1940-2013) тарафыннан төзелгән.



Барлык диннәр гыйбадәтханәсе үзендә төрле диннәр, мәдәниятләр һәм халыкларның туганлыгын һәм бергә тыныч яшәвен гәүдәләндергән бердәнбер архитектура комплексы булып тора.



Илдар Ханов Барлык диннәр гыйбадәтханәсен 1970 елларда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, әти-әнисенең агач йорты җирлегендә төзи башлый. Ул бу гыйбадәтханәне гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат итә.



Минтимер Шәймиев республика хакимиятенең дәүләт һәм муниципаль органнары вәкилләре белән бергә бинаның архитектурасы белән җентекләп танышты, картиналар галереясендә, күргәзмәләр залында, китапханә һәм Илдар Хановның остаханәсендә булды.



Нәтиҗәдә, ТР Мәдәният министрлыгына күренекле һәм абруйлы экспертлар белән бергә, Илдар Хановның илебез һәм дөнья сәнгатен үстерүгә керткән өлешен, аның иҗади мирасын саклау һәм популярлаштыру максаты белән өйрәнергә, гыйбадәтханәнең сәнгати-мәдәни һәм архитектура кыйммәтен билгеләргә тәкъдим ителде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе